tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызлары җыенына делегатлар Татарстаннын, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән киләчәкләр
Татар хатын-кызлары җыенына делегатлар Татарстаннын, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән киләчәкләр

Татар хатын-кызлары җыенына делегатлар Татарстаннын, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән киләчәкләр

Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына кызу әзерлек эшләре бара.

Бүген, 8 май көненә Татарстан районнарыннан 50, Казаннан – 90 ханым киләчәге төгәл билгеле. Алар арасында делегатлар да, чакырылган кунаклар да бар. Россия төбәкләренә килгәндә, татарлар яшәгән һәр төбәктән диярлек делегат ханымнар киләчәк. Кайбер, Владивосток кебек ерак җирләрдән ханымнарыбыз Казанга 14 майдада ук килеп җитәчәк. Җыенга 19 чит илдән тугыз дистәгә якын ханым килүе дә билгеле.

Билгеле булганча, 2014 елның 15-17 маенда Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Ак калфак» Татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әзерли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*