tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак Калфак Балык Бистәсендә
Ак Калфак Балык Бистәсендә

Ак Калфак Балык Бистәсендә

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Татарстан районнарында үзенең бүлекчәләрен оештыра һәм аңа җитәкчеләр сайлау эшен дәвам итә. 5 февральдә, Балык Бистәсе җирлегендә, Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова җитәкчелегендә, яңа бүлекчә үзенең эшен башлап җибәрде.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова шушы оешмада халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, телебезне,, динебезне саклап калуда зур эшчәнлек алып барырга теләп килүче, төрле яшьтә, төрле һөнәр ияләре булган хатын – кызларга уңышлар, саулык – сәламәтлек теләде. Ханымнар алга таба эш планнары белән уртаклаштылар, үзара фикер алыштылар.

«Татар хатын-кызлары элекке заманнарда бренд булган. Безнең бурычыбыз шушы брендны кайтару. Милләтебезне, гореф – гадәтләребезне саклау, киләчәк буыннарга җиткерү»,- дип тәмамлады сүзен Кадрия ханым.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*