tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыклы очрашулар
Кызыклы очрашулар

Кызыклы очрашулар

Омск шәһәренең татар хатын-кызлары һәр атна “Ак калфак” клубына ашыга. Бу юлы без бераз ял итеп, тегү-чигү эшләрен калдырып торып, җан азыгы туплау нияте белән, очрашу кичәсен үзебезнең ана телебез һәм татар теле әдәбиятына багышларга булдык.

Әмирхан Еники, Гаяз Исхакый, Булат Сөләйманов, Габдрахман Әпсәләмов, Якуб Зәнкиев, Һади Такташ, Гадел Кутуй кебек язучы-шагыйрләрнең иҗаты искә алынды, кайбер әсәрләрдән өзекләр укылды. Соңгарак, татар телен ни кадәрле яхшы белүебезне таныр өчен, диктант та язып карага булдык. Хаталарны тикшергәндә ешрак ясала торган хаталарга игтибар иттек, кайбер кагыйдәләрне искә төшердек.

Ә Хәтирә апа безне үзе язган шигырләрен укып куандырды. Һәрбер кичә барышында программадан тыш килеп чыккан вакыйгалар булып ала. Бу юлы без Минсылу ханымны оныкчасы туу куанычы белән тәбрикләдек, алдан әзерләп куйган бүләгебезне тапшырдык. Киләсе очрашуны 6 март көненә билгеләдек. теләгән кешеләрне безгә кушылырга дип дәшеп калабыз!

Фагиля Чумарова, Омск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*