tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум эшен дәвам итә
Форум эшен дәвам итә

Форум эшен дәвам итә

Бу минутларда “Милли тормыш һәм дин” татар дин әһелләре форумы эшендә катнашырга теркәлгән делегатларның саны 1000 якын кеше.  Төшке аштан соң алар  “Казан” милли мәдәният үзәгендә — “Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге”, ТР Фәннәр академиясендә — “Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге”, ТР Мәдәният министрлыгында — “Мәчет һәм татар гаиләсе”,  Россия Ислам институтында  “Ислам дине һәм күпкырлы матбугат” исемле секция утырышларында катнаштылар. Ә кичен Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында спектакль караячаклар. Иртәгә шул ук театр бинасында Форумның пленар утырышы узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*