tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милләтебез белән горурланып кайттык»
«Милләтебез белән горурланып кайттык»

«Милләтебез белән горурланып кайттык»

18-20 апрельдә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә уздырылды. Шунысы игътибарга лаек, әлегә кадәр бу җыелышлар форум буларак оештырылып килде.

Корылтайда Татарстан районнарыннан, Россиянең 67 регионыннан, 27 ерак һәм якын чит илләрдән 500 делегат катнашты. Зәйдән анда район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм   милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Әминә Биккинина,  “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова, “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнар Хөснетдинова катнашты.

Энҗе Әхмәтҗанова:

– Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнаша алуым белән үземне бәхетле саныйм. Бу – тарихи вакыйга. Корылтайга чит илдән килгән милләттәшләремнең берничәсе белән аралаштым.  Кытайдан килгән Зөлфия ханым  белән танышу куңелдә тирән эз калдырды. Ул Фәнис абый Яруллинның «Яралы язмышлар»  китабын инглиз теленә тәрҗемә иткән. Эстониядән «Идел» җәмгыяте идарәсе әгъзасы Фәүзия ханым Һадиуллина – гаҗәеп кызыклы әңгәмәдәш. Ул Таллин шәһәрендә  татарча тапшырулар алып бара. Гомумән алганда, корылтай эше эчтәлекле, мөһим  һәм кирәкле эш-гамәлләргә бай узды. Үзебезгә күп мәгълүмат алып, тәҗрибә туплап, алдагы эшчәнлеккә юнәлеш алып,  горурланып кайттык.

Әминә Биккинина:

– Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаенда катнашу зур горурлык хисләре уятты, шул ук вакытта делегатларга зур җаваплылык өсти торган әһәмиятле чара да булды ул. Корылтай барган көннәрдә күңелне  телебезне саклап калу, аны үстерү буенча кулдан килгәннең барысын да эшлибезме, дигән уй бимазалады. Татарстанда, Рәсәйнең төрле төбәкләрендә, чит мәмләкәтләрдә яшәүче милләттәшләребез белән бер күрешү-аралашу үзе бер гомер кебек бит. Без –Татарстанда яшәүчеләр, ана телебезнең кадерен бик белеп бетермибез сыман. Читтә яшәүчеләр белән очрашканда иң күзгә ташланган әйбер менә шул. Алар һәр чыгышны йотлыгып тыңлыйлар.  Бигрәк тә балалар бакчаларында тәрбия эшләренең татарча алып барылуы, нәни малай-кызларыбызның үз телебездә чатнатып җавап бирүләре, шигырь сөйләүләре, җырлаулары искиткеч гаҗәпсенү һәм соклану хисләре уятты. Безне, ун төркемгә бүлеп, Казанның ун балалар бакчасына алып бардылар. Төркемебез “Күчтәнәч”  бакчасына эләкте. Анда балалар чыгышыннан тыш, токмач кисү, өчпочмак ясау, кулъяулык чигү, йон эрләү кебек мастер-класслар да оештырылды. Чит илләрдән килгән милләттәшләребез тырыша-тырыша күнекмәләр алдылар,  читтән күзәтеп торганда аларның гореф-гадәтләребезгә сусауларын, милли ризыкларыбызны сагынуларын, җирсү хисләрен күңелебез аша үткәрдек.

Татар халкының үсеш стратегиясе проекты белән танышу бик тәэсирле булды. Мәртәбәле ханымнар ялкынлы чыгышлары белән үз тәкъдимнәрен керттеләр. Аларда татар халкының элек-электән ислам дине нигезләрендә тәрбияләнүе ассызыкланды, милли мәгарифне торгызу зарурлыгы искәртелде.

Корылтайның программасы ифрат тыгыз, кызыклы,  файдалы һәм мәгълүматка бай итеп төзелгән иде. Кунакларга башкалабызның мәшһүр биналарында,  мәдәният учакларында булу мөмкинлеге тудырылды.

Минем үземне бигрәк тә беренче белән икенче корылтай арасында нәкъ бер гасыр вакыт ятуы тәэсирләндерде. Ул вакыттагы   мәгърифәтче- мөгаллимәләребез милләт язмышы, тел язмышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәр. Күңелдә инде бүгенге тыныч тормышта барлык халыкларның телләрен үстерүгә тигез шартлар тудырылсын, төрле милләт вәкилләре бертугандай бер-берсен хөрмәт итеп яшәсен иде, дигән уй-теләкләр кайный. Чарада бала тәрбияләү темасы аерым югарылыкта булды, дөнья хатын-кызларына якташыбыз, язучы Аяз Гыйләҗевнең гаиләсе үрнәк итеп күрсәтелде, хатыны Нәкыя апа, уллары Искәндәр, Мансур, Рашат хатирәләре, гаилә традицияләре белән уртаклаштылар.  Соңыннан кунаклар  Мансур Гыйләҗевнең туганлык мөнәсәбәтләрен чагылдыручы “Исәнмесез” спектакле премьерасын карады.
Мин бу җыеннан онытылмаслык тәэсирләр алып, үз милләтем белән горурланып, яңа эшләргә рухланып кайттым.

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*