tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә чәкчәк пешерү остаханәсе
Яшел Үзәндә чәкчәк пешерү остаханәсе

Яшел Үзәндә чәкчәк пешерү остаханәсе

19 нчы май көнне 1 номерлы Лицей базасында Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе тарафыннан оештырылган татар милли ашларын пешерү буенча осталык дәресе булып узды. Чараның максаты – татар милли ризыкларына кызыксыну уяту һәм аларны пешергә өйрәтү иде.

Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессының һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе бюро әгъзалары, Татарстан Республикасы яшьләренең аграр оешмасы вәкиле, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, шәһәр һәм район балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр, мәктәпләрдән педагоглар, пешекчеләр катнашты. Барлыгы 30 кеше иде.

Осталык дәресен районбызның иң оста пешекчеләре алып барды. 31 нче номерлы “Чишмә” балалар бакчасының пешекчесе Роза Гисматуллина гөбәдия пешерергә өйрәтсә 1 нче номерлы Лицейның пешекчеләре Роза Гарифуллина һәм Римма Садриевалар кош теле, урама, гөлбанак, роза чәчәге һәм татлы пешерү серләренә төшендерделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова бу чараның гореф-гадәтләребезне саклап калуга, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертәчәгенә аеруча әһәмият биреп әйтте.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова татар халык ашларының үзебездә дә һәм чит җирләрдә дә бик яратып әзерләнүен һәм кулланулары турында сөйләде. Шулай ук әбиләребез әзерләгән төче күмәч, бавырсакка да тукталды. Һәм бу ризыкларны әзерләүне яшь буынга җиткерергә кирәклегенә басым ясады.

Милли мәcьәләләр буенча методист Роза Салахова:”Мондый чаралар конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләүдә бер юнәлеш булып тора”,- диде.

Казаннан чәк-чәк пешерү серләренә өйрәнеп кайткан Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы бюро әгъзасы Эльвира Мөхәммәтҗанова үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Чара мәдәни программа белән әзерләнгән иде.1 нче номерлы Лицей директоры Светлана Кудрявцева бу осталык дәресенең шушы уку йорты кысаларында үтүе очраклы булмавы турында сөйләде. Һәм сәламләү өчен сүзне үзенең укучыларына бирде. Алар шундый матур итеп саф татарча гармун уйнап биеп – җырлап чыгыш ясадылар. Ә Акъегет урта мәктәбеннән килгән укытучы Рәшидә Борһанова моңлы тавышы белән чәй табыны янында кәефләребезне күтәреп җидәрде.Катнашучылар осталык дәресеннән күп яңалыклар алып өйләргә таралыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*