tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онытылмас “Кич утыру“
Онытылмас “Кич утыру“

Онытылмас “Кич утыру“

Әби-бабайларның онытылып барган гореф-гадәтләрен халкыбыз, саклап калу максатыннан, киләчәк буыннарга тапшырырга тырыша. Мамадыш районы “Ак калфак“ мөслимәләр оешмасы авылларга чыгалар, гореф-гадәтне балаларга өйрәтә. Элеккечә өйләрдә җыелмасалар да, китапханәләрдә “кич утыру” кебек бик матур кичәләр үткәрәләр.

Мамадыш районы Көек-Ерыкса авыл китапханәсендә гаять үзенчәлекле “Кич утыру” узды. Оештыручылары – Көек-Ерыкса авылының “Ак калфак” оешмасы (җитәкчесе авылдашыбыз Зөбәрҗәт Сылка, Миләүшә Халикова (китапханәче). Чынлап та, Тукаебыз әйтмешли “Халык зур ул, көчле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”. Кичәдә Мәгәфрүз Хисамова җеп эрләсә, Саҗидә Гыйләҗева, Нурия Исхакова калфак чиктеләр. Миңнур Сәләхетдинова мөнәҗәтләре барыбызга да нык тәэсир итте. Ә Рәшидә Әхмәтова үзенең тормыш иптәше Мирзәхмәтне дә алып килгән иде. Биеделәр дә, җырладылар да. Соклангыч парлар. Күз тимәсен. Ә инде үзенең моңлы җыры белән авылдашыбыз Наҗия апа Әхмәтшина безне әсир итте. Без яшүсмер чакта Наҗия апаның Казан радиосыннан җырлаганнарын хәтерлим әле. Диләрә Егорова, Раушания Гәрәева, Зөфәр Садыйков (гармунчы) да бик тырыштылар, талантлы икәнлекләре күренеп тора. Рәсимә Галиева шигырьләрен сөйләде. Халкыбыз саф татарча сөйләшә икән, үзләре дә, телләре дә юкка чыкмас, иншалла.

Районыбыз кунаклары Рузалия ханым Ибраһимова, Рәйсә Мулләхмәтова һәм Нурания Йосыпова кичәгә ямь өстенә ямь булдылар. Өлкәннәр янына яшь буын да килгән иде. Аларның традицияләребезгә хөрмәте күңелне куандыра.

Фирая Мингалиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*