tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тел ачкычлары» бәйгесе
«Тел ачкычлары» бәйгесе

«Тел ачкычлары» бәйгесе

Яшел Үзәндә 2017 елның 22 февралендә 10 нчы номерлы “Йолдызлык” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә икенче тапкыр рус телле балалар өчен «Тел ачкычлары» дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Бәйгенең төп максаты телләр турындагы законның үтәлүе һәм татар теленә кызыксыну уяту иде.

Балаларга уңышлар теләп бәйгене мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчесе Шакирҗанова Фәридә Рим кызы ачып җибәрде.

Бәйгенең беренче турында район-шәһәребезнең төрле мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү йотларыннан 36 рус телле бала катнашты. Алар яттан татарча әкиятләр сөйләделәр. Бу этапта мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның татар авазларын дөрес әйтүләре, артистлылык, әкият эчтәлеген аңлатып бирүләренә игътибар ителде. Сайлап алынган 14 бала икенче турда үзләренең җыр-биюгә, сүз сәнгатенә осталыкларын күрсәтеп көч сынаштылар. Татар теле буенча УМК эчтәлегенә нигезләнгән викторина да бу бәйгене эчтәлеклерәк, кызыклырак, файдалырак итте.

Балаларның чыгышларын Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова, Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Рөстәм кызы Саттарова, мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Роза Әбрар кызы Сәләхова, 7нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары Резеда Кәрим кызы Зәйнуллина, 11нче номерлы «Антошка» балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Фәһим кызы Сибгатуллина, 24нче номерлы «Күкчәчәкләр» балалар бакчасы тәрбиячесе Анна Николай кызы Ефремовалар бәяләде. Жюри әгъзалары балаларның иҗади чыгышларына, татар телендә аралаша белү күнекмәләренә югары бәя бирделәр. Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова әйтүенчә, «күп телләр белгән бала зыялы, акыллы, белемле кеше булып үсә. Җәмгыятебезнең якты киләчәге өчен, полилингваль шәхесләр тәрбияләргә кирәк».

Беренче урынны 6нчы номерлы «Елмаю» балалар бакчасында тәрбияләнүчесе Чернышов Илья яулады. Ул татар телендә иркенләп аралаша белүе, артистлылыгы белән аерылып торды. Җиңүчеләргә дипломнар, татар телендәге китаплар, дискалар бүләк ителде.

«Тел – белем ачкычы, акыл баскычы», диләр. Бәйгенең исеме дә үзенә килешеп тора. Мәктәпкәчә яшьтәге рус телле балаларның татар телендә сөйләшергә омтылулары сөендерә, шатландыра.

Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче
Мөхәммәтҗәнова Эльвира Рәмис кызы
Яшел Үзән шәһәренең “Йолдызлык”
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*