tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәтнең “Ак калфак” оешмасы татар телен өйрәнү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты
Әлмәтнең “Ак калфак” оешмасы татар телен  өйрәнү мәсьәләләренә багышланган  киңәшмәдә  катнашты

Әлмәтнең “Ак калфак” оешмасы татар телен өйрәнү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәрешләр кертү мөһимлеген ассызыклый. Укытучылар алдында телне саклап калу гына түгел, балаларда аны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру бурычы да тора. Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә  узган киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.

Очрашуда “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының  Әлмәт бүлеге җитәкчесе, “Альметьевский вестник”-“Әлмәт хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Ландыш Зарипова,  мәгариф идарәсе җитәкчесенең  милли мәсьәләләр буенча урынбасары  Сиринә Җиһаншина,  Риза Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова һәм  районның татар теле  белгечләре катнашты.

Яңадан шунысы игътибарга лаек, чарада  катнашучылар рәсми  җыелышка  беренче тапкыр милли баш киемнәре-калфаклардан килделәр.

Сиринә Җиһаншина  үзенең чыгышында билгеләп үтелгәнчә, 2012 елдан башлап  Әлмәт муниципаль районы балалар бакчаларында балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә укыту-методик комплектлар ярдәмендә җанлы эш системасы булдырылган. Заман таләпләре белән бергә тәрбияченең системада тоткан урыны, аңа карата булган таләпләр дә үзгәргән. Районда эшләп килүче 91 балалар бакчасының 25 ендә милли тәрбия бирелә. Шәһәрнең 36 рус телле балалар бакчасының 59 милли төркемендә татар телендә белем һәм тәрбия бирү эше алып барыла.

Статистик мәгълүматларга караганда, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә татар балаларын туган телгә өйрәтү 54 процент тәшкил итсә, мәктәпләрдә бу сан күпкә түбән- бары 23, 34 процент. (Республика күрсәткече 43,6 процент тәшкил итә).

Ни өчен бу шулай соң? Район методик берләшмәсе җитәкчесе Гөлнара Вафина үзенең чыгышында әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга тырышты. Гөлнара Әнвәровна фикеренчә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем бирү дәрәҗәсе канәгатьләнерлек түгел. Рус телле балалар 42 сүздән торган минимумны үзләштерсә дә,татар теленең лексик формаларын бозып сәйләшәләр. Практика күрсәткәнчә, туган телендә сөйләшкән татар балалары рус телле мохит тәэсирендә, бакчага килгәч татарча сөйләшүдән туктыйлар. Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, мәктәпләрдә татар телен укыту күрсәткече 100 процент. Республика буенча 38 процент балалар татар, 62 процент рус төркемендә укый. Шул ук вакытта, күпчелек татар балалары катгый рәвештә татар төркемендә укудан баш тарта (23 процент.)

Татар телен гамәли куллану һәм коммуникатив формалаштыру буенча максатлар куелуга карамастан, татар теле рус балалары өчен генә түгел, татар балалары өчен дә аралашу чарасына әверелми. Әлеге мәсьәләне тудырган сәбәпләрнең берсе, укытучыларның фәнне укыту методикасында дип саный методик берләшмә җитәкчесе.

Әлеге проблеманың актуаль булуын “Ак калфак” оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе дә ассызыклады. Татар теленә карата кызыксыну булсын өчен,беренче чиратта, аңа карата ихтыяҗ тудыру кирәк. Әгәр дә бала татарча белеп шул телдә аралаша, үзе теләгән уку йортына керә алмаса, кирәкле рәсми документларны аңар уңайлы булган татар телендә йөртә алмаса, аш бүлмәсендә сөйләшү өчен генә шулкадәр авырлыклар белән нигә өйрәнсен ул аны?! Бу мәсьәлә, әлбәттә, дәүләт югарылыгында хәл ителергә тиеш. Ә аның ничек хәл ителүе, беренче чиратта, безнең үзебездән тора. Тел – халкыбызның шул хәтле зур казанышы һәм байлыгы, без аны югалтсак, киләчәк буыннарга тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак. Ул югалса, без аны яңадан торгыза һәм терелтә алмаячакбыз. Икенчедән, татар теле безнең үзебездән башка беркемгә дә кирәк түгел. Башка милләт халкы килеп татар телен күтәреп йөрмәячәк. Шулай булгач, эшләсәк тә, эшләмәсәк тә үзебез.

Ландыш Нәгыймулловна билгеләп узганча, чит илдә яшәүче татарлар белән Татарстанда яшәүчеләрнең менталитеты, фикер сөреше башка.

-“Ак калфак” линиясе буенча чит илдә яшәүче милләттәшләребез белән еш аралашырга туры килә. Ни өчендер алар бездән күпкә кыю, җирлектә 20 татар гаиләсе булса да, үзара татарча сөйләшәләр, балаларына, оныкларына татар телен өйрәтәләр. Ә без исә, ике дәүләт теле булган Татарстанда яшәп тә мескен хәлдә, татарча сөйләшергә оялабыз, янәшәбездә бер генә башка милләт кешесе булса да аңа ярарга тырышып, русча аралашабыз. Гаиләдә ата-ананың үз баласына милли-гореф гадәтләр, туган телне өйрәтүе искелек калдыгы булып кабул ителә. Боларны булдырмас өчен,беренче чиратта, кешенең үзаңын үзгәртергә, милли горурлык хисе булдырырга  кирәктер.

Ландыш Зарипова укыту системасында күбрәк яшьләр, алар өчен кызыклы булган интернет ресурслар аша эш итәргә кирәклегенә дә басым ясады. Мәктәпләрдә татар  мохитын, татар  теленә кызыксынуны арттыру максатыннан, мәгариф учреждениеләрендә  “Ак калфак”  татар хатын–кызлары  оешмасының филиалларын оештыру мәсьәләсе  дә хәл ителде.

Киңәшмә  ахырында татарча узган чараларда һәм бәйрәмнәрдә  туташлар һәм ханымнарның  калфак киеп йөрүләрен  гадәткә кертү хакында  сөйләштеләр, балалар бакчалары  һәм мәктәпләрдә эшләүче  татар теле  белгечләре өчен  калфак  чигү буенча  мастер класслар  оештыру  хакында сөйләштеләр.

Фәрдия Хәсәнова,  Әлмәт  шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*