tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендэ «Ак калфак» очрашты
Ульяновск  өлкәсендэ «Ак калфак» очрашты

Ульяновск өлкәсендэ «Ак калфак» очрашты

26 февральдә Ульяновск  шәһәренең татар мәдәният үзәгендә беренче тапкыр Чуашстан татарларының Ульяновск өлкәсендә мәдәният көннәре булып үтте. Ике автономия арасында үзара дус мөнәсәбәткә, аралашып эшләүгә шартнамә төзелде. Шул ук вакытта Ульян өлкәсендә озак еллардан бирле эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы белән Чуашстанда күптән түгел генә үзенең эшчәнлеген башлаган «Ак калфак» оешмасы вәкилләре түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрде.

«Ак калфак»лылар «Глобальләштерү шартларында татар гаиләсендэ гореф-гадәтлэрне саклау юллары» н эзләделэр. Ульяновскида гомер итүче татар хатын-кызлары үз милләтләрен үстерүгә, яшьләрне татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыруга зур игътибар бирә. Оешманың җитәкчесе Кәримә ханым Алиуллина үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте. Һәркем үзенең уй-фикерләрен әйтте. Чуашстанның «Ак калфак» җитәкчесе Ишмуратова Сания Мәүлет кызы да үзләренең эшне ничек башлап җибәрүләре, нинди чаралар үткәрүләре турында сөйләде. Беренче адымнар ясаганда, Кәримә ханымның ярдәм итүен искә алып, аңа олы рәхмәтен белдерде һәм оешмага картина бүләк итте.

Үз чиратында Кәримә ханым да, аларга зур уңышлар теләп, үзенең бүләкләрен тапшырды.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары бердәм булып, милләтебезне саклап калу өчен зур эш алып баралар. Түгәрәк өстәл артында сөйләшкәндә, бу бик ачык күренде. Аларны бик күп мәсьләләр борчый: катнаш никахлар да, мәктәпләрдә татар теленең өйрәнелмәве дә, татар халкының үз киемнәре булмавы да. Без бу очрашудан бер-беребез өчен файдалы булган күп мәгълүматлар алдык. Киләчәктә дә мондый очрашулар булсын иде дигән теләк белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*