tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче районы “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы 2018 елга нәтиҗә ясый
Теләче районы “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы 2018 елга нәтиҗә ясый

Теләче районы “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы 2018 елга нәтиҗә ясый

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы Теләче муниципаль районы “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасының 2018 елда башкарылган эше

Районда үз эченә психологлар, юристлар, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләрен алган, татар хатын-кызларының мәнфәгатләрен кайгыртучы, гаилә туган телебез, гореф-гадәтләребез, йоларыбыз сагында торучы иҗтимагый оешма матур гына үз эшен эшләп килә. Без ел башында оешманың максатларын, бурычларын, юнәлешләрен билгеләп куеп, ел дәвамында шушы план буенча эшлибез. Күп мәктәпләрдә, балалар бакчаларында укыту-тәрбия эше татар телендә, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп алып барыла. Һәр өлкәнең эш планы бу юнәлешне үз эченә алган.

2017 ел ахырында районда “Татар кызы” конкурсына старт бирелгән иде. Әлеге конкурсның зона этаплары авыл җирлекләрендә узды.

Ә инде конкурсның финал ярышлары 7 март көнне район мәдәният йортында үтте. Узган ике этапларда җиңеп чыккан сылулар 7 март көнне район мәдәният йортында үтәчәк финал ярышында очраштылар. “Татар кызы” титулына ия булачак кызны буй-сыны, кигән күлмәге буенча гына түгел, ә аш-су осталыгына ия булуы, милли йолаларны, тарихны белүенә игътибар биреп, сайлап алдылар. “Татар кызы” титулына Теләче авылыннан Шәрифуллина Илзирә Илфат кызы ия булды. Ул республикада узучы “Татар кызы” бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясады.

1 февраль көнне Баландыш авыл мәдәният йортында “Бишек җырлары –халкыбыз рухы” исеме астында тематик кичә узды.

Март аенда Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа, Шәдке , Түбән Саурыш һәм Кече Мирәтәк авылларында “Нәүрүз” бәйрәме уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылды.

21 нче февраль көнне Баландыш мәдәният йортында, халыкара «Туган тел» көне уңаеннан, укучы балалар белән, «И, туган тел, И, матур тел…» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә оештырылды. 4 нче сыйныф укучылары белән туган телебезгә карата мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар әйтеште…

21 март көнне 3 нче номерлы балалар бакчасында уртанчы төркем балалары татар халкының милли киемнәрендәге бизәкләре белән таныштыру максатыннан, татар халкының милли бизәге “ләлә чәчәге” белән таныштылар һәм күмәкләшеп рәсемнәр ясадылар. Шулай ук, әлеге балалар бакчасында “Туган якны өйрәнү” дип исемләнгән чара да узды.

5 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә хатын-кызларыбызның милли баш киеме булган яулык, шәлләргә багышланган “Шәлъулыгым иңемдә” дип исемләнгән кичә үткәрелде.

26 апрель – сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көн көнне, Теләче район мәдәният йортында “Калфак туе” бәйрәме узды. “Калфак туе” бәйрәме нәкъ менә 26 апрель көнне узуы да очраклылык түгел. Чөнки, шушындый мәҗлесләрТукай заманнарында даими оештырылып торган. Моны Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлетева истәлеклекләреннән укып беләбез. Ул заманнарда калфак бәйрәменә кызлар ак күлмәктән, ак калфактан йөргәннәр. Гомумән, ак төс хатын-кызларыбызның табигый матурлыгына, сафлыгына дәлил булып торган. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әнә шул тамырларга кайтуны максат итеп куя. Гаиләдә хатын-кызларның бурычлары, милләт язмышы, рухы, милли мирасыбызны үзебездән соң килгән буынга түкми-чәчми җиткерү – хатын-кызлар гына башкарырдай изге гамәл.
Әлеге чара башланыр алдыннан ТР “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Раесовна Идрисова проекты белән эшләнгән “Тәрбия дәресләре” фильмын карадык. Бәйрәмдә шулай ук, районда узган Габдулла Тукай шигырьләре конкурсына да нәтиҗәләр ясалды.

Татар хатын – кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Алар җеп эрләгән, шәл бәйләгән, тула баскан, келәм, ашъяулык, сөлге тукыган. Сөлгеләрне рама төрендәге гади генә туку станокларында тукыганнар. Тукылган әйберләр белән өй киендергәннәр, яшь кызлар бирнә өчен әзерләгәннәр. Шушы йолаларны истә тоту, искә төшерү максатыннан, “Киленгә бирнә әзерләү”, “Бәби йоклату” фольклор күренешләре куелды, кулъяулык чигү, түбәтәй тегу, татар ризыклары пешерү буенча мастер –класслар узды. Мастер классларны Лесной авылы клубы мөдире Гөлия Вохмина, балалар иҗат үзәге педогогы Фәния Галимзяновалар күрсәтте. Кул эшләре, татар халык ашлары һәм китап күргәзмәләре эшләде. Туган телне, миллилекне саклау, гореф –гадәтләребезне кире кайтару буенча үзеннән өлеш керткән хатын-кызларыбыз – Теләче районы буенча татар Конгрессы җитәкчесе Давлетшина Алисә Нурислам кызы, Теләче районы буенча татар Конгрессы әгъзасе, конгрессның беренче җитәкчесе- Зиннатуллина Талия Сагитовна, Теләче районы буенча татар Конгрессы әгъзасе Нурания Гильметдиновалар чыгыш ясады.

Аерым җырчылар – Сиринә Гатиятова, Илсур Шайдуллин һәм районда узган “Татар кызы” җиңүчесе Илзирә Шарифуллинаның гармунга кушылып җырлавы бәйрәмгә ямь өстәде. Аеруча “Шатлык” балалар бакчасы балаларының “Бишек җыры” н җырлап курчак йоклатуы күңелгә аеруча хуш килде.

25 апрельдә авыл мәдәният йортларында , мәктәпләрдә дә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан күп кенә чаралар – викторина, шигырь һәм рәсем конкурслары, тематик кичә –концертлар уздырылды.

9 май көнне, район халкы елдагыча бәйрәм митингына җыйналды -оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар. Бәйрәм митингысында 2000 гә якын райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Ә ул көннең иң кадерле кунаклары, билгеле инде, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары иде. Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат яңартты. Өлкәннәребезнең һәм тантанада катнашучыларның күңелен күрер өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре зур тырышлык куйды. Шушындый ук очрашу, митинглар авыл җирлекләрендә дә уздырылды. Мондый чаралар районның һәр авыл җирлекләрендә дә уздырылды.

Биектау районы Шәпше авылында май аенда «Иске Казан Түгәрәк уены» Республика фольклор фестиваль-конкурсы тугызынчы тапкыр уздырылды.
Әлеге фестивальдә быел безнең районнан Алан авылыннан гармунчы Шугаипов Гатият абый катнашты.

Июнь аенда татар халкының милли бәйрәме “Сабантуй” бәйрәмнәре гөрләп узды. Бу бәйрәмдә милли киемнәргә конкурс та ел саен узып килә. Әлеге конкурсның быелгы җиңүчеләре – Лесной авылыннан Гөлия Вохмина. Казан шәһәрендә узган Сабантуй бәйрәмендә дә катнаштык.

Шулай ук, районыбыз үзешчәннәре Чиләбе өлкәсе Кулатка да үткән Сабантуй бәйрәмендә дә бик теләп катнашты.

25 август көнне район үзәк ял паркында республика көне уңаеннан узган бәйрәм чарасында “Көз гүзәле” конкурсы узды. Әлеге конкурста 8 туташ катнашты.

25, 26,27 июль көнне Арча районында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын кызлары оешмасы уздырган семинарда катнашып, тәжрибә уртаклашып кайттык.

Армиягә бару һәр егетнең изге бурычы. Язгы чакырылышка егетләрне армиягә озату һәм каршы алу кичәләре район үзәгендә дә, авыл җирлекләрендә (Ямбулат, Урта Мишә, Югары Мәтәскә, Олы Мәтәскә) дә даими үткәрелеп килә.

Быел, җәй айларында, “Кечкенә авылда –зур концерт» проекты кысаларында, район мәдәният йорты үзешчәннәре, җырлы –биюле концерт программасы белән клубы булмаган авылларда чыгыш ясап йөрделәр.

17 август көнне Казаклар авылында , якташыбыз Равил Утәбай –Кәриминең тууына 85 ел тулу уңаеннан “Дин галиме итеп күргән халкың, фән имамы дип тә сине белә” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Бу кичәгә Уфадан Равил Үтәбай –Кәриминең кызы, оныгы һәм башка кунаклар катнашты.
Җәй айларында мәдәният хезмәткәрләре , укытучылар тарафыннан балалар белән чишмәләргә экскурсияләр һәм өмәләр оештырыла.. Чара чәй эчү һәм күңелле уеннар белән тәмамлана.

Август аенда Олы Мишә һәм Күкчә авылларында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылу тантаналары узды. “Ак калфак”лылар әлеге чарадан да читтә калмады.

15 сентябрь көнне Үзәк авыл мәдәният йортында КПССның XXV нче съезды делегаты, КПССның өлкә комитеты члены, ТАССРның “Иң яхшы сыер савучысы”, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын медале иясе Каримова Гөлбикә Галеевнаның юбилей кичәсе узды.

Балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен милли татар костюмнары белән таныштыру кичәләре еш була. Мондый әңгәмәләр милли хисләр формалашуга, аларның культурасын өйрәнүгә, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, туган илгә, туган җиргә, туган табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр.
Сентябрь аенда 2 нче балалар бакчасына зурлар төркемгә йөрүчеләр туган якны өйрәнү музеннда экскурсиядә булдылар. Музей хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алды. Алар балаларга Теләче авылы турында сөйләделәр, аннан соң музей буенча экскурсия уздырдылар, балаларга музей экспонатларын: сугыш орденнарын, көнкүреш предметларны, картиналарны, милли костюмнарны карау мөмкинлеге бирделәр. Малайлар һәм кызлар барлык экспонатларны да бик зур кызыксыну белән карадылар. Кызларны чәйникләр, кабалар, утүкләр, бишек кызыксындырса, малайларга солдат баш киемнәре һәм костюмнары, көянтә, картиналар ошады. Экскурсиядән соң балалар тәрбиячеләр белән ял паркында булып, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар. Мондый экскурсияләр балаларга патриотик һәм туган якка мәхәббәт хисе тәрбияли һәм туган авылы тарихы белән тирәнтенрәк танышу мөмкинлеге бирә.

18 сентябрь көнне үзәк китапханә залында Ибраһимова З.В. җитәкләгән “Ак калфак” хатын –кызлар оешмасының чираттагы утырышы узды. “Ак калфак”лылар яшь буын вәкилләренә миһербанлык, хезмәт сөю, күңел матурлыгы кебек асыл сыйфатларны сеңдерергә тырышалар. Гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, җәмгыятебездәге рухи, әхлакый эшчәнлектә хатын-кызның роле аеруча зур. Әлеге очрашуда Татар конгрессының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Дәвләтшина Алисә Нурислам кызы һәм районыбызның авыл җирлекләрендәге иң актив хатын-кызлары катнашты. Алар бергәләшеп гаилә, бала тәрбиясе, буйдак егетләр, яшь гаиләләр турында сөйләштеләр, 2019 елга эш планын төзеделәр.

Теләче районы “Ак калфак”
татар хатын –кызлары оешмасы
җитәкчесе  Ибраһимова З.В.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*