tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскта “Ак калфак” вәкилләре концерт куйды
Омскта “Ак калфак” вәкилләре концерт куйды

Омскта “Ак калфак” вәкилләре концерт куйды

Омскида шәһәр иҗтимагый оешмасы татар милли-мәдәни мохтарияте каршында оештырылган «Ак Калфак» хатын-кызлар клубы инде 5 елдан артык үзенең эшчәнлеген алып бара.  Соңгы елда ул эшен аеруча активлаштырып җибәрде. Оешманың ханымнары мохтарият эшендә даими катнашып торалар.

Ә инде 2017 елда мохтарият рәисе Тамир Алимбаев тарафыннан ике бүлмәле офис булдырылгач, эшләү күпкә уңайрак булып китте. “Ак калфак”лылар  һәр атна офиста җыелышалар. Бүлмәләрнең берсендә музей оештырылды. Дөрес, анда әлегә күбрәк мохтарият эшен чагылдырган грамоталар, рәхмәт хатлары, төрле милли атрибутика  куелды.

Эшен «Ак Калфак» 3 юнәлештә алып бара – татар теле дәресләре, кул эшләре һәм вокал белән шөгыльләнү.  «Ак Калфак» оешмасы 17 ноябрьдә җитәкчеләре Фәгыйлә ханым Чумарова тырышлыгы белән концерт программасы әзерләп куйды. Ханымнар үзләре күп хезмәт куйдылар, рәис урынбасары Марат Катыров та концерт кую идеясен хуплаган иде, һәм, нәтиҗәдә Омскиның  «Дуслык  Йорты»нда үткәрелгән концерт, тамашачылар фикеренчә, шактый яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Тамашачылар һәр башкаручыны бик җылы каршы  алды, рәхәтләнеп алкышлады. Кайбер башкаручыларны, мәсьәлән, Юлия Атимганованы, Флорис Сәхиповны сәхнәдән җибәрмичә, озаклап  кул чаптылар.

Концертка чакырылганн рәсми затлар – Омскиның Шәһәр хакимияте  вәкиле  Елена Владимировна Краус һәм «Дуслык Йорты» директоры урынбасары Ольга Владимировна Куликова яңа коллективка уңышлар теләделәр, татар мәдәниятен, сәнгатен үстерүдә,  милли гореф-гадәтләрне саклауда яңа коллективка ярдәм итәргә тырышачаклары турында да белдерделәр.

Р.М. Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*