tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә “Тел ачкычлары”
Яшел Үзәндә “Тел ачкычлары”

Яшел Үзәндә “Тел ачкычлары”

1 март көнне 10 нчы номерлы “Йолдызлык” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә “Тел ачкычлары” дип исемләнгән муниципаль бәйге үткәрелде. Төп максат: бер яктан телләр турындагы законның үтәлүе булса, икенче яктан татар теленә кызыксыну уяту иде.

Беренче турда Яшел Үзән шәһәренең (Татарстан) төрле бакчаларыннан балалар катнашты. Сайлап алынган унбер бала икенче турда үзләренең татар телендә аралаша белүләрен, җырга, биюгә, сүз сәнгатенә осталыкларын күрсәтеп көч сынаштылар.

Чарада мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гелинә Рөстәм кызы, 7 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары Зәйнуллина Резеда Кәрим кызы, татар теле тәрбиячеләренең муниципаль методик берләшмә җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Гөлнара Фәрит кызлары катнаштылар һәм балаларның чыгышларын бәяләделәр.

– Яшел Үзән шәһәре һәм районында телен өйрәнү буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеларыннан ук уку – укытуның төрле методлары аша балаларга җиткерелә, ә бүгенге чара моның ачык мисалы булып тора, – диде Роза Әбрар кызы.

Комиссия әгъзалары балаларның иҗади чыгышларын, тапкырлыкларын һәм татар телендә аралаша белү күнекмәләрен югары бәяләделәр. Абсолют җиңүне 11 нче номерлы балалар бакчасыннан Филкина Алина яулады. Барлык балаларга да дипломнар һәм бүләкләр ташырылды.

Бу чараның югары дәрҗәдә, бар яктан да уйланып эшләнүе тагын бер кат тәрбияче – педагогларның системалы эш алып баруларын күрсәтә дип тәмамлады сүзен Гөлинә Рөстәм кызы. Соңыннан ул үзенең махсус бүләген уңышлар теләп мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчесе Шакирҗанова Фәридә Рим кызына тапшырды.

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы, күп телләр белү- ул зур байлык, хәзинә. Юкка түгел “Тел – белем ачкычы, акыл баскычы” – диләр. “Тел ачкычлары” бәйгесе алдагы елларда да дәвамлы булыр һәм әһәмияте тагын да артыр дип өметләнәбез.

Татар телен өйрәтү буенча тәрбияче

Мөхәммәтҗәнова Эльвира Рәмисовна

Яшел Үзән шәһәренең “Йолдызлык”

мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*