tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наза көйләре белән
Наза көйләре белән

Наза көйләре белән

Башкортстаныбызның Борай районы “Ак калфак” татар хатын- кызлар оешмасына килүчеләр, чараларында катнашырга теләүчеләр артканнан арта бара. Бигрәк тә өлкән буын хатын- кызлары милли тәрбия үрнәкләрен яшь буынга аңлатып калырга омтыла.

Шушы уңайдан “Ак калфак”ның фольклор төркемен булдырыйк дигән уртак фикергә килдек.Җыелуыбыз район үзәк балалар китапханәсендә башланды, чөнки утырышларыбыз да хезмәткәрләрнең җылы мөнәсәбәте астында үтеп килә.Соңрак, бераз оешып киткәч, Мәдәният йорты директоры Айдар Каниф улы безгә мәдәният йортының биюләр залын тәкъдим итте.

Фольклор төркемебезгә җитәкче итеп гомерен район мәдәниятен үстерүгә багышлаган , бию коллективларына җитәкчелек иткән хезмәт ветераны Аитова Эльмира Мәҗит кызын билгеләдек. Ул да, безнең үтенечебезне кире какмый, ихластан риза булды һәм без яңа туган төркемебезгә “Наза” дип исем дә бирдек.

Безнең максат: җырлы- биюле халкыбыз уеннарын, милли җырларыбыз, киемнәребезне яшьләргә күрсәтеп калу, районыбызда санаулы гына кешеләр уйнаган “ вятский” гармуннарының кабатланмас моңын яшьләр күңеленә салып, аңа кызыксыну уяту, әлбәттә инде туган тел, туган моңнарыбызга мәхәббәт һәм милли җанлылык тәрбияләү.Төркемебез рухи бай, тормышны, мәдәниятне яраткан, өлкәннәр яшенә кыю адымнар белән атлаган, киләчәгебезне матур итәргә омтылган хатын- кыз һәм ир- атлардан тора.Репетицияләребезнең башыннан башлап музыка ягыннан Флүс Шәрифҗанов, Фидәрис Галләмовлар зур ярдәм күрсәтсә, мәдәният йортының чаралары күп булуга кармастан, Фәнис Суфиянов, Ленар Суфияновлар сәхнәгә чыгарга әзерләделәр.Кирәк чакта үзенең киңәшләре белән мәдәният бүлегенең элекке рәисе Радис Нурлый улы Солтанов ярдәмгә килеп торды.

Беренче тамашабызны без “Яшьлегем тугае” дип атадык.Эльмира Мәҗит кызы төзегән сценарий буенча бик ихлас әзерләндек, үзебезнең көч белән милли киемнәр тектердек.Инде менә сәхнәдә чыгыш ясарга да өлгердек.Өлкән

буын вәкилләре арасында Бөре шәһәрендә узган фестивальдә катнашып тамашачыларның җылы алкышларын ишетеп кайттык.

Киләчәгебезгә дә без өметле карыйбыз, үзебезчә планнарыбыз да бар.

“Наза”бызның эчтәлеген, программасын тагын да баетып, халкыбыз җыр- биюләрен күбрәк өйрәнеп, яшьләрне, балаларны җәлеп итеп, райондашларыбыз хөкеменә яңадан- яңа матур чыгышлар белән килербез дип уйлыйбыз.

Фәнзия Максютова,

Борай районының “Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*