tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Ак калфак” оешмасы татар мәдәни үзәген ачты
Уфада “Ак калфак” оешмасы татар мәдәни үзәген ачты

Уфада “Ак калфак” оешмасы татар мәдәни үзәген ачты

27 март көнне Уфада татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тантаналы рәвештә бик күркәм мәдәни үзәк ачты. Ул һәммә татар оешмалары вәкилләре дә җыела торган милли үзәккә әвереләчәк дип әйтелде.

Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасына ике ел элек булдыклы эшкуар Люция Вафина сайлап куелгач, милли-мәдәни хәят сизелерлек җанланып китте. Байтак кына районнарда аның җирле бүлекләре дә эшли башлады. Бу исә оешманың эшчәнлеге даирәсен тагын да киңәйтә.

“Ак калфак” тарафыннан соңгы ике елда өр-яңа проектларга башлангыч салынды. “Минем гаиләм татарча сөйләшә”, “Үрнәкле татар гаиләсе”, “Калфак чигәбез” кебек һәм башка чаралар хәзер даими оештырылып килә. Оешма җитәкчелеге аеруча яшьләр арасында аңлату эшләрен алып баруны алга куя. Туган телгә, гореф-гадәтләргә сөю тәрбияләү эшнең үзәгендә.

Һәм менә Люция ханым Вафина чираттагы һәм күптәнге зур хыялын тормышка ашырды. Уфа үзәгендә, Коммунистик урамында үзенең тырышлыгы белән дә төзелгән алты катлы мәһабәт бинаның беренче катында татар милли үзәген ачты ул. Әлеге тантанага Башкортстанның төрле районнарыннан “Ак калфак”ның җирле бүлекләре вәкилләре, дистәгә якын татар милли оешмалары җитәкчеләре, милләт зыялылары чакырылды.

Казаннан да хөрмәтле кунаклар бар. Бөтендөнья Татар конгрессының татар эшкуарларына ярдәм ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, “Сөембикә” журналы баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Башкортстан татарлары шатлыгын уртаклаша.

Татар милли үзәген тантаналы ачу биредә 2 мең татар китабын туплаган китапханәне ачудан башланды. 1 мең китапны Бөтендөнья Татар конгрессы бүләк иткән. Калганын Люция Вафина һәм аның фикердәшләре үз рухи хәзинәләреннән җыйнап китергән. Бирегә теләгән һәммә кеше килеп укып та утыра алачак, өйләренә яздырып та алу мөминлегенә ия булачак. Киләчәктә Татарстанда һәм Башкортстанда чыгучы газет һәм журналларны да яздырту карала.

Люция Вафина әйтүенчә, якын арада биредә “Ак калфак” танышу клубы да үз эшен башлый. Татар яшьләрен кавыштыруга үз өлешен кертер ул. Шулай ук бер бүлмәдә милли киемнәр тегү һәм чигү остаханәсе булдырыла. Бераздан татар милли ашханәсе һәм тамашачылар залын да ачу ниятләре бар. Ә иң изге теләкләре – киләчәктә биредә барлык татарларны берләштерерлек көчле үзәк булдыру. Татар әдипләре белән очрашулар оештыру, сәнгать осталарының кичәләрен үткәрү дә милли үзәкне җанландырачак.

Фойедагы диварлар да буш тормаячак. Алар һәрдаим татар рәссамнары һәм фоторәссамнары күргәзмәләрен оештыру өчен бик җайлы итеп җиһазландырылган. Ә беренче күргәзмәне әлеге тантанада ук Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов ачты.

Аның динебез ислам темасына язылган “Икърар” картиналары сериясеннән иҗат эшләре эленгән. Ә иң зур эше – өч өлештән торган “Ефәк юлы” триптихы биредәге бер диварны һәрчак бизәп торачак дип әйтелде.

Чыгыш ясаучылар әлеге мәдәни үзәкнең ачылуын югары бәяли. Казан кунагы Кадрия Идрисова сүзләренчә, бу – тарихи вакыйга һәм ул Башкортстан татарларын берләштерү урыны булырга тиеш. Люция Вафина кебек җитәкчеләр күбрәк булса, милләтебезнең киләчәге өметле, андый шәхесләр халкыбызның ныклы терәге һәм таянычы диде Азатлыкка Кадрия ханым. Әлеге чарага Бөтендөнья Татар конгрессы исеменнән байтак бүләкләр дә алып килгән ул.

Милли үзәкне ачу тантанасына килүчеләр арасында республикадагы башка татар оешмалары вәкилләре дә күп. Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов, Башкортстан Татар конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, “Сәхипҗамал” оешмасы рәисәсе Ләйсән Сираева, “Рамазан” милли-агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов һәм башкалар татар китапханәсенә байтак китаплар һәм күргәзмә әсбаплар да бүләк итте.

Зур бәйрәмгә әверелгән чара татар җыр-моңнары һәм дәртле биюләр, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләр белән үрелеп барды. Ә истәлекле кичәгә ноктаны “Туган тел” җырын бергәләп башкару куйды.

Фәнис Фәтхи, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*