tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта каз өмәсе гөрләп узды
Кайбычта каз өмәсе гөрләп узды

Кайбычта каз өмәсе гөрләп узды

Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, кызыклы йолалары бар. Олы Кайбыч авылында шул гореф-гадәтләр бүген дә саклана. 7 декабрь көнне мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” оешмасына йөрүче уңган ханымнар белән берлектә, барлык шартларын туры китереп “Каз өмәсе” уздырды.

Каз өмәләре онытылып бара, безнең теләк – авылларыбызга элекке күңеллелекне кайтару, яшьләргә үзебезнең гореф-гадәтләрне күрсәтү иде. Казлар сую¬га багышланган, борынгыдан халык йоласына әверелгән бәйрәмне авылның хезмәт сөючән, ихтирамга лаек гаиләләренең берсе – Фирнат һәм Рушания Лотфуллиннарда уздырдык. Өмә җырлар, уен-көлке белән үрелеп барды. Кызлар үзләренең тормышында булган кызыклы хәлләрне бәян итте, өлкән апалар, яшь чакларын искә төшереп, кызык такмаклар әйтте. Хуҗабикә гармунын да сыздырып җибәргәч, “Каз өмәсе” бәйрәм төсен алды.

Рушания белән Фирнат Лотфуллиннар 30 каз үстергәннәр. Бергә эшләгәндә күңеллерәк тә, тизрәк тә эшкәртелә, дип, каз йолкуны өмә ясап үткәрделәр. Кызлар, казларны эләктереп ала да, тәпиләрен бәйләп сугымчыга тапшыра. Шул арада сугымчыны да гел сөйләштереп торалар.

– Аны гел сөйләштерергә кирәк, шулай эшләгәндә каз бала йонлы булмый, тиз йолкына, ите дә тәмле була, – ди апалар.

Кулларына күз дә иярми өмәчеләрнең. Беркем дә читтә басып тормады. Кайнар суда пешекләп йолкырбыз, дип ниятләгәннәр иде. Җырлый-җырлый эшли торгач, бик тиз арада мамыктан арындырып бетерделәр. Мамыгы чистартылган каз түшкәләрен җитез генә өстәлгә тезеп салдылар. Һәркемгә эш җитәрлек. Апалар җәһәт кенә эч маен ала, муен тирәсендә кайнаша. Кызлар, кемдер тәпи, кемдер баш, кемдер канат чистарта… өмә дисәң дә өмә бу. Шул арада Гүзәл ханым Хәялиева каз каурые сыдыра башлады.

– Менә шушы сыдырылганын салсаң, мендәрләр күпереп тора, ә каурыйлардан, коймак пешергәндә, таба майларга дегәч ясала, – дип яшьләргә үзенең киңәшен бирде.

Милли киемнәрдәге кызлар, казларны көянтәләргә асып, җырлый-җырлый су буена юнәлде, аларга авылыбызның егетләре килеп кушылды. Уен-көлке, җыр-моңнар авыл урамнарына таралды. Яшь киленнәр, каурый сибә-сибә, киләсе елга да казларыгыз күп булсын, дип теләкләр теләде. Әби-бабайлардан, әти-¬әниләреннән күчеп килгән каз өмәләрен күреп үскән өлкән буын хатын-кызлары, яшьлекләренә кайт¬кандай, гөрләшә-гөрләшә, “тәмле-майлы, киләсе елга да күп булсын”, – дип, казларның эчен-тышын кат-кат юды. Кизләү буе моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. Һәркем тынычлык, муллык теләде. Өлкәннәр яшьлекләрен искә алды, яшь буынга исә гореф-гадәтләр мирас итеп тапшырылды. Бу матур йолабызга ямь өстәп, хуҗабикә, су буенда ук, бәйрәмдә катнашучыларны каз маенда пешкән коймак белән сыйлады.

Ә иң күңеллесе, казларны инештә чайкап кайткач, зур өстәл артына җыелышып чәй эчү булды. Юылган казларны элеп керүгә, безне өйдә телеңне йотарлык ит бәлеше көтә иде.Тәмле бәлешләр ашап, каз маенда пешкән коймаклар белән чәйләр эчкәч, шулай ук каздан һәм эч-башыннан да авыз иткәч, аккалфаклылар, алга таба авылларда киләсе елга да каз өмәләрен дәвам итәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Каз өмәсе күңелле булды, үстергән маллары хуҗаларга бәрәкәт китерсен. Эшне әнә шулай күмәкләп, җырлап, дәртләнеп башкарсаң, әлбәттә, ул тиз дә, җиңел дә үтеп китә, озак вакытлар сагынып сөйләрлек була. Икенче елларга да шулай исән-имин генә каз өмәләрендә очрашырга язсын. Өмәчеләр шундый өметләр белән таралды.

“Ак калфак” татар хатын- кызлары оешмасының
Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе
Җәмилә СӘГЫЕВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*