tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абрек Абзгильдин вафат
Абрек Абзгильдин вафат

Абрек Абзгильдин вафат

77 нче яшендә Татарстан Республикасының халык, РФнең атказанган рәссамы, ТАССРның һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Абрек Әмир улы Абзгильдин вафат булды.

Абрек Абзгильдин 1937 елның 1 мартында Башкортстан АССРның Баймак эшчеләр бистәсендә туган. 1965 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлагач, В.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать инстиутында белем ала.

1970 елдан бирле А.Абзгильдин Казанда яши. 1974 елда Татарстан Рәссамнар берлегенә кабул ителеп, 1993 елда аның рәисе булып сайлана һәм 2008 елга кадәр әлеге иҗади оешма белән җитәкчелек иттә.

1997 елда “Г.Тукай”, “Дәрдемәнд” әсәрләре сериясе һәм “Б.Урманче” триптихы өчен рәссамга ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. РФнең Сәнгать академиясе әгъза-мөхбире А.Абзгильдин, шулай ук, Россия сәнгать академиясенең алтын һәм көмеш медальләре, ТР Мәдәният министрлыгының Б.Урманче исемендәге премиясе иясе. Татарстан Республикасы аны “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкли.

Сәнгать сөючеләр А.Абзгильдинның төп әсәрләреннән Казанда нәкышь һәм керәч белән “Революция”, “Сабантуй” темасына диварлары бизәлгән җәмәгать биналарын белә, “Башкорт Сабан туе”, “Тукай төше”, “Тукай”, “Г.Тукай һәм Шүрәле”, “Сәнгать белгече М.Алпатов”, “София Гобәйдуллина”, “С.Сәйдәшев” картиналарын; антик мифология темасына рәсемнәр циклы, декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге һ.б. әсәрләре белән таныш. Абрек Абзгильдин хезмәтләре Татарстанның Сынлы сәнгать һәм Милли музейларында, “Казан” милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Уфаның М.В.Нестеров исемендәге Сәнгать музеенда, Нукус шәһәрендә Каракалпакия Сынлы сәнгать музеенда, Германия, Голландиядә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Абрек Абзгильдин белән хушлашу бүген, 26 декабрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә үтте.

Один комментарий

  1. Гульсина

    Земфира и Алсу вдохновляли старика
    (см. портреты по ссылке)
    https://tatar-congress.org/ru/blog/ushel-iz-zhizni-izvestnyy-hudozhnik-abrek-abzgildin/
    а нам ближе Ришат Тухватуллин “Тынлачы сандугач”!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*