tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе
“Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе

“Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе

24-25 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләүче  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе уздырыла.

Чарада чит илләрдән, Россия Федерациясе төбәкләреннән, Татарстан Республикасы районнарыннан хатын-кызлар оешмалары вәкилләре катнаша.

24 апрельдә “Казан утары” ресторанында өчпочмак, кош теле, чәк-чәк, пәрәмәч, бәрәңге пәрәмәче пешерү буенча остаханәләр уза. Кич белән чарада катнашучылар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына юл тотачак. Биредә җәмәгать эшлеклесе, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе А.Локмановның тууына 70 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсе үтәчәк.

25 апрельдә чарада катнашучылар Әтнәдә булачак. Әтнәнең “Кала тау” ресторанында гөбәдия, үпкә-бавыр ачык пәрәмәче пешерү буена остаханәләр узачак. Шулай ук кунаклар Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында Г.Тукайның 131 еллыгына багышланган чарага, әлбә, пәхләвә пешерү буенча остаханәләр эшендә катнашачаклар. Кич белән Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында спектакль карау каралган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*