tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада “Ак калфак” милли йолаларны яңарта
Сабада “Ак калфак” милли йолаларны яңарта

Сабада “Ак калфак” милли йолаларны яңарта

29 ноябрьдә Саба район (Татарстан) үзәк китапханәсенә ак калфаклы гүзәл ханымнар җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Саба бүлекчәсенең чираттагы утырышында милләтебез өчен янып яшәүче, үзеннән нинди дә булса өлеш кертергә тырышучы хатын-кызлар катнашты. Ул милли гореф-гадәтләрне саклауның халык һөнәрчелеген, кул эшләре, бәйрәмнәр һәм йолаларны, рухи белем бирүне яңартуны да үз эченә алды.

“Ак калфак”ның төп эшчәнлеге татар хатын-кызларының мәнфәгатьләрен кайгыртуга, туган телебезне саклау, милли гореф-гадәтләребезне торгызуга юнәлдерелгән. Утырышның беренче өлешендә “Ак калфак”ның Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Батырханова 2015 елга отчёт ясады, еллык эш презентация фотоларында яктыртылды.

–Безнең максат – яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен үстерү, мөслимәләр белән очрашулар аша динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүгә ирешү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бу юнәлештә “Ак калфак” бүлекчәләрендә ел дәвамында төрле чаралар уздырабыз, – ди оешманың район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Батырханова. – Районыбыз китапханәләре белән берлектә “Ак калфак”лылар 2014-2015 ел дәвамында районыбызның 50 мәчете тарихын өйрәнде, авыл халкы сөйләгәннәрдән язмалар җыйды, фотосурәтләр туплады, текстлар компьютерда җыелып, татарчадан русчага тәрҗемә ителде. Бүгенге көндә язмаларны редакцияләү эше бара. Булачак брошюраның эскизы эшләнде. Бу бик зур күләмле һәм әһәмиятле эш.

Утырышта 2016нчы елга планнар кабул ителде. “Ак калфак”лыларның эшлисе эшләре күп, хыяллары зурдан. Шәҗәрәләр төзү, димчелек буенча эш башлап җибәрү, мәктәпләрдә укучы кызлардан торган “Ак калфак” бүлекчәләрен оештыру турында да уйлары бар.

Милләтебезне яшәтү, аның кыйммәтләрен киләчәк буынга тапшыру өчен бүген кем дә булса күркәм гамәл кыла икән, бу сөенечле хәл. Утырышның икенче өлешендә алар белән якыннан таныштык. “Халкымның күңел бизәкләре” күргәзмәсендә дә кул эше осталарының күп кенә хезмәтләрен күрергә мөмкин иде. Явлаштау, Олы Нырты, Кызыл Мишә, Корсабаш, Туктар бүлекчәләрендә эшләүчеләр үз хезмәтләре турында сөйләде.

Кызыл Мишә авылыннан килгән Рәсимә Әхмәтованың чигелгән ашъяулык, тастымал, картиналарын, бәйләнгән эшләнмәләрен күреп сокландык. Рәсимә ханымның татар бизәкләре белән чигелгән кул эшләре чит илләргә дә киткән хәтта. 2013 елда узган Универсиада һәм башкалабыз сабантуйларында да ул чиккән тастымал, ашъяулыкларны яратып алганнар. Байлар Сабасыннан Лилия Вафинаның да чигүле мендәрләре чит илдәге милләттәшләребезне сөендерә. Калфак чигү, курчак тегү, төрледән төрле кул эшләнмәләре осталары Гөлнара Сөнгатова, Нурзия Заһидуллиналар да үз эшләнмәләре белән сокландырды бу көнне.

Явлаштау авылы “Ак калфак” бүлекчәсеннән Вәсилә Хузинаның “Ак калфак”ка багышлап язылган шигыре чарада катнашучыларда зур соклану уятты.

Утырышта районда яшәп китаплар чыгарган хатын-кыз авторлар да катнашты. Шагыйрәләр – Илмира Гыймаева, Миңнегөл Манихова һәм проза әсәрләре язучы Гөлсинә Галимуллина, Зәмирә Сәмигуллина татар хатын-кызларын, аналарны зурлаган әсәрләре белән таныштырдылар. Миңнегөл Манихованың әлеге чарага килер алдыннан гына туган, иртән дәфтәр битләренә төшкән шигырь юллары бер сулышта тыңланды.

“Ак калфак”лылар район музеенда сакланган хатын-кызларның борынгы бизәнү әйберләре һәм музей эшчәнлеге белән дә кызыксындылар.

“Ак калфак”ның Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе
Гөлсем Нәкыйп кызы Батырханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*