tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ает минем йөрәгемдә!”
“Ает минем йөрәгемдә!”

“Ает минем йөрәгемдә!”

Башкортстанның Бишбүләк районында  яугир шагыйрь Фатих Кәримнең туган авылы Аетның 250 еллыгына багышланган чаралар зурлап үткәрелде. XVII гасырның икенче яртысында Минзәлә өязеннән (хәзерге Сарман районы) күчеп килгән 12 авыл арасында атаклы   Ает, Дүсән (Бишбүләк районы), Миякәдәге Җилдәр, Кәркәле, Баязит кебек абруйлы авыллар үзләренең фидакарьлеге, милли рухы, ата-бабалар  рухына тугрылыклары белән аерылып торалар. Юбилей уңаеннан авылның тарихы, данлыклы шәхесләре, матур традицияләре турында  затлы китап чыгарылган. Яхшы сыйфатлы кагәзьдә бастырылган  һәм төсле рәсемнәр белән бизәлгән бу китапны әзерләүдә авыл зыялылары катнашкан. Китапны чыгару өчен җаваплы кешеләр Гөлфия Дәүләтшина, Рәйсә Хафизова, басманың  мөхәррире Римма Солтанова, җыентыкка кызыклы язмалар, тарихи документлар биргән авторлар бу китапны тирән мәгънәле, югары сыйфатлы басма буларак дөньяга күрсәтү өчен күп көч салганнар.

Ает 250 Китап обложкаБәйрәм “Ает минем  йөрәгемдә” китабын тәкъдир итү белән башланып китте.  Ает авыл җирлеге хакимияте башлыгы Рәсил Гыймазетдинов бу китапны бастыру  өчен  кирәкле матди чыгымнарын үз өстенә алган  Рамил Кыямовка  рәхмәт белдерде. Мегион шәһәрендә яшәүче Ает кешесе,  «Сибнефтегазстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең финанс директоры Рамил Рәсим  улы үзе бу бәйрәмгә кайта алмаса да, аңа  рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр химаяченең әнисе Галия  апага тапшырылды. Китап туенда авылдашлар, Казаннан, Уфадан һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Китап бәйрәменнән соң җыелган халык авыл үзәгендә изге урыннарга барып, сугышта һәлак булган якташлар һәйкәленә һәм Ф.Кәрим йорт-музее  каршына куелган шагыйрь сынына чәчәкләр салдылар.

  Кичке сәгать биштә авыл юбилеена багышланган  тантаналы кичә башланып китте.  Анда  Бишбүләк район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин, Башкортстан Дәүләт җыелышы депутаты, ике республиканың халык артисты популяр җырчы Айдар Галимов, Фатих Кәримнең  кызы Ләйлә ханым Кәримова, шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагол, Ает авылы тарихын язган ветеран укытучы Камил Хәмитов, Бишбүләк районының Уфадагы якташлык оешмасы җитәкчесе Рим  Галимов һәм башкалар чыгыш ясадылар. Авыл сәхнә осталарының җыр-биюләре белән үрелеп барган бу кичәдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының тәбрикләве яңгыратылды. Узган елда Фатих Кәримгә багышланган  “Күзләреңнән үбеп” (Ренат Харис пьесасы буенча Минзәлә дәүләт  драма театры сәхнәләштергән) спектаклен Ает, Бишбүләк, Усак Кичү авылларында күрсәтүдә, Ф. Кәрим көннәрен оештыруда, шагыйрьнең 100 еллык юбилееын үткәрүдә, аның истәлеген мәңгеләштерүдә, милли-гореф гадәтләрне саклауда   хезмәт куючыларга рәхмәт  йөзеннән район хакимияте башлыгы Наил Гатауллинга, Ает урта мәктәбе директоры Илмир  Шафиковка, Ает авыл җирлеге хакимияте башлыгы Рәсил Гыймазетдиновка, биредәге Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизовага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров имзалаган рәхмәт хатлары  һәм махсус бүләкләр  тапшырылды. Ает авылына багышланган китап чыгару чыгымнарын үз өстенә алган химаяче Рамил Кыямовка тиешле рәхмәт хаты һәм махсус бүләк Рамил Рәсим улының әнисе  Галия  апага тапшырылды.

  Ает бәйрәмендә нәкъ 50 ел элек монда урта мәктәп тәмамлаган  якташлар –хәрби очучы, полковник Гаяз Галимов,  Бишбүләктә озак еллар район суды рәисе булып  эшләгән Муса Галиев, элек Үзбәкстан Президенты аппаратында эшләгән Зәбир Сәмигуллин, Казанда яшәүче журналист Римзил Вәлиев, Аетта гомер итүче Әминә Әхмәдуллина да катнаштылар. Алар өчен авыл юбилее икеләтә бәйрәм булды. Кунаклар арасында медицина фәннәре докторы Диләрә Кәлимуллина, фармацевт  Гүзәл Кәримова һәм башка күренекле якташлар бар иде.

   Мәктәп ихатасындагы матур тугайлыкта үткән   бу бәйрәмдә матур җырлар, шигырьләр башкарылды. Бәйрәм уңаеннан Ает авылына багышланган ике җырны сәхнәдән яңгырату авылдашларны бигрәк тә шатландырды.  Ает авылында туып үскән Зәйтүнә Галиева (Аглетдинова) сүзләренә  Раил Едиханов иҗат иткән җырны  талантлы җырчылар Гаяз һәм Зөлфидә Муллагалиевлар  Ает авылының булачак гимны буларак башкардылар. Шул ук көнне Ает сәхнәсендә  бу матур һәм данлыклы авылга багышланган тагын бер  “булачак  гимнны “ җырчы һәм депутат Айдар Галимов башкарды.

   Берьюлы ике матур җырга лаек булган авылда яшәүчеләр Аетның бу бәйрәмен беркайчан да онытмаячак.  Бу көнне  аларның күңелендә милли горурлык, туган төбәкне ихтирам итү көчәйде. Туган якның матурлыгы, булдыклы якташлар белән горурлану хисе милли тормышны тагын да ямьлерәк, мәгънәлерәк итеп күрсәтте. Яшьләрдә милли үзаң тәрбияләү өчен  менә шундый  чаралар бик файдалы. Ахырда Айдар Галимов башкаруында Ләйлә Дәүләтова һәм Илдар Шәрипов иҗат иткән “Яратам сине, Ает!” җырын тыңлагыз.

 

                                                          Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*