tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тел ачкычлары” бәйгесе узды
“Тел ачкычлары” бәйгесе узды

“Тел ачкычлары” бәйгесе узды

Күпмилләтле төбәктә яшәп, һәрбер халык үз телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Татар телен үстерү, яшь буынга мили тәрбия бирү максаты белән, Яшел Үзәннең 10 нчы номерлы “Йолдызлык” прогимназиясе өченче тапкыр “Тел ачкычлары” Регионара конкурсы үткәрде. Бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Кунакларны җыр-бию белән каршы алдылар.

Иң беренче сүз Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызына бирелде. Аның әйтүенчә, үз туган телен белгән бала акыллы булса, берничә телне белгән бала – күпкә акыллырак була.

Конкурста Яшел Үзән районы һәм Казан шәһәре балалар бакчаларыннан 14 тәрбияләнүче катнашты. Алар өчен өч тур әзерләделәр.

Беренчесе, “Шәҗәрәләр бәйгесе”, этабында чыгыш ясаган һәрбер конкурсант игътибарга лаек. Кемдер үз гаиләсен имән агачына охшатып, әби-бабаларын имән чикләвеге итеп күрсәтте, аларның шәхси әйберләрен алып килде (бабасының Коръән китабын, әбисенең чиккән кулъяулыгын, сугышта катнашкан бабаларның орден медальләрен һ.б.), кемдер туганнарын салават күпере белән чагыштырды, икенчеләре шәҗәрә агачын чәчәкләр формасында ясадылар.

Катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе шатландырды. Мондагы кием төрлелеге, декорацияләрнең затлылыгы – барысы да сокландыргыч.

Икенче турдагы викторина җиңел булмаса да, балалар татар милли ризыклар, киемнәр, орнамент элементларын, Татарстанның тарихи урыннарын әйтә белделәр.

Җыр-биюдә, сәнгатьле укуда осталыкларын яшь конкурсантлар бәйгенең өченче турында күрсәттеләр. Монда чыгышның идеясе, оригинальлеге, баланың артистлыгы исәпкә алынды.

Мәртәбәле жюри – Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Саттарова Г.Р., язучылар берлегенең вәкилләре, мәктәп җитәкчеләренең урынбасарлары, озак фикер алышканнан соң, бәйгедә җиңүчеләрне билгеләделәр. Беренче урынны Яшел Үзән шәһәре 33-нче «Алсу чәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче Әхмәтханов Нияз һәм Казан шәһәре 112 нче татар телендә тәрбия бирү һәм укыту балалар бакчасыннан Шакирова Ясминә  яулап алдылар.

“Йолдызлык” прогимназиясендә оештырылган бу бәйге тел буенча белемнәр белән чикләнеп кенә калмады. Үз татар халкы белән горурлану хисе бәйрәмдә булган бөтен кешене берләштерде.

Гөлинә Саттарова, Яшел Үзән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*