tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова: Без кунакка түгел, эшләргә килдек – “Ак калфак”лылар Башкортстанда
Кадрия Идрисова: Без кунакка түгел, эшләргә килдек – “Ак калфак”лылар Башкортстанда

Кадрия Идрисова: Без кунакка түгел, эшләргә килдек – “Ак калфак”лылар Башкортстанда

26 майда Уфада «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмаларының «Шәҗәрә» бәйрәме уза. Башкортстан башкаласында кунакларны республиканың «Ак калфак» төбәк оешмасы рәисе, эшмәкәр Люция Вафина каршы алды. Ул үзенең күпкатлы бизнес-үзәгенең беренче катын «Ак калфак» эшчәнлегенә биргән.

Ике көнлек программада Салават шәһәрендә һәм Туймазы районнарында дә милли-мәдәни чаралар көтелә. Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән «Ак калфак» оешмалары вәкилләре – йөздән артык хатын-кыз нәсел-гаиләләрнең шәҗәрәсен өйрәнү һәм төзү өлкәсендә тәҗрибә уртаклаша.

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар ассоциациясе җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренчә, «Шәҗәрә» бәйрәмен ел саен үткәрү матур гадәткә кергән. «Узган ел шәҗәрәне өйрәнүгә багышланган очрашу Татарстанның Балтач районында оештырылды. Быел Башкортстанга җыелуыбыз очраклы түгел. Биредә шәҗәрәне өйрәнү белән җитди шөгыльләнәләр. Гомумән, Башкортстан «Ак калфак» хатын-кызлары аеруча актив, бөтен проектларда теләп катнаша», – диде Кадрия Идрисова. Ул Башкортстаннан кайткач, һәркем үз төбәгендә шәҗәрә мәсьәләсен күтәрергә тиеш, дигән максат куйды. «Без кунакка килмәдек, без эшләргә килдек, бу очрашулар тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудыра, эшебез нәтиҗәле булырга тиеш», – диде Кадрия ханым.

Быел җәй «Ак калфак» хатын-кызлары Татарстанның Саба районына өч көнлек күчмә утырышка җыелачак. Кадрия Идрисова анда һәркемгә чигүле кул эшләре әзерли башларга киңәш итте. Сабада ике Сабан туе булачак: беренчесе – «Ак калфак»ныкы, икенчесе – юкка чыккан авыллар Сабан туе. Кул эшләрен милли уен-ярышларда җиңүчеләргә бүләк итәчәкләр. Сабада төп нигез төшенчәләре, васыятьнамә кебек темалар көн кадагына куелачак.

Быел чираттагы күчмә җыеннар Сарман районында һәм Киров өлкәсендә дә узачак.

Лилия Гаделшина, “Татар-информ” МА

автор фотолары

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*