tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта – “Ак калфак” җыены
Оренбургта – “Ак калфак” җыены

Оренбургта – “Ак калфак” җыены

XVIII-XX гасырларда Оренбург өлкәсе татар мәдәнияте үзәкләренең берсе  булган. Биредә беренче татар театры барлыкка килә, тәүге татар газета-журналлары дөнья күрә.  Бу милләтебезнең күренекле меценаты һәм шагыйре Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев), танылган хәйриячеләр бертуган Гани, Мәхмүт, Әхмәт Хөсәеновларның, драматург Мирхәйдәр Фәйзинең, патриот шагыйрь Муса Җәлил,  беренче калькулятор һәм электрон исәпләү машиналарын уйлап табучы Бәшир Рәмиев һәм башка мәшһүрләребезнең туган ягы. Биредә “Шура” журналы,  “Вакыт” газетасы дөнья күргән.

Оренбург бүген дә – Россиянең татарлар күпләп яши торган өлкәләренең берсе. Өлкәдә хәзерге вакытта рәсми мәгълүматлар буенча 166 меңгә якын татар яши һәм андагы барлык халыкның 7 процентын тәшкил итә. Бу якларда күп кенә  гореф–гадәтләребез сакланып калуы да милли җанлы милләттәшләребез яшәвендә һәм аларның халкыбызга ихластан хезмәт итүендә, үткәндәге традицияләргә тугърылыгыннан киләдер. Шәһәрдә Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе, М.Фәйзи исемен йөрткән татар театры бар. Биредә “Болгар иле”, “Яңа вакыт” газеталары дөнья күрә, телевидениедә һәм радиода туган телебездә тапшырулар алып барыла. Өлкәдә 74 белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты өйрәнелә. Оренбургта 1843 елда төзелгән кәрван сарай бинасы, Әхмәт Хөсәенов, Дәрдмәнд йортлары, 1906 елда корылган “Хәсәения” мәдрәсәсе бинасы сакланып калган әле. Бу уку йортында иң алдынгы карашлы укытучылар, шул исәптән Гаяз Исхакый да  белем биргән. Оренбургка шулай ук сынчы Кадим Җәмит иҗат иткән Муса Җәлил һәйкәле ямь бирә. Каланың  тагын бер үзгә бизәге – биредә ике кыйтганы – Европа белән Азияне аерып торган Урал елгасы аша салынган күпер сәяхәтчеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.

Күптән түгел татар халкының шушы тарихи җирләрендә –  Оренбург шәһәрендә «Ак Калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының төбәкара җыены булып узды. Аның эшендә Татарстан, Башкортан, Удмуртия республикаларыннан, Новосибирск, Пенза, Самара Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан вәкилләр катнашты.

“Ак калфак”ларны иң әүвәл 1744 елда Байлар Сабасыннан Сәгыйт Хаялин нигезләгән Татар Каргалысы авылында каршы алдылар. Әлбәттә, беренче эшебез итеп – 1200 борынгы кабер ташы, 4 төрбә сакланган авыл зиратына барып, Петр беренченең фарсы илләренә сәяхәте вакытында тылмачы, генерал-майор Котлымөхәммәт Тәвкилевның җәмәгате Хәдичәбикәнең һәм Сәгыйть Хаялинның төрбәләрен зиярат кылу булды. Биредә, безнең борынгы бабаларыбыз үрнәген гадәт итеп, кабер өсләренә ташлар утыртылса да, алар  чардуган белән әйләндерелмәгән, агач утыртылмаган, димәк ки мәңгелек йорт та урманга әверелмәгән. Шуңа да зиратка керү, күңелләрдә тарих белән бәйле хәтирәләрне кузгатса да, артык шомландырмый. Зират ак таш койма белән әйләндереп алынган. Ул гасырлар дәвамында җимерелмичә сакланган.

Үз заманында Каргалының халкы 13000гә җиткән. Биредә 11мәчеттән азан әйтелгән, һәркайсында мәдрәсә эшләгән. Сәгыйт бистәсендә 1797 елда хәтта татар, башкорт, казах балаларын укыту өчен мөгаллимнәр әзерләү мәктәбе дә ачылуын да әйтәләр. Шул еллар хәтирәсе булган Куш манара мәчетенең айлары бүген дә авылны нурлый. Аның бер манарасын киссәләр дә, ул беркайчан да эшчәнлеген туктатмаган. Бүген Аллаһ йортының пар манарасын кабат тогызганнар.

Биредә үткән заманнарда ярминкәләр, сәүдә, базарлар гөрләп торуын биредәге сәүдә рәтләре бүген дә  искәртә. Сәгыйть бистәсенең үзендә генә дә 3300 сәүдәгәр исәпләнгән. Ул елларда Сакмар елгасы буенда урнашкан Каргалыга сату итәр өчен ерак мәмләкәтләрдән, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, Россиянең Европа өлешендәге төбәкләрдән затлы тауар алып килгәннәр. Бу авыл сәүдәгәрләре Тянь-шань таулары аша Һиндстанга тауар төягән кәрваннар белән барган. Берничә йөз ел элек Ак таштан төзелгән биналар, җимерек, харәбә хәлендә булсалар да, сәүдә рәтләре бар әле.

Бүген авылда 4000нән артык кеше гомер итә. Беренче күз ташлауга ук каргалыларның бүген дә мул, таза тормыш белән яшәвен аңларга мөмкин. Соңгы елларда авылның отыры үсә, зурая баруы да куанычлы хәл. Оренбург якын булгач, яшь гаиләләр Каргалыда урнаша, йорт җиткезә башлаган. Билгеле, бу бер яктан бик әйбәт, авылда яңа туган балалар саны арта, ике ел элек бер елда 100 бала дөньяга тәүге авазын салган. Әмма җирлектә рус телле гаиләләрнең артуы  авылда башка халыклар теленең күбрәк кулланылуына  китерә.

Сәгыйт бистәсе, аның тарихы  турында әтисе Рәшит ага белән бергәләп ике китап язган Әнвәр Искәндәров белән дә очраштык. Ул искәртеп үткәнчә, соңгы елларда бу яктагы татарларда сәүдәгәр бабаларыбыз каны уяна башлаган. Болай да тормышка нык ябышып яши, каяндыр ярдәм өмет итеп, зарланырга яратмый торган, һәрнәрсәне үзе булдырырга күнеккән Каргалы халкы сәүдә белән шөгыльләнә, мал-туарын ишәйтеп, кәсеп итә. Бүген авылда җиде фермер ныклап аякка баскан. Билгеле ки, бу авыл халкын да эшле итү. Әйтик, тавык фермасында гына да мең кеше хезмәт куя. Авылда Федераль авыл Сабан туе уздырылу, шушы уңайдан җирлеккә Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг килүе, аның татарларның булдыклы халык икәнен күрүе эшлекле милләттәшләребезнең артуына, алар алып барган эшләрнең көчәюенә бер сәбәп – этәргеч булган. Авыл кешеләре арасында игелекле эшләр кылу буенча да көчле күтәрелеш бара. Бу мәсьәләдә алар үзләренең бабаларын үрнәк итеп куя. Сәгыйт бистәсендә гомер итүчеләр беркайчан да хөкүмәттән ярдәм көтеп, кул кушырып утырмаган, алар авыл юлларын тәртипкә китергән, мәчетләр салган, мәдрәсәләр булдырган, авыру, ятимнәргә ярдәм иткән. Бүген Каргалы төзек, урамнары каралган икән, бу халыкның бердәмлеге нәтиҗәсе дә. Авылны хәзер җәмәгатьчелек көче белән сипләнгән һәм төзелгән өч мәчет нурлый. Аларның һәрберсендә мәхәллә советы эшли, җыелалар, авылны төзекләндерү буенча тегене, яки моны эшләү турында  киңәшәләр, кемнең нинди гамәлләр кыласын тәгаенлиләр. Әнвәр Искәндәров әйткәнчә, кайбер эшләр узыштан да башкарыла.

Татарлар арасында эчкечелек, тәртипсезлекнең чагыштырмача түбән булуы да яшьләрнең мәчеткә йөрүеннән, җомга намазларында Аллаһ йортларының тулы булуыннан күрәләр. Берничә ел элек, заманның барлык таләпләренә туры китереп, “Нур” мәдәни үзәген корып куйганнар. Аның ишек алдында барлык уңыйлыклары булган спорт мәйданчыгы булдырылган. Яшьләр анда футбол, волейбол, башка уеннар белән мавыга, биредә төрле ярышлар үтә. Шунда ук авылга дини эшләр белән килүчеләр, шәкертләр өчен уңайлы кунакханә дә төзеп куелган. Комплекс биләмәсендә икенче ел инде авылның ураза тотучылар өчен зурлап ифтар мәҗлесе уздырганнар.

Татар Каргалысы авылы уртасында өч катлы зур, ак кирпечтән корылган нык бинага урнашкан урта мәктәптә безне аның директоры Тәүһидә Низаметдинова каршы алды. Инновацион мәгариф юнәлешен алга куйган программа буенча эшләүче уку йортында 575 бала белем ала. Мәктәп иң заманча техника белән җиһазланган. Әйтик, ата-аналар мәктәпкә, анда үткәрелүче чараларга кагылышлы мәгълүматны фойега куелган электрон инсталяцияне карап таба ала. Видео камералар белән җиһазлану исә балаларның тәртибе тагын да яхшыруга йогынты ясаган. Уку йортының мультимедиа аудиториясе ясау өчен ике миллионлык грант отуы да укучылар бәхетенә. Мәктәптә шулай ук информацион технологияләр буенча семинарлар үтә. Мәдәният йортлары көнләшерлек иркен актлар залындагы трибуна үзе генә дә бер комьютер кебек. Аңа флешка гына куярга кирәк, кирәкле материаллар монитор-өстәлдә әзер булып тора. Мәктәптә нәшрият үзәге булдырылу тематик стендлар, дәресләргә, тәрбия эше өчен материаллар эшләгәндә бик уңай. Биредә балаларга атнага өч тапкыр татар теле дәресе керә. Рус балалары да алардан азат ителми. Әмма иң күңеллесе биредә һәр укучыга шәхес итеп карау сизелә. Без мәктәпкә кергәндә үк ишектә “Уңышлар сиңа, укучым!” дигән язуга игътибар иткән идек. Катларга күтәрелә торган баскычларда, коридорда элеп куелган канатлы гыйбарәләрнең дә укучыларны рухландыра торганнарын сайлап өч телдә язып элгәннәр. Болай эшләү сүзләрнең асылына төшенергә, инглиз телен дә өйрәнергә дә ярдәм итә. Электрон китапханә дә  заман балаларының зәвегына туры килгән. Ә менә бабаларының фронт хәтирәләрен туплаган “Бөек Ватан сугышы оныклар күзлегеннән” дигән басма балаларны ихластан кызыксындырып җибәргән. Аларның тәүге интервьюлары, бабалары турында язганнары чын китапта дөнья күргән бит. Иң кадерле истәлекләр, фотолар белән исә виртуаль музейда танышырга мөмкин.  Белем бирү йортында душ бүлмәләре дә булу спорт секцияләренә йөрүче балалар һәм үсмерләр өчен бигрәк тә кулай икән. Стенага эленгән магнитлы шахмат тактасы да игътибарыбызны җәлеп итте. Бу мантыйкый фикерләргә өйрәтүче уенны мәктәптә аеруча үз итәләр. Уку йортында шахмат буенча әледән әле турнирлар үткәрелеп тора.

Мәктәпнең шушы рәвешле яңаруына һәм заманча сипләнүенә күпмедер дәрәҗәдә Каргалыда узган Бөтенроссия федераль авыл Сабан туе көннәрендә мәктәпкә Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, Татарстан Пртезиденты Рөстәм Миңнеханов килгән, авылны,  мәдәният йортын, мәктәпне караган. Бу исә Каргалының яңаруына социаль-мәдәни биналарның яңаруына сәбәп булган.

Сәгыйть Хаялинның 1744-1745 елларда төзелгән йорты янында без аның унынчы буын оныгы Рафаэль Хаялин белән очраштык. Бина үз заманында өч катлы итеп корылган. Аның аскы өлешләре кызыл төстәге ком катыш табигый  таштан, өске каты бүрәнәдән салынган була. 1881 елда йортның агачтан төзелгән өлеше яна, аннары икенче каты да җимерелә. Рафаэль ага бинаның ике катлы булган чакларын хәтерли әле.

Рафаэль ага үзе гомере буе кино оператор булып эшләгән, үз эшен бик әйбәт белгән талантлы белгеч ул. Әмма аңа – Сәгыйть Хаялин оныгына тормыш авырлыкларын шактый татырга, күңелсез вакыйгалар белән очрашырга  туры килә. Аның күңелендә Сталинга бәйле бик авыр хәтирәләр яши. Сабыйга 4 яшь чагында Бөек Ватан сугышы башлана. Авылда хатын-кызлар, карт-карчыклар гына. Урак өсте, балалар ипигә тилмерә. Шунда партиянең район комитеты вәкилләре, өй саен кереп, ашлык урламаганнармы дип, тентү ясап йөри, Хаялиннарның чормасына ук менеп китәләр. Ә анда күз карасы кебек саклап тоткан, патшабикә Елизаветаның күченеп килгән татарларга җирләр бирү турында фәрманы язылган бозау тиресе дә була. Район вәкиле гасырлар буе сакланган истәлекне, беркемнең ай-ваена карамый, алып чыгып китә. Кадерле ядкәр шушы рәвешле мәңгелеккә юкка чыга. Шулай да Рафаэль аганың балачагында бер бик тә сөенечле вакыйга була: сугыш башланганның икенче көнендә үк үзе эшләгән трактор белән фронтка киткән әтисе Рәхмәтулла абзый, Берлинга барып җитеп, ватанына техникасы белән бергә исән-сау кайтып җитә.

Затлы мәдәният йорты да үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр, фойега куелган сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм шушы авылда туып үскән, Оренбургта сәнгать көллиятендә белем алган, хәзер Мәскәүдә укучы Фәүзия Вәлиеваның картиналары  күргәзмәсен тамаша кылучыларның үзара фикер алышуларыннан гөр килеп тора. Биредә 15ләп үзешчән сәнгать  коллективы милли җыр-биюләребезне халыкка ирештерә. Арада халык исемен алучылары да бар. Сәнгать осталарының булдыклылыгын сәхнәдән күрергә дә насыйп булды. Каргалылар җыр-биюдә дә ал бирми. Ә инде барлык нечкәлекләре белән сәхнәләштерелеп күрсәтелгән килен төшерү йоласы күренеше биредә борынгы гореф-гадәтләребезнең сакланып калуына тагын бер дәлил иде.

Оренбург дигәндә, әлбәттә, иң әүвәл күз алдына  мамык шәл килә. Аларның даны бик еракларга таралган. Шәһәрдә дебеттән (мамыктан) бәйләнгән затлы шәлләр, перчаткалар, палантиннар кибет-музее да бар. Әлбәттә, безне биредәге сәнгать әсәредәй матур, нәфис, затлы шәлләр хәйран итте. Берсеннән-берсе асыл шәлләрнең ниндие генә юк! Җаның теләгән төстәгесен, күңелеңә хуш килгән бизәклесен һәм зурлыктагысын сайлап ал! Бу эштә дә татар хатын-кызлары уңганлыкта ал бирми икән. Кибет-музейның хуҗасы, бик тә уңган милләттәшебез, «Ак калфак» Оренбург татар хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе Альбина Әбсәләмова. Аның искәртүенчә, ул җитәкләгән предпрятиедә бүгенге көндә 86 шәл бәйләүче бар, аларның 95 проценты – татар хатын-кызлары. Шундый булдыклы шәлчеләрнең берсе – Гөлниса Сөнгатуллина кунакларга осталык дәресе дә күрсәтте.

Аккалфаклар Оренбургның тагын бер үзенчәлекеле почмагы – 11 халыкның музей-ихаталары куелган “Милли авыл” мәдәни комплексында да булды, татар йортын карады. Ул Каргалы сәүдәгәрләренең XVIII XIX йөзләрдәге торагына ошатыбрак салынган. Биредә тарих-этнография музее, “Яңа Вакыт” газетасы редакциясе, ресторан-кунакханә комплексы һәм кибет урнашкан. Мирасханәдә безне Гөлйөзем Улумбекова каршы алды, татар йортының ядкәрләре  белән таныштырды.

Делегатлар “Ак калфак” татар хатын-кызлары съезда катнашу өчен Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге дәүләт драма театры бинасына җыелды. Биредә фойеда шәл бәйләү, калфак чигү буенча осталык дәресләре үтә, милли ризыклар, читек-чүәкләребез, калфак, мамык шәл күргәзмәләре куелган. Самарадан килгән калфак чигү остасы Гөлнара ханым янына да  хәтсез кеше җыелган. Ул аларга тамбур чигешен өйрәтә.

Билгеле ки, залда очраклы кешеләр юк, Алар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә милләтебезгә хезмәт иткән, эше белән халкыбызның данын арттырган, берсүз белән әйткәндә, милләттәшләребезнең иң-иң дигәннәре тупланган. Шушы өлкәдә гомер иткән, җыенда делегат булып катнашкан татарлар – безнең өчен ауруча тансык. АН-24 корабында командир, инженер-очучы булган Наҗия Монасыйпова белән танышабыз. Кыю ханым исәбендә 12 мең сәгать очыш, 25 тапкыр парашюттан сикерү теркәлгән. Аның әти-әнисе Татарстанның Арча районының Көек авылыннан булган. Аларны бу якларда яшәгән туганнары иң авыр елларда сыендырган.

Съездда катнашучыларны Оренбург Диния нәзарәте җитәкчесе Әлфит-Абдулла хәзрәт Шәрипов, Оренбург хөкүмәте рәисе урынбасары, вице-губернатор Вера Баширова, “Оренбургтатар милли-мәдәни мөхтәрияте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Руслан Зәбиров, Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе җитәкчесе Альбина Әбсәләмова сәламләде. ТНВ Планета каналының Оренбург бүлекчәсе директоры Фирүзә Әбсәләмова, Башкортстан республикасыннан Люция Вафина, Татарстанның  Актаныш районыннан Айгөл Галимәнова һәм башкалар чыгыш ясады. Анда аналарыбызның балаларын үз халкы гореф-гадәтләренә нигезләнеп чын татар итеп үстерүе буенча алып барылган үрнәк эшләр күрсәтелде, аларны тарату камилләштерү буенча киңәш-табыш итү дә булды.

Әлбәттә, төп фикерләр «Ак Калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгышында яңгырады. Анда кыл уртага телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу, аларны үстерү мәсьәләсе куелды. Бу эштә вак-төякләр юк. Бәби туйлары, никахлар, безнең киемнәребез, үз-үзебезне тотышыбыз, яшәү рәвешебез – барысы да әби-бабаларыз гореф-гадәтләре буенча, милли рухта булырга тиеш. Булачак ананың йөклелегенең беренче айларыннан алып ул-кызын аякка бастырып гаиләле иткәнче, милли гореф-гадәтләребезне уң кулы итүе мәслихәт. Еш кына туган телдә укыту дәрәҗәсенең кимүе күп очракта ата-аналар теләгенә сылтап аңлатыла. Хатын-кызларыбызга  бу мәсьәләдә дә битарафлык күрсәтергә ярамый. Бу эштә аккалфаклылардан аеруча ныклык күрсәтү сорала.

Форумны “Калфак туе” дәвам итте. Сәхнәләштерелгән күренешләр аша күз алдыннан бу якларның тарихы, биредә туып үскән мәшһүрләрнең язмышы тагын бер кабат күз алдыннан үткәндәй булды. Аннары  “Туй” ны алып баруны “Сорнай” халык фольклор ансамбле үз кулына алды. Залдагылар коллективның чыгышларын тыңлап ләзәтләнсәләр, белгечләр ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Ринат Гыйләҗев үткәргән осталык дәресендә үзләре өчен күп кенә файдалы киңәшләр ишетте.

 Сөембикә Кашапова, “Мәдәни җомга” газетасы
Фото: Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*