tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Июнь ае Мари Эл “Ак калфагы” кызыклы чараларга бай булды
3 июнь көнне Мари Эл республикасының хатын-кызлар советы,"Ак калфак"оешмасы вәкилләре һәм мәчет әһелләре катнашында утырыш уздырылды.

Июнь ае Мари Эл “Ак калфагы” кызыклы чараларга бай булды

3 июнь көнне Мари Эл республикасының хатын-кызлар советы,”Ак калфак”оешмасы вәкилләре һәм мәчет әһелләре катнашында утырыш уздырылды. Бу утырыш татарларның милли киемнәре турында булды. Киемнәрнең тәрбияви роле, татар киемнәренең гарәп илләрендәге киемнәрдән аермасын халыкка җиткерү турында сөйләшенде. Безнең арада художник модельер Марат Заитов та бар иде. Ул бик кызыклы мәглүмат белән чыгыш ясады. Безнең калфаклар аңа бик ошады. Ул үзенең дизайннарына татар калфакларын кертергә булды.

8 июнь көнне Татар мәдәният үзәге белән берлектә балалар Сабантуе уздырылды. Төрле милләт балалары катнашында җыр, бию, милли уеннар белән бик күңелле бәйрәм узды. Чын татарча уздырылган бәйрәм бар халыкка да ошады. Балалар шатланып, кечкенә булса да бүләкләр алып сөенеп таралышты.

14 июнь көнне “Ак калфак “оешмасы вәкилләре дин кардәшләребез хөрмәтенә татар милли ашлары әзерләп (токмачлы аш, өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк) ифтар мәҗлесе уздырды. Мәҗлескә үзебезнең гореф-гадәтләрне саклап халкыбызга, динебезгә тугры булган олы апалар, әбилэр һәм яшьлэр катнашты. Догалар, вәгазьләр, күмәк намаз укылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*