tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ырынбурда “Туган авылым” бәйгесе
Ырынбурда “Туган авылым” бәйгесе

Ырынбурда “Туган авылым” бәйгесе

29 нчы июльдә РОО ОТНКА һәм Ырынбур өлкәсендәге “Ак калфак” оештырган татар милли гореф-гадәтләре һәм йолалар буенча ” Туган авылым ” исемле беренче төбәк фестиваль-конкурс гөрләп узды.

“Чын мәгьнәсендә татар милли бәйрәме булды!” – дип язалар Ырынбурдан. Бәйгедә катнашучылар “Бәхет туе”, “Кичке урам уеннары”, “Сырган юрган”,
“Килен сандыгы “, “Килен каршы алу”, “Тан суы “, “Исем кушу”, “Печән өсте” кебек йолаларны күрсәттеләр. Ә тамашачылар һәм жюри әгьзәлары рәхәтләнеп карадылар, үзләренең билгеләрен куйдылар. Бу чара 150 гә якын кеше жыйды. Иң мөһиме – катнашучылар арасында да, караучылар арасында да балалар куп иде. Бергәләшеп зал ана телебездә аралашып, жырлап-биеп утырды!

Шундый чараларны күбрәк уздырсак, гореф-гадәтләребезгэ таянып яшәсәк, безнен милләтебез мәңге яшәячәк, дип яза ырыбурлылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*