tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтнең нигезе – гаилә. Гаиләнең нигезе – хатын
Милләтнең нигезе – гаилә. Гаиләнең нигезе – хатын

Милләтнең нигезе – гаилә. Гаиләнең нигезе – хатын

Катнаш никахлар – бүген бик күпләребезне иң нык борчый торган мәсьәләләрнең берсе. Рус патшалары татар дәүләтен, аның башкаласы Казанны яулап алып, гаскәрләр белән килеп, чукындырулар үткәргәндә дә, бу сәясәткә каршы торган халкыбызның каны урамнар буйлап акканда да, милләтебезне гел бетерәбез дигәндә дә, халкыбыз яшәгән, исән калган. Ә бүгенге көндә балаларның, үз татарчаларын онытып, башка халыкларның гореф –гадәтләрен үз итүе, шулар телендә сөйләшүе өчен фәрманнар да соралмый, катнаш никахлар теге елларга караганда да үз эшен ныграк эшли. Бу мәсьәлә Казанда үткән II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында дә шактый калку күтәрелде. Язучы Фәүзия Бәйрәмова бу хакта Татар халкының үсеш стратегиясен тәкъдим иткәндә искәртсә, Съезда туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, катнаш никахлар темасы “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында үткән “Калфак туе”нда да күтәрелде. Ул бу юлы бик тә үзенчәлекле формада – Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевлар гаиләсенең уңай үрнәгендә тәкъдим ителде.

Аяз Гыйләҗевны студент елларында эзәрлекләп кулга алалар. Бу – 1950 ел була. Булачак язучы, алты ел ГУЛАГ төрмәләрендә утырып газап чиккәннән соң, вакытлыча Казан төрмәсенә кайтарыла. Ә Нәкыя апаларның гаиләсе Аяз Гыйләҗевларныкы белән туганлашкан: әнисенең сеңелесе алар йортына килен булып төшкән. Шуңа күрә 1954 елда август аенда 18 яшьлек Нәкыя, Аязны күрергә дип, Кремль дивары янына бара. Бу вакытта Аязга 28 яшь була. Ләкин яшьләр очраша алмый. Икенче көнне Аязның энесе абыйсын күреп сөйләшү бәхетенә ирешә, әлбәттә, алар Нәкыя турында да гапләшкәннәрдер. Күрәсең, Нәкыя хакында бик матур фикерләр әйтелгәндер, һәрхәлдә ул сүзләр егетнең күңелен кузгата, Аяз декабрь айларында кызга хат яза. Бу вакытта Нәкыянең дуслашып йөргән егете дә бар, шулай да кыз төрмәдәге Аязның хатына җавап бирә. Шулай гадәти тормышны бизәп җибәрер өчен генә дип башланган аралашу вакыт узгач зур мәхәббәткә әверелә. Аязның хатлары яшь кызны тора-бара тулысы белән биләп ала. Егет кайткач, алар Нәкыя белән ике еллап җитәкләшеп йөри әле. Яшьләр Аяз өченче курста укыганда өйләнешә. Кашыксыз тәлинкәсез башланган тормыш яши-яши ипләнә. “Минем Аязым чын мәгънәсендә гаярь ир иде. Без, иңне-иңгә куеп, өч ир-егет үстердек. Хәзер өч киленем, сигез оныгым бар. Нәселебездә катнаш гаиләләр булмады. Татар татар белән яшәргә, рус рус белән булырга тиеш. Мин рус, яки чуаш начар, дип әйтмим. Ләкин милләтләрне бутарга ярамый”, – диде Нәкыя апа Гыйләҗева.

Гаиләдә үсеп җитешкән ир-егетләр барысы да югары белемле белгечләр. Әйтик Искәндәр Гыйләҗевне Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе буларак беләләр. Мансур Гыйләҗев танылган драматург, табиб белгечлеге алган Рашат – эшмәкәр. Аларның һәркайсының үзләренең инде ул-кызлары үсеп җитешкән.

Балага тәрбия бирү – ул бик үзенчәлекле нәрсә. Гаилә башлыгы, башкалар өчен язучы Аяз Гыйләҗев булса, улларына, беренче нәүбәттә,

әлбәттә, әти. Ул балаларына һәрвакыт “тегене эшләгез, болай эшләгез” дип әйтеп тормый. Язучы гаиләдә үгет-нәсыйхәт укудан ераграк тора. Әмма аның үзен ир кеше итеп, гаилә башлыгы итеп күрсәтүе ир-егтләр өчен төп тәрбия чарасы була. “Әтинең үз сүзендә тора һәм үз позциясен яклый белүе, үз фикерен һәрвакыт ачык митеп җиткерүе, гаиләне алып бара алуы – безнең өчен тәрбия һәм үрнәк булды. Без дә гаиләребездә әтигә охшарга тырышабыз”, – дип сөйләде Мансур Гыйләҗев.

Гаиләдә балага тәрбия бирү тәртипләре дә әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр буенча куелган була. Аяз ага, Казанда гомер итсәләр дә, улларын табигать белән табигатькә якын итеп үстерә. Гыйләҗевлар бергәләп урманга бара, җиләк җыя, гөмбәләрне аерырга өйрәнә, балыкка йөри. Аяз ага шулай ук улларының сәнгать белән аралашып үсүен дә тели, аларны татарча спектакльләр карарга театрга йөртә торган була. Гаилә бер генә премьераны да калдырмый карап бара. Кечкенәдән сәхнәне, артистлар уйнавын күреп үскән Мансурның драматургиягә кереп китүе дә шуннан булгандыр.

Малайларның җәйге каникулларының бер, кайвакыт ике ае авылда үтә торган була. Аяз ага, улларының әби-бабаларының үткәнен өйрәнүен, нәсел тамырларын белеп үсүен дә таләп итә. Гыйләҗевларга Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Марсель Сәлимҗанов кебек танылган шәхесләр дә еш килә торган була. Аяз ага бу вакытта, милләтебезнең матур гадәте кушканча, малайларга кунакларга күренеп йөрмәскә, почмакта гына утырырга куша. Шул ук вакытта егетләр бернинди эштән дә курыкмыйча үсә. “Гаиләдә кечкенәдән үк күнегелгән гадәтләр, принциплар бүген дә тормышыбызда барыбызга да бик нык ярдәм итә”, диде Мансур Гыйләҗев.

Аяз ага үзе гомере ике нәрсәдән – чит тел өйрәнмәвеннән һәм музыка уен коралларында уйный белмәвеннән уңайсызланып яши. Шуңа да улларын, укытучыларны, музыкантларны чакырып, 4-5 яшьтән пианинода уйнарга өйрәттерә, аннары биш яшьтән немец теле дәресләрен бирдерә башлый. Бу тәрбия принципларын бүген аның уллары үзләренә өлге итә. Гаилә башлыгының тагын сыйфаты була, ул башка милләтләрнең үрнәк итәрдәй гадәтләрен алырга, аны өйрәнергә, курыкмый. Әйтик, ул немецлардагы тынычлыкны, төгәллекне, яхүдләрдән бердәмлекне, бер-бересенә иң куеп яшәүләрен өлге итәргә мөмкин, дип исәпли.

А.Гыйләҗев моннан тыш яхүдләрнең беркайчан да балаларының барысының да бер һөнәр буенча китмәвенә игътибар итә. Шуңа да гаиләдә олы уллары Искәндәр –тарихчы, Мансур – артист, Рашат –табиб белгечлеген үзләштерү буенча белем ала. Әлбәттә, һөнәрләрне сайлаганда, Совет хакимлек иткән чорда иҗат итәргә мөмкинлек булмавы да искә алынгандыр.

Гыйләҗевлар, рус мәктәпләрендә белем алса да, үз телләрен саклап калган. Бу нәселдә өйдә барысының да татар телендә генә сөйләшүе язылмаган канун итеп кабул ителгән. Әлбәттә, алар башка халыкларның да телләрен әйбәт белә. Искәндәр Гыйләҗев, Германиягә барып, немец телендә лекцияләр укып кайта. Мансур Гыйләҗев та инглиз һәм немец телләрендә иркен сөйләшә. Билгеле ки, Искәндәр әфәнде искәрткәнчә, һәр татар гаиләсе, шулай булырга тиеш. Шуңа күрә Гыйләҗевларны экспонат итеп кабул итәргә дә, аларга сокланып, гаҗәпләнеп карарга кирәкми. Алар үзләрен гадәти бер гаилә итеп тоя һәм беркемгә дә үрнәк булырга теләми. “Без, балалар тәрбияләп, тырышып, үзебезчә тормыш корып, киләчәк турында хыялланып яшибез. Безне зинһар шулай кабул итсәгез иде. Без рус баласы турында “Ай, рус телендә ничек матур итеп сөйләшә” дип әйтмибез. Ә нишләптер татар баласы татарча сөйләшкәнгә гаҗәпләнәбез һәм сокланабыз. Татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач, үз максатыбызга ирешкән булырбыз, без шул чакта зур, көчле, җаваплы милләт буларак формалашачакбыз”, – диде Искәндәр Гыйләҗев.

Мәгълүм ки, гаилә һәм бала тәрбиясе нигездә хатын-кыз кулында. Баланың үз туган телендә сөйләшүе дә, анда милли аң формалашу да әти-әниләренә бәйле. Искәндәр Гыйләҗев әйткәнчә, улың яки кызың, балалар бакчасыннан яки мәктәптән кайткач, русча эндәшә башласа, шул телдә җавап кайтару бик җиңел. Ә менә аны басмыйча, кысмыйча әкренләп-әкренләп кире гаилә мохитына кайтару катлаулырак. Моның өчен тырышлык кирәк. Үзеңне контрольгә алмасаң, шуннан китәчәк. Искәндәр әфәнденең җәмәгате Тәскирә Казан Кремлендә фәнни хезмәткәр. Олы кызы Галия инглиз теле белгече, психология өлкәсендә эшли. Кече кызы Миләүшә социология буенча белгеч. Ул, үсә төшкәч, шигырьләр дә яза башлаган, кызның җырлау сәләте дә ачылган. Аның чиста, моңлы тавыш белән җырлавына съезд делегатлары да сокланды. Миләүшә үзе туган телне, гореф-гадәтләрне белүне, милли үзаңы үскән булуын тулы сандыкка тиңләде. “Әгәр ул тулы икән, алдыңда башка юллар да, башка сандыклар да ачылачак. “Баланы кечкенә чакта мәҗбүр итә, өйрәтә, күз уңында тота аласың. Ләкин үсә төшкәч бала үз ихтыяры белән эш итә башлый. Шуңа да гаиләдә әти-әниләрнең балага милли аңны сеңдерүе, туган теленә мәхәббәт уятуы иң әһәмиятлесе”, диде ул.

Делегатлар күңеленә дә съезда күтәрелгән туган телне саклау, катнаш никах мәсьәләләре аеруча хуш килгән. “Азатлык” радиосының Мәскәүдәге хәбәрчесе, язучы Нәзифә Кәримова съезда булганнан соң халкыбызның сакланып калуына өмете уянуын әйтте. “Без бу юнәлештә шулкадәр күп гамәлләр кылынуын күрдек. Балалар бакчасында булдык, чатнатып татарча сөйләшүче, гореф-гадәтләребезне белүче ул-кызчыкларыбызны күрдек, театрларыбыз эшләп тора. Туган телебезне ничек кенә тыярга тырышмасыннар, татар төркемнәре ачыла, татар гимназияләре бар, татар әдәбияты нәшер ителә. Бу съездан мин өметләнеп кайтам. Корылтайда катнашкан кешеләр, кайда гына яшәсәләр дә, балаларга милли үзаңны биререгә тырышсыннар иде”, диде ул. “Ауропа татарлары альянсы” халыкара ассоциациясе рәисенең Фән һәм мәгариф буенча урынбасары, Болгариядәге “Евразияне өйрәнү буенча халыкара фәнни үзәк” нең директоры, филология фәннәре докторы Альбина Вәлиева да, съездан үзенең рухланып кайтуын, күргәннәренең милләтебезнең киләчәге зур булуына ышаныч өстәвен әйтеп, хат юллаган.

Әлбәттә, съездда күргән күркәм эшләребез, алардан алган күңел бәйрәме делегатларыбызны да үз төбәк-районнарында яңа эшләргә рухландыргандыр. Алар, кайда гына яшәсәләр дә, күргәннәрен өлге итеп, милли үзаңы үскән балалар тәрбияләргә тырышырлар. Чөнки Габдулла Бубыйның корылтайга шигарь итеп алынган сүзләрендә искәртелгәнчә, “Милләтнең нигезе – гаилә. Гаиләнең нигезе – хатын!”

Сөембикә Кашапова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*