tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче “Ак калфак”лары киңәйтелгән утырыш үткәрде
Теләче “Ак калфак”лары киңәйтелгән утырыш үткәрде

Теләче “Ак калфак”лары киңәйтелгән утырыш үткәрде

12 май көнне Теләче җирлекара китапханәсендә районның “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының киңәйтелгән утырышы булды.

Бу очрашуга оешманың даими әгъзаларыннан тыш хатын-кызлар проблемаларына, милли тәрбия, борынгыдан килгән гореф –гадәтләребезне саклап калу мәсьәләләренә битараф булмаган хатын- кызлар чакырылды. Монда “Ак калфак” оешмасының алда торган бурычлары билгеләнде, гаилә кору, бала тәрбияләү буенча белгечләр киңәшләрен, гореф-гадәтләрне, йолаларны үз эченә алган “Тәрбия баскычлары” дигән презентация күрсәтелде, “Ак калфак! Сихри нурың ахак!” , “Халкыбызның милли җәүһәрләре” дип исемләнгән китап һәм журналлардан торган күргәзмәләр күрсәтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*