tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йолаларыбыз онытылмасын иде, ди Тубылгы Тау халкы
Йолаларыбыз онытылмасын иде, ди Тубылгы Тау халкы

Йолаларыбыз онытылмасын иде, ди Тубылгы Тау халкы

28 март көнне Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында (Татарстан, Яңа Чишмә районы), “Ак калфак” хатын кызлар оешмасы тарафыннан, “Әбиләрдән калган йолалар” диеп исемләнгән фольклор кичәсе узды. Әлеге чараның төп максатлары булып балаларны халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе, тарихы, әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте белән таныштыру; өмәләр, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру; милләтебезнең асылын чагылдырган әсәрләрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту;  халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү иде.

Мәдәният йорты сәхнәсендә татар халкының ике йоласы күрсәтелде: “Утырмада” һәм “Сепарат аерту йоласы”.  Беренче йоланы мәктәп укучылары сәхшәләштерде (җитәкчесе Р.Нәбиуллина), икенче йола мәдәният йорты үзешчән артистлары көчләре белән куелды, җитәкчесе А.Вафина. Кичә барышында тамашачы белән интерактив аралашу үткәрелде. Кызыклы сораулар, викторина үткәрелде. Тубылгы Тау авылында “үлеп” бара торган йолалар турында сораулар кузгатылды. “Сөннәт боткасы”, “Кияү мунчасы”, “Бәбәй ашы” кебек йолаларны да халыкка җиткерергә, онытмаска,  саклап калырга  һәм үстерергә дигән фикер белән, бик канәгатьләнеп өйләребезгә таралыштык.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*