tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Килене нинди – кайнанасы шундый”
“Килене нинди – кайнанасы шундый”

“Килене нинди – кайнанасы шундый”

25 ноябрь көнне Татарстанның Алексеевски районындагы Зур Тигәнәле авылында Әниләр бәйрәменә багышланган “Килене нинди – кайнанасы шундый” исемле чара уздырылды. Идеяне авылның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фәния Насыйхова җиткерде һәм авыл җирлеге, музей, китапханә, клуб хезмәткәрләре бу идеяне бергәләп тормышка ашырырга ярдәм иттеләр. урыда Зур Тигәнәле авылы музее директоры Лидия Зарипова “Таң” газетасына хат язып җибәргән.

– Тормышта кайнана-килен проблемасы һәрчак туып тора. Бик күпләр бер-беренә яраклаша алмый яки үзләренә җай эзләп, аерым яшәүне кулай күрә. Безнең Зур Тигәнәле җирлегендә бер-берсен хөрмәт итеп, гаилә чылбырын саклап килүче кайнана белән ки­лен бергә яшәгән гаиләләр шактый. Бу бәйрәмдә зур тормыш тәҗрибәсе булган 8 гаилә катнашты.

Динә апа Хафизова белән килене Рәфинә (Арча кызы) 32 ел бергә тату гомер кичерәләр. Динә апа үзенең кайнанасы Гатифә апа белән 40 ел гомер иттеләр. Тормыш иптәше Фоат абый вафат булгач та, 25 ел иңне-иңгә куеп, тормыш йөген бергә тартгылар, балалар үстер­деләр. Улы өйләнгәч тә 14 ел оч хатын-кыз бер гаилә учагына сыенып яшәде.

Рәйсә апа Миндубаева килене Айсылу белән 30 ел гомер кичерә. Инде улы вафатына да 8 ел бул­ды, ә алар әниле-кызлы булып, бер-берсенең сүзен тынлап, әтиләреннән сабый булып калган ике кызны буй җиткереп, тормышлы иттеләр. Хәзер аларның уңышларына сөенеп яшиләр. Рәйсә апа үзе го­мер буе фермада терлекче булып эшләгән, каенана­сы белән 23 ел бергә яшәп, аны хөрмәтләп, соңгы юлга озаткан.

Халимә апа Әсфәндиярова белән Гөлфия дә менә 25 ел инде матур, тату го­мер кичерәләр. Халимә апа Һәрвакыт ярдәмчел, киң күңелле Гөлфияне үз кызы кебек якын итә. кечкенә ике сабыен кал­дырып читтә укырга туры килгәндә дә, йорттан бер кайгысыз чыгып китә иде, чөнки өйдә ныклы терәк – каенанасы бар. Тор­мыш сынауларын да алар бердәм булып, бергә җинә алдылар.

Фәния апа Әхмәтҗанова белән Рәзинә гаиләләре, янәшә йорт­ларда яшәсәләр дә, 20 ел­дан бирле көнкүрешләре бергә үрелеп бара. Фәния апа киленне үз сыйныфында укытып, күз ал­дында үстерде. Акыллы, булдыклы кызны читкә җибәреп тормадылар, күршедән генә кереп алдылар, бергәләп алма кебек ике егет үстерде. Фания апа аңа үз анисенең юклыгын да сиздермә­де. һәрчак “кызым”, дип яратып, үз канаты астына алды.

Рәхилә апа Мәхмүтова белән Гөлназ да 18 ел бергә яшиләр. Юеш Көрнэлс авылы кызы кайнанасын ихтирам белән үз итеп “Эштән кайтканда ишек ачык, аш-чәй әзер, рәхмә­тем зур кайнанама”, – ди.

Рәхилә апа да кайнанасы белән бергә матур яшәп, аны хөрмәтләп соң­гы юлга озатты. Бүген үзе балалар хөрмәтендә яши.

Флера апа белән Әлфия Бакировалар гаиләсенең тарихы алты гына ел. Шу­лай булуга да карамастан, килен зарыгып оныклар көткән кайнанага шул арада өч онык бүләк итте. Сабыйлар Флера апага яңа яшәеш көче алып кил­деләр. Кыз баласы булма­ганлык тан, ул Әлфияне үз кызы кебек кабул итте, бө­тен авыруларын онытып, яңача яши башлады.

Ләлә белән Әнисә Хисмәтовалар гаиләсе беренче бишьеллыкны уңышлы тәмамлады. Ике ул үстергән яшь кайнана белән яшь килен әниле кызлы матур итеп яшәп киттеләр. Әнисә кайнанасына кызлы булу бәхетен алып килде һәм нәни малай бүләк итте.

Дамирә апа белән Энҗе Зариповаларның бергә яшәүләренә әле бер генә ел. Дамирә апа олыгайган көндә киленле булуына куанып бетә алмый. Балаларының бәхет­ле гомер кичерүләрен, оныклар белән соендерүләрен тели.

Фәния Наеыйхова һәр гаиләне өйрәнеп, аларнын тарихларын сөйләп, слайдларда фотосуратләрен күрсәтеп, бик эчтәлекле бәйрәм оештырды, һәр гаиләгә багышлап, кон­церт номерлары янгырады.

Соңыннан табын янында тәмле ризыклар белән чәй мәҗлесе үт­кәрелде.

Авылыбыз җирлегендә шундый матур гаиләләр булуына күңел шатлана. Аларның үрнәгендә яңа гаиләләр тәрбияләнә. Димәк, киләчәккә безнең заманнан матур мирас калачак.

“Таң” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*