tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадрия Идрисова юбилеен билгеләп уза
Кадрия Идрисова юбилеен билгеләп уза

Кадрия Идрисова юбилеен билгеләп уза

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, кадерле хезмәттәшебез Кадрия Рәес кызы Идрисова үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Хөрмәтле Кадрия Рәесовна, Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Милләтебезнең күрке булган хатын-кызларыбызны уртак максатларда-татар халкына хезмәт итү юлында берләштереп,  Сез гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне, мәдәният һәм сәнгатебезне саклауда һәм үстерүдә бихисап күп эшләр алып барасыз.

Туган көнегез-юбилеегыз уңаеннан, корычтай нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мул тормыш телибез. Яныгызда һәрвакыт гаиләгез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз булсын. Яратып һәм яратылып яшәгез! Туган көнегез мөбарәк булсын.

Иң изге теләкләр белән Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*