tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә “Дин һәм иҗат” бәйрәме
Әлмәттә “Дин һәм иҗат” бәйрәме

Әлмәттә “Дин һәм иҗат” бәйрәме

13 апрель көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда “Дин һәм иҗат” дип исемләнгән матур кичә булып узды. Чарада Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин, мәгариф идарәсе вәкилләре, укытучылар, дин әһелләре, мәктәп укучылары катнашты.

“Дин һәи иҗат” кичәсе язучы һәм журналист, Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” иясе Гөлсинә Галимуллинаның танылган дин әһеле, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тормышына нигезләнеп язылган “Алтын ачкыч” китабын тәкъдир итүгә багышланды.

Бәйрәм тантанасын ачып Әлмәт районы һәм шәһәре имам– мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов проектның төп максаты – дин һәм иҗат бер юнәлештә хезмәт иткәндә нинди югары нәтиҗәләргә ирешеп булуын күрсәтү, халыкка аңлату икәнлеген билгеләп узды.

Гөлсинә ханым Галимуллина исә үзенең чыгышында китапның язылу тарихына тукталды. ”Минем әсәрләремдә бик күп уңай хатын–кыз образлары сүрәтләнә. Тормыш рәвеше, эш– гамәлләре белән башкаларга үрнәк булырлык ир–ат турында язу хакында күптән хыяллана идем. Баш казый белән аралашу, аның хакында кешеләрдән бик күп мактау сүзләре ишетү бу фикеремне тагы да киңәйтте генә. Бу ният көннән– көн артты һәм җанымны урап алды,” –ди ул.

“Дин һәм иҗат” кичәсендә чыгыш ясап, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе Ильяс Салахов дин һәм иҗат берлегенең халкыбызга хезмәт итү, телебезне саклау үрнәкләренең XVIII, XIX гасырларда яшәгән бөек мәгърифәтчеләребез мисалында ачык чагылуын ассызыклады. “Алтын ачкыч” китабының дөньяга чыгуы шушы күптәнге, шул ук вакытта бик тә кирәкле эшчәнлекнең яңартылуы дип билгеләде.

“Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире, “Ак калфак” татар хатын–кызлары оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипованың да тәкъдир ителүче китап авторы һәм аның протатибына әйтәсе сүзләре бар иде. “Гөлсинә ханым үзенең китабында “Бәхет, гомер юлында кылына торган ихлас гамәлләрнең кайтавазы” дип язган иде. Бүген сәхнә түрендә утыручы бу мөхтәрәм ике шәхеснең татар халкына армый–талмый хезмәт итүе аларның зур Бәхеткә лаек булуын раслый. Әлеге китап һәр татарның күңеленә алтын ачкыч булып юл тапсын, иман нуры салсын иде. Игелекле эшләрегез дәвамлы булсын! – диде ул.

Кичәдә “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирина Җиһаншина, Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гымранова да чыгыш ясап, китап авторы Гөлсинә Галимуллинага, аның төп герое Җәлил хәзрәт Фазлыевка халкыбызны, яшьләрне тәрбия кылуга юнәлдерелгән эшчәнлекләре өчен ихлас рәхмәтләрен әйтеп, үзләренең теләкләрен, фикерләрен җиткерделәр.

Фәрдия Хәсәнова , “Альметьевский вестник” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*