tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: Арчалылар балаларны, үсмерләрне фольклор ансамбльләр эчендә яшәтә белә
Кадрия Идрисова: Арчалылар балаларны, үсмерләрне фольклор ансамбльләр эчендә яшәтә белә

Кадрия Идрисова: Арчалылар балаларны, үсмерләрне фольклор ансамбльләр эчендә яшәтә белә

“Ак калфак” җыеннарында, күчмә утырышларында яшьләр катнашырга тиеш, дип “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, җирлекләрдә яшьләр канатын булдыру бурычын куйды. Чөнки яшьләрдә идеяләр бик күп, аларны яндырып кына җибәрергә кирәк, дип саный  ул.

Бүген Арчада узган өч көнлек “Ак калфак” оешмасы күчмә утырышына нәтиҗәләр ясалды. Кадрия Идрисоваүргәннәр, ишеткәннәрне хатын-кыз активистларга алга таба ничек үз җирлекләрендә тормышка ашырырга, ниләргә игътибар итәргә кирәклеге хакында сөйләде.

  • Без нәрсәләргә игътибарлы булырга бурычлы? Иң беренче игътибарны нәни балаларга арттырыга. Узган ел бишенче җыен вакытында 600дән артык хатын-кыз берләшеп, республикабызның 4 районында “бишек туй”лары карадык. Бала туу белән ничек тәрбия кылырга, нәрсәләргә игътибар итәргә икәнен өйрәндек. “Бишек туе”н бик күп җирләрдә үткәрәләр. Әмма әле артта калучылар да бар. Алар безнең исемлектә тора. Биредә, Арчада да, без бу йоланы күрсәттек – бала янына ничек килергә, нинди бүләк алырга, балага ниләр әйтергә, ничек исем кушарга, исемнәрнең мәгънәләре. Арчалылар моны кабатлап, тулы куәттә бирделәр. Бу безгә сеңде. Хәзер бөтен татар дөньясында эшләп бетерәсебез генә бар.

Икенче игътибар ителергә тиешле юнәлеш дип, Кадрия Рәесовна, балалар бакчасын атады. Биредә табигать белән бәйләнеш, үз кулларың белән тотып эшләү, балага дөньяны танырга өйрәтү һ.б. булырга тиеш, дип ассызыклады ул.

  • Әгәр дә без балаларга татар милләтенең йолаларын бөтен яктан да кирәкле итеп бирә алабыз икән – аш-су пешерү нечкәлекләрен (башка яулык бәйләп эшкә тотыну, эшне бисмилла дип башлау, май канаты белән майлау алымнарын да), бу аларга сеңеп калачак.

Кадрия Идрисова Арча районында күптөрле фольклор ансамбльләрен күрдек, дип билгеләп узды. Аның сүзләренчә, балалар уйнамыйлар, алар шул ансамбль эчендә яшиләр. Балалар ни генә эшләмиләр: гармунда да уйныйлар, җырларын да язалар, үзләре җырлыйлар да, оештыралар да. Араларында исә балалар гына түгел, яшүсмерләр дә бар.

  • Яшүсмер чорындагыларны эләктереп алу җиңел түгел. Арчалылар аларны җыеп ала, туплый алганнар һәм аларны ансамбльләр эчендә яшәтә беләләр. Без шуның шаһитлары булдык, – дип билгеләде Кадрия Идрисова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*