tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмәдә сәйлән белән чигү серләрен өйрәнмәкче
Яңа Чишмәдә сәйлән белән чигү серләрен өйрәнмәкче

Яңа Чишмәдә сәйлән белән чигү серләрен өйрәнмәкче

5 нче февраль көнне Татарстанның Яңа Чишмә районы хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының чираттагы мастер – классына җыйналды.

Ул районыбызның сәйлән белән чигү осталарына багышланды: алар үзләренең чигү серләре белән фикер алыштылар, сәйлән белән “Калфак” чигү буенча мастер-класс үткәрелде. Аны “Ак калфак” оешмасының кул эшләре остасы Гарифуллина Гөлзидә күрсәтте, ул үзенең калфак чигү ысуллары белән таныштырды. Фойеда кул эшләреннән торган күргәзмә оештырылды: сәйлән белән эшләнгән калфаклар, шома чигеш ысулы белән чиккән кульяулыклар, шакмаклап чиккән картиналар һ.б.

Соңыннан Нәзирә Ибраһимова “Чәкчәк пешерү” мастер – классында алган тәҗрибәсен кулланып пешергән бавырсагы белән ханымнарны сыйлады.

Илсөяр Дәүләтшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*