tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: Татарлык геннарда саклана, әз генә теләк булса, ул үзеннән-үзе бәреп чыга
Ринат Закиров: Татарлык геннарда саклана, әз генә теләк булса, ул үзеннән-үзе бәреп чыга

Ринат Закиров: Татарлык геннарда саклана, әз генә теләк булса, ул үзеннән-үзе бәреп чыга

II Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең II туры башланды. Илнең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан 14 кыз бүген Казанга җыелды. Бүген алар Язучылар берлеге бинасында җиңүче исеменә лаек булу өчен көч сынашачак. Әмма иң беренче итеп, кызларны Бөтендөнья татар конгрессы бинасында кабул иттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров калфак кигән кызларны җылы сәламләде.

  • Татарстанга хас бердәмлек Сезгә менә шулай калфаклар киеп, үзегезнең нинди халык баласы икәнен тоеп, тамырларыңда нинди кан акканын сизеп яшәргә мөмкинлек бирә. Милләтебезнең бик бай тарихы бар, бик зур чорларны узып, халкыбызның дәүләтчелеге сакланган. Шуңа да илдә безгә игътибар зур. Татарга гыйлемлелек, инсафлылык, ислам дине аркылы кергән бик матур сыйфатлар хас – ул геннарда саклана. Әз генә теләк булса, ул үзеннән-үзе бәреп чыга. Соңгы елларда хатын-кызлар оешмалары барлыкка килүе, кызларның шулай матур итеп, үзебезнең гореф-гадәтләребезне саклап, калфаклар киеп йөрергә мөмкинлек тудырды, – диде Ринат Закиров.

“Ак калфак” Бөтенроссия татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова шулай ук кызларга үзенең үгет-нәсихәт сүзләрен җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, икенче турга узган кызларның инде хәзер үк барысы да җиңүчеләр. Моңа кадәр инде кызлар читтән торып зур сынау узган. Алар “Мин – милләтемнең киләчәге” дигән темага эссе язып, үзләренең фикерләрен белдергән, тел байлыгын күрсәткән. Барлыгы 70 эш кабул ителгән, Татарстаннан тыш, бәйгедә Түбән Новгород, Удмуртия, Башкортстан , Киров һәм Оренбург өлкәсеннән катнашучылар булган.

Кадрия Идрисова кызларга үз-үзләрен тоту, тышкы кыяфәте, киенү буенча киңәшләрен бирде.

  • Буыннар чылбыры өзелә икән, димәк, без рухыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне, татарлыгыбызны югалтабыз. Телдән йөз чөерергә ярамый, син үз-үзеңнән, әти-әниеңнән, әби-бабаларыңнан йөзеңне чөерәсең, – дип, ул кызларны үз милләте белән горурланырга өндәде.

Гаилә төзү, пар сайлау мәсьәләсенә дә ул кызларны бик җитди карарга, йөрәккә акыл кушып сайларга киңәш итте.

Төштән соң Язучылар берлеге бинасында кызлар жюри алдында үз-үзен тәкъдим итәчәк һәм сорауларга җавап бирәчәк. Иң-иңе дип табылганнары җиңүче булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*