tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт “Ак калфак”лылары “Милләтем хәзинәсе” дигән өр-яңа проект башлады
Әлмәт “Ак калфак”лылары “Милләтем хәзинәсе” дигән өр-яңа проект башлады

Әлмәт “Ак калфак”лылары “Милләтем хәзинәсе” дигән өр-яңа проект башлады

Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Әлмәт бүлекчәсе үзенең чираттагы проектын башлап җибәрде. 15 август көнне “Метеор” яшүсмерләр клубында “Милләтем хәзинәсе” дигән өр-яңа проект башлангычын алды.

Монда, татар милләтенә хас булган, төрле юнәлешләрдә мастер-класслар үткәрелде. “Әбием сандыгы”, чигү чигү, тастымаллар, читек, башмак һ.б. татар халкының көндәлек тормышында кулланыла торган кирәк ярак әйберләре белән тыныштылар. Токмач кисү буенча мастер-класс үткәрелде.

Яшүсмерләр бик теләп токмач кисү серләренә өйрәнделәр. Шулай ук Әлмәт яшьләре тарафыннан төшерелгән “Елмай” видеороликлары күрсәтелде. Балалар кыска вакыт эчендә видеороликларда өйрәнелгән татар сүзләрен үзара сөйләшкәндә куллана башладылар.

Бу чаралар бик зур әһәмияткә ия, чөнки киләчәк буынга татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын җиткерүдә зур роль уйныйлар.

Киләчәктә бу проект башка яшүсмер клубларында да дәвам итәчәк.

Оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Зиһаншина Сиринә Максутовна һәм “Метеор” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Сираева Венера Гибадулловна рәхмәт әйтеп, тагын очрашырга сүз куешып таралыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*