tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Адиләнең татар музыкаль курчаклары
Адиләнең татар музыкаль курчаклары

Адиләнең татар музыкаль курчаклары

Яшел калфагын кырын салган Алия  «Сәлам! Җырла минем белән!» ди дә сузып җибәрә. Ул җырлап бетерүгә, зәңгәр камзуллы Зарифа әкият сөйли башлый. Ул арада Сафия бишек җыры көйләп җибәрә. Аңа Камилә дә кушыла. Әнисә исә чыркылдап көләргә ярата. Айшә –  тыйнак кыз «Әссәламегаләйкүм!» дип  исәнләшә дә нәшид көйләп күрсәтә. Ә Салават монда – бердәнбер егет, ул «Туган тел»не яттан белә, «Алмагачлары»н да яңгыратып җырлый ала.  Болар – Адиләнең курчаклары, аның татарча сөйләшә, җырлый, көлә белә торган курчаклар дөньясы! Курчаклары бик төрле, камзуллары, калфаклары белән генә түгел, холык-фигыльләре белән дә аерыла. Адилә бигрәк гаҗәпләндерә: ничек шушы руслашып ук беткән Мәскәү кызы күңелендә бу милли курчаклар дөньясы ярала алды икән? Күңелендә генә калмаган, ул бит аларны терелткән, күп балаларны сөендереп, куенга кысарлык кыяфәттә барлыкка да китергән.

Чыгышлары белән Түбән Новгород ягы мишәрләреннән булган Адия һәм Шамил Гая­зовлар гаиләсендә ике кыз бала үсә – Диана белән Адилә. Озак еллар Мәскәүдә яшәгән әти-әниләре үзләре дә туган телне онытып бетергән диярлек, ә балалар аны бөтенләй дә белми… Туган телне белмәсәләр дә, үзләренең татар кызлары икәнен онытмыйлар, йөрәкләре, күңелләре белән кайчан да булса тамырларга кайтачакларын тоеп яшиләр һәм башка татар балаларының үзләре кебек телебезне онытмавын телиләр. Бу теләк  «Татар курчагы» проекты булып дөньяга ташып чыга. Белемнәре бөтенләй башка юнәлештә булса да, алар аптырап калмый, барысына да өйрәнә. «Әгәр теләгең көчле булса, аны тормышка ашыруда берни дә киртә була алмый», – ди Адилә, ул көннәрне искә алып. Башта Мәскәүдәге китап­ханәгә барып татарча балалар китаплары эзлиләр. Алар тапкан китап фольклор әсәрләре җыентыгы булып чыга. Бала истә калдырырлык булсын дип кыска-кыска матур яңгырашлы шигырьләр сайлыйлар, җырчы кыз чакырып, җырларны яздыралар.  Кызлар теләсә кайсы уенчык кибетендә тулып яткан бер үк хиссез чырайлы пластик курчакларны кабатламаска була. Бала кулына алып кочарлык йомшак, сөйкемле, җылы, туган телдә сөйләшә торган курчаклар ясарга тели алар. Ясыйлар да! Аларның курчаклары киҗе камык, йон кебек табигый тукымалардан тегелә, чәчләре дә йон тукымадан ясала, пластик бөтенләй диярлек кулланылмый. Мондый курчаклар  балага  аллергия бирми. Өсләренә бәби итәкле матур күлмәкләр, ыспай камзуллар, нәкышлы калфаклар тегеп киертәләр.

Әлбәттә, мондый курчакны ясау процессы катлаулы. Берсен ясау өчен 8-10 сәгать вакыт китә. Өстәвенә, барлык эш тулысынча кулдан эшләнә. Мондый курчакның бәясе инде арзан була алмый. Тагын шунысы да бар: курчакны сөйләштерә торган музыкаль җиһазлар Россиядә бөтенләй җитештерелми, Кытайдан кайтарырга туры килә. Чин иле белән эш йөртүнең исә үз катлаулылыклары бар – дүрт ел буе эшләгән тәэминатчыларың да күзгә төтен җибәрергә мөмкин. Бер юлы әйбәт тауар җибәрсәләр, икенче партиясе брак булып чыга. Бу эш файда китерсен өчен яки зур күләмдә җитештерү оештырып, тегүчеләр ялларга, яки җан таләбе буларак эшләвеңне дәвам итәргә…

Кызларны бөтен Россиядән булган сатып алучыларның рәхмәтләре канатландыра, аларга  курчакларның балаларының иң яраткан уенчыгына әйләнүе турында еш язалар. Курчак ясаучы кызлар үзләренең «Татар музыкаль курчагы» (инстаграмда – @tatarkukla)  бренды белән Казанда үткән «Татар сувениры» конкурсында җиңү дә яулый. Ләкин милли курчаклар ясау никадәр генә җаннарына яткан шөгыль булмасын, кызлар бүген бу проектны ябарга уйлый. Чөнки җитештерү барышы катлаулы, күп вакытны ала, ә күпләп заказлар юк диярлек, иң зур заказлары 25-30 курчактан артмый. Шуңа күрә дә әгәр кем дә булса бу эшне дәвам итәргә теләсә, кызлар хезмәттәшлеккә әзер, брендны ышанычлы кулларга тапшырыр­га каршы түгел алар. Күп көч, җан җылысы кергән проектны ябуы бик авыр алар өчен. Дүрт ел эчендә кызлар 500 дән артык милли курчак саткан, бүген дә курчакларны әле сатып алырга була. Ә мин исә әлеге сөйкемле, әдәпле, күз явын алырлык курчакларның һәр балалар бакчасында, һәр тәрбияче апаның кул астында булуы хакында хыялланам. Нәни балаларыбызның теле дә туган телдә сөйләшүче курчак белән уйнап ачылсын иде ул. Сабый чактан ук күңелләренә үз телебезнең җылысы сеңеп калыр иде.

Эльмира Сираҗи

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*