tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХМАО-Югра вәкиле “Ак калфак”ның Тукай районындагы утырышы турында тәэсирләре белән уртаклаша
ХМАО-Югра вәкиле “Ак калфак”ның Тукай районындагы утырышы турында тәэсирләре белән уртаклаша

ХМАО-Югра вәкиле “Ак калфак”ның Тукай районындагы утырышы турында тәэсирләре белән уртаклаша

Нягань шәһәреннән “Ватан” и иҗтимагый татар оешмасы җитәкчесе Исхакова Рина:

-“Беренче мəртəбə бəхетле мөмкинчелек тугач, “Ак калфак”күчмə утырышында катнашырга насыйп булды. Тукай жиренə гашыйк булып кайтып барам. Инде хəзер миннəн оҗмах урыны кайда, дип сорасалар: Ул Тукай районында, – дип җавапны бирер идем. Анда яшəүче халык үзенең эшчəнлеге, кунакчыллыгы, чисталыгы, сафлыгы, эчкерсезлеге белəн бик тəэсирлəндерделəр мине.

Оештырган өйрəтү дəреслəре , чигү, бəйлəү, төрле калфаклар, милли ноктасы белəн тегү, милли аш пешерү – Тукайда алган белемнəр безнең оешмада эшне алып барырга бик зур ярдәм булыр дип ышанам. Балалар тəрбиялəү эшебездə, татар телен, гореф-гəдəтлəрне саклауда ярдәм итəчəк. Əле дə истəн чыкмый Рушананың жырлавы, язучы Жəмилə Əхтəмованың чыгышы, фермер Минехановның хужалыгы, Хəлфиннарның мəктəбе, Т. Тамак театрының спектакльда укучыларның искиткеч уйнаулары, хирург Сəйфуллинның музее һ.б. Нинди талантлы кешелəр яши авылларда. Иштирəк, Яңа Бүлəк авыллары бигрәк минем хəтеремдə озак сакланып калачак. “Кер чайкау” йоласы белəн танышу һəм Илһам чишмəсендə кунакка алу зур дəрəрҗəдə уздырылды. Тукай районы башлыгы Фаиль Камаев 3 көн буе үзе кунакны ничек каршы алырга, кунак итү үрнәкләрен күрсəтте. Бу да безнең өчен бик зур үрнəк. Уй – хис кичерешләрне сөйләп кенә бетерерлек түгел.

Хөрмəтле Идрисова Кадрия Рəисовнага чиксез рəхмəтебезне белдерəбез! Бу дəреслəр,күчмә утырышлар, татарстанлылар, чит илдə яшәүчеләр өчен генə түгел, Себердə дə татар халкының гореф-гəдəтлəрен уятырга бик кирəкле чара. Әлеге күчмә утырышлар дәвамлы булыр дип ышанып калам”- дип уз фикерләрен белдерде.

Г.Фәтхулова,ХМАО-Югра – Казан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*