tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге эшләренә нәтиҗә ясады
Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге эшләренә нәтиҗә ясады

Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге эшләренә нәтиҗә ясады

Сургут шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге үзләренең эшләгән эшләренә нәтиҗә ясады. Эшләнгән эшләрне күрдем дә таң калдым, баксаң безнең кызларыбыз ниләр генә бәйләмәгән: баш киемнәре, шарф-бияләйләр, заманча күлмәкләр, балалар киемнәре, калфакларның ниндие генә юк, энҗе-мәрҗәннән муенса һ.башкалар, санап бетергесез.
Безнең алга куелган максатлар акрынлап тормышка аша бара түгелме соң?! Арада без белмәгән талантлы апалар, уңган кызларны таптык, аларның сәләтләрен ачып башкаларга үрнәк итеп күрсәттек. Эшләгән эшләребезне һәрдаим халыкка җиткереп бардык. Әле алда эшләнәсе эшләр бихисап.
Узган ел төсле тасмалар белән чигүгә, калфаклар тегүгә өстенлек бирсәк, быелгысы елны бәләм бәйләү, шул ук калфак тегү-чигү кебек эшләр эшләнелде. Аш-су буенча да остаханәләр булды. Алдагысы елны бу эшләр дәвам ителәчәк, өстәвенә чигү, тамбурлы чигүгә өстенлек биреләчәк. Киләсе елны да безнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлегенә һәр теләгән кеше килә ала,дәресләр бушка, түләүле түгел. Безгә языла торыгыз! Безнең “Ак калфак”лылар хәзер халкыбызның көтеп алган бәйрәме “Сабан туе”на әзерлек эшләре белән мәшгуль булачаклар. Кызларның барысына да зур рәхмәтләр әйтәбез! Бергә булыйк!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*