tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта Мәүлид бәйрәме
Мамадышта Мәүлид бәйрәме

Мамадышта Мәүлид бәйрәме

14нче декабрьдә “Ак калфак“ оешмасы Мамадышта Рәбигүл әүвәл ае башлану уңаеннан күркәм чара уздырды.

xSvtaD1WfgoАны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Шушы айда, Пәйгамбәребезне искә алу йөзеннән, мөселман дөньясында төрле чаралар үткәрелә. Пәйгамбәребез үзе исән чагында туган көнен бәйрәм кылмаган булса да. Аны искә алу, дөньяга таныту өчен төрле чаралар үткәрү – мөселманнарда аны яратудан һәм сагынудан. Ә Аллаһы Раббыбыз безгә бер-беребезне яратуны, сагынып искә алуны, бер-беребезгә карата изге догалар кылуны тыймый.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә дә Аллаһ Раббыбыз әйткән: «Сине кыямәткә кадәр өммәтең искә алыр. Минем исемемнән соң һәрвакыт синең исемең аталыр”, – дигән.

“Аккалфак“лылар үз чыгышларында Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күркәм холкы, ислам диненә керткән өлеше турында сөйләде һәм һәр мөселманга аның сөннәтен үтәп яшәүне максат итеп куярга чакырды. Күркәм чара мөнәҗәтләр җырлап, Мөхәммәд (с.г.в.) тормыш юлын искә алу, догалар кылу һәм салаватлар әйтү белән дәвам итте.

Фирая Мингалиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*