tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядәге «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасының II Регионара Форумы узды
Удмуртиядәге «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасының II Регионара Форумы узды

Удмуртиядәге «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасының II Регионара Форумы узды

Удмуртия Республикасының милли автономия канаты астында эшләп килүче «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасының II Регионара Форумы узды. Форумга Татарстанның Әгерҗе шәһәренең, Әгерҗе районы Исәнбай авылының ак калфаклары һәм Удмуртия республикасы районнарыннан гүзәл затларыбыз килгән иде. Бу Форум кысаларында калфак тегү һәм колакчын чигү буенча остаханәләр узды. Хатын-кызларыбыз остаханәләрдә чигү һәм тегү буенча осталыкларын тагын да баеттылар. Форумның төп бизәге – “Бишек туе” булды.

“Бишек туе” – халыкның рухи байлыгының иң якты чагылышы. Элек-электән калган гореф-гадәт. Бишек ул һәрбер милләтнең йөзек кашы булып кала. Әйе, чыннан да, бишек булган йортта әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне кадерләп саклау бар дигән сүз. Алар аша буыннар буынга тоташып, кайчандыр әнисе яки әтисе үскән бишектә, аларның тән җылысын тоеп хәзер йөрәк җимешләре изрәп ята. Залда төрледән-төрле бишекләр бар иде. Бишекләрнең үз тарихы, үз исеме: тал бишек, сиртмәле бишек, киндер бишек. Бишек туе күп йолаларны үз эченә ала: кызның әнисе – төп кодагый — мендәр, юрганнар белән килүе, баланың бишегенә тәңкә салуы, икенче кодагыйның күз тимәсен өчен миләш ботагы куюы, баланы май һәм бал белән авызландыруы, сабыйны әтисенең күлмәгенә төрүе.

Исем кушу йоласы – “Бишек туе”ның күркәм бизәге булды. Бәйрәм татар халкының борынгы йолалары һәм дини караш белән үрелеп барды. Исмәгыйль хәзрәт хатын-кызларыбызга бик файдалы мәгълуматлар җиткерде.

107нче балалар бакчасы сабыйларының бишек җырлары, бишек биюләре бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Ә бәйрәм ахырында һәрбер килгән кунак үз җирлегенә генә хас татар халык ашларын тәкъдим итте.

Татар өендә бишек, гадәттә, түр башында тирбәлә, өй эчен-дәгеләрнең бөтен игътибары шул бишектә – якты өмет-хыяллар да, гасырлардан килгән җыр-моң да, елмаюлар да, күз яшьләре дә…

Бишекле өйнең эче нурлы, бишекле өйдә җыр-моң өзелми. Бишекле өйнең киләчәге бар!

Бриллиант Абдрахманова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*