tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Ак калфак”ның киңәйтелгән утырышы узды
Уфада “Ак калфак”ның киңәйтелгән утырышы узды

Уфада “Ак калфак”ның киңәйтелгән утырышы узды

Уфада 2нче октябрь көнне Башкортстан региональ иҗтимагый татар хатын-кызлар берләшмәсе үзенең киңәйтелгән утырышын уздырды. Көн тәртибендә беренчедән «Җырлыйк әле» фестиваль-концертына йомгаклар ясау, җиңүчеләрне котлау булса, икенчедән  татар халкының милли үзенчәлеген саклау стратегиясен үтәү буенча алда торган бурычлар турында фикер алышу булды.

Кичәгә Казаннан мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Чакырудагы беренче пункт буенча Бөтендөнья татар Конгрессының комитет җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова «Җырлыйк әле» фестивале  җиңүчеләренә БТКның дипломнарын һәм бүләкләрен тапшырды. Ак калфак җырын иң оста башкаручы бәйгесендә Гран-прины «Милли аваз» фольклор төркеме алды.

Утырышка «Ак калфак» оешмасының Башкортстандагы бүлекчә җитәкчеләре дә килгән иде. Аларга Кадрия Рәис кызына үз сорауларын һәм үтенечләрен турыдан туры җиткерү мөмкинлеге булды.

Чакырудагы 2-нче пункт буенча Кадрия Рәис кызының чыгышы 2021 елның эш планына өстәмә пунктлар кертү каралды.

Кичәнең йомгаклау өлешендә «Ак калфак» оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Вафина Люция Ябир кызын 70 яшьлек юбилее белән котладылар. Тантанага Бөтендөнья татар Конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиле Альфред Дәүләтшин катнашты. Ул «Ак калфак» оешмасының эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм киләчәктә дә бергә хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде.

Рүзил Имамов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*