tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ык буе авыллары Сабан туе быел Азнакайда узачак
Ык буе авыллары Сабан туе быел Азнакайда узачак

Ык буе авыллары Сабан туе быел Азнакайда узачак

Ык елгасы буенда урнашкан 14 районны берләштерүче Сабан туе быел Азнакай районында үтәчәк. Анда Татарстан, Башкорстан республикалары һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан кунаклар җыела. Бу хакта “Татар-информ”га Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы эшмәкәре, “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте.

“Татарстан белән Башкортстанны Ык елгасы гына аерып тора. Без – бер халык, дус-тату яшәргә тиешбез. Әмма соңгы елларда Башкорстан да, Татарстан да үз тормышы белән яши башлады. Хәтта күршеләр дә үз тормышы белән генә яши, бер-берсенә йомышка керми. Мине борчыганы да шушы. Халыкны ничек тә урамга чыгарырга, берләштерергә, дуслаштырырга кирәк. Шул максаттан былтыр без туган авылым Төмәнәктә Ык буе авыллары Сабан туе уздырдык”, – диде Фәнир Галимов.

Бәләбәй районыннан башланган Ык елгасы, Оренбургны колачлап, Татарстанның Актаныш районына кадәр барып җитә. Ык елгасы буенда 14 татар районы урнашкан.
“Менә шушы ут күршеләр белән борын-борыннан килгән Сабан туйны бергә җыелып үткәрү иде минем теләгем. Беренче коймак төерле була диләр, бәлки, бездә дә җитешсезлекләр булгандыр. Инде менә икенче Сабан туена кимчелекләрне төзәтербез”, – ди эшмәкәр.

График буенча быел Ык буе авылларының икенче Сабан туе Азнакай районында үтәчәк.
“Район инде әзерлек эшләрен башлады дип беләм. Без башкарып чыкмаган якларны алар төзәтер дип уйлыйм. Бигрәк тә авыл хуҗалыклары өчен кирәкле бу чара. Без анда үзебезнең атларны чабыштырабыз, эшмәкәрләр очраша, җитештергән продукция белән сату итә, күргәзмәләр белән таныша алабыз. Иҗади коллективлар да тәҗрибә туплый”, – ди “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе.

Ык буе авыллары Сабан туен киләсе елга Оренбург өлкәсендә үткәрү күздә тотыла. Аннан соң эстафета кабат Башкортстанга әйләнеп кайтачак.
Исегезгә төшерәбез, Ык буе авыллары Сабан туе былтыр беренче тапкыр 22 июль көнне узды. Сабан туй өчен махсус гимн да иҗат ителгән иде. Аның сүзләрен Фәнир Галимов, көен композитор Рамил Чурагул язган. Җырны Фән Вәлиәхмәтов башкара.
Былтыр Сабан туй батыры – Минзәлә районы көрәшчесе Ришат Гайнетдинов – тәкә һәм Татарстан Республикасы Президенты бүләге – “Лада Гранта” машинасына лаек булды.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/09/157695/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*