tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы
V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

13-15 апрельдә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтәчәк.

Форумны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әзерли.

Әлеге җыенга Россия Федерациясе төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан да, чит илләрдән 350-400 делегат һәм кунак катнашачак дип көтелә.

Программада 13 апрель көнне Татарстанның дүрт райтны: Балтач, Арча, Яшел Үзән һәм Биектауга барып, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш көнкүреше белән танышу, “Бишек туе”ның үткәрү тәртибе өйрәнү каралган. Тинчурин исемендәге театр бинасында пленар утырыш һәм Казан ратушасында “Калфак туе” 14 апрель дә булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*