tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада “Ак калфак” оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтте
Түбән Камада “Ак калфак” оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтте

Түбән Камада “Ак калфак” оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтте

Түбән Кама җәмәгатьчелеге Халыклар дуслыгы йортына “Шагыйрәләр язга елмая” дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды.

Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре әзерләгән кичә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасына биш ел тулу уңаеннан, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе шагыйрәләре белән берлектә үтте.

Кичәне Халыклар дуслыгы йортының мәдәни-массакүләм чаралар оештыру бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, чараны алып баручыларның берсе Мингали Мөхәммәтшин “Ал, син, минем гөлләремне” җыры белән башлап җибәрде. Җырлы “чәчәк бәйләме” белән ачылган әлеге кичәдә катнашучыларны учреждение директоры Васыйл Хафизов сәламләде, үзенең тәбрикләү сүзендә ул барлык гүзәл затларга изге теләкләрен җиткерде.

“Оешманың төп максаты – гаиләдә халык йолаларын, туган телебезне, рухи кыйммәтләрне саклау һәм милли хәзинәбезне киләчәк буынга җиткерү”, – дип башлады үз чыгышын “Ак калфак” җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина.

Гөлсинә ханым оешманың төзелү тарихы белән таныштырып үтте, аның чишмә башында торган актив җәмәгать эшлеклеләре – кичәнең авторы һәм алып баручысы Гүзәлия Гыйбадуллина, Әлфия Хафизова, оешманың беренче җитәкчесе Зөлфирә Бигашевага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара барышында оешма эшчәнлегенә багышланган компьютер презентациясе дә тәкъдим ителде. Биш ел

алай күп вакыт булып тоелмаса да, Түбән Камада төрле өлкәләрдә хезмәт куючы егермегә якын иң актив, милләтпәрвәр хатын-кызны үзенә туплаган оешма бу чорда күп кенә чаралар оештырып, уңай нәтиҗәләргә ирешкән. Авыл җирлекләрендә “Сабантуй”, районкүләм “Каз өмәсе”, “Кичке уеннар” кебек бәйрәмнәр үткәрү, “Сүздән энҗеләр тезеп”, “Остаз”, “Сүз чүлмәге” кебек милли проектлар, “Яшь әниләр мәктәбе”, республиканың күренекле шәхесләренә багышланган очрашулар, әдәби кичәләр, Түбән Кама җирле каналында “Сездән – бүләк, бездән – теләк” тапшыруын ачып җибәрү һәм башка күп кенә күркәм эшләр бизи “Ак калфак” хатын-кызларын. Моннан тыш, якташларыбыз Мәскәү, Ижау кебек шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез, республика, Түбән Камадагы башка иҗтимагый-милли оешмалар белән дә тыгыз элемтәдә тора. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Ибраһимова җитәкчелегендәге үз ансамбльләре дә эшләп килә аларның: гыйнвар аенда җырчы кызлар үзләренең беренче чыгышларын тамашачыга тәкъдим иткән. Гомумән алганда, үтелгән елларына караганда узылган юллары күпкә озынрак һәм соклангыч! Кичә барышында оешманың иң актив әгъзалары аерым билгеләп үтелеп, аларга истәлеккә бүләкләр дә тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев ак калфаклылар турында бары тик уңай фикердә. “Оешма уңышлы гына эшләп килә, -дип әйтеп узды ул. – Киләчәктә “Ак калфак”ның авыллар белән дә тыгыз элемтә булдыруын теләр идем. Телебез, моңыбызны саклап калуда, беренче чиратта, авылларның әһәмияте зур”. Моңа өстәп, Рөстәм Мәҗит улы оешма ансамбле кызларына милли күлмәкләр тегеләчәген дә әйтеп үтте, тамашачыларны милли киемнән йөрергә чакырды. Юраган юш килә дигәндәй, районның иҗтимагый-мәдәни чараларында һәрчак актив катнашучы, бүгенге кичәне дә үзләренең матур чыгышлары белән

бизәгән Каенлы авылы хатын-кызлары Флера Гарипова, Разыя Якуповаларны берләшмәгә кабул итү фикеренә килделәр.

Гүзәл затларга мәдхия булып яңгыраган кичәнең икенче өлеше шигъри җанлы хатын-кызларга – “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре иҗатына багышланды. Гаять нечкә күңелле, иҗади хис дөньясында яшәүче һәм нәкъ ак калфаклылар кебек, милли гореф-гадәтләрне, телебезне саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү теләге белән янып яшәүче әдибәләребез иҗаты белән китапханәче Әнисә Дәүләтшина таныштырды.

“Без, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе вәкилләре сезне әлеге кичә белән тәбрикләп, якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан үзебезнең шигъри тәлгәшләребезне бүләк итәбез”,- дип мөрәҗәгать итте берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина.

Әдәби-музыкаль кичә барышында берләшмәгә йөреп, каләм тибрәтүче һәр шагыйрә иҗатына аерым урын бирелде, чарада катнашучы унбишләп каләм әһеле сәхнә түреннән язгы шигъри сәламен тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Җирдә яшәү мәгънәсе, тормыш яме, ана хакы, гүзәллеккә омтылыш, ятимлек зары, сугыш афәте һәм күп кенә башка темалар чагылыш тапты алар чыгышында.

Шагыйрәләр, актив иҗат итеп, кызганычка, бүген инде араларында булмаган, дөнья куйган каләмдәшләре Әлфирә Фәтхетдинова, Асия Николаеваларны да искә алдылар.

Кичәдә Түбән Кама яшьләренең актив катнашуы да нур өстенә нур булды. Медицина көллияте студентлары китапханә хезмәткәрләре белән берлектә бүгенге көндә башка шәһәрләрдә яшәп иҗат итүче

Түбән Кама шагыйрәләренең әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, Альбина Мортазина, Илзирә Вәлиуллиналарның хис дөньясы белән таныштырдылар.

Әдәби берләшмә эшчәнлегенә ветеран укытучы, елъязмачы, үзе дә берничә китап авторы Һәдия апа Хәбибуллина үз бәясен бирде. “Эшегезгә сокланып утырам, – дип, фикерләрен җиткерде ул. – Мин шигъриятне бик яратам, кулыма шигырь китабы килеп керсә, аны төн йокламый укып чыгам. “Кама таңнары” соңгы елларда бик активлашты, булдырасыз, иҗатыгызны һәрдаим яктыртып баручы “Туган як”ка да зур рәхмәт!”

Аксакаллар шурасы рәисе Васыйл Камалов барлык гүзәл затларга яңа уңышларга ирешүләрен, әдәби хәятта яшәүче һәрберенә иҗат чишмәләренең челтерәп агуын, саекмавын, мул сулы булуын теләде. Әдәби берләшмәнең олпат шагыйре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рифкать Имаев барлык ир-атлар исеменнән ихлас котлауларын шигъри юлларга салды, хатын-кыз гүзәллегенә мәдхия җырлады.

Гөләндәм Галиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*