tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасының йомгаклау җыелышында утырышара бурычлар билгеләнде
“Ак калфак” оешмасының йомгаклау җыелышында утырышара бурычлар билгеләнде

“Ак калфак” оешмасының йомгаклау җыелышында утырышара бурычлар билгеләнде

Арчада “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы йомгаклау җыелышында утырышара программа бурычлары билгеләнде. Бу хакта “Татар-ниформ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.

“Ак калфак”лыларның өченче эш көне Арчаның милли белем һәм тәрбия юнәлешендәге “Күбәләк” балалар бакчасында башланып киткән. Бакчага 114 бала йөри. Аларның 95%ы – татар балалары. “Икмәк өстәлгә ничек килә?” дигән шөгыль барышында балаларның һәркайсының әдәби татар телендә аралашуы сокландырган.

Делегатлар Арча Сәнгать мәктәбендә укучыларның иҗади эшләре белән танышкан, Җиңү паркын караганнан соң, “Җәмигъ” мәчетендә җомга намазы укылган.

Аннары “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Арча педагогия көллиятенә пленар утырышка җыелган. Делегатларны сәламләргә Арча районы хакимият башлыгы Илшат Нуриев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров та килгән. Утырышта  Арча авылларының “Ак калфак” оешмасы вәкилләре дә катнашкан.

Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев үз чыгышында төп игътибарны тел тирәсендә барган бүгенге вәзгыятькә юнәлткән. “Һәркайсыгызның үз эшен җиренә җиткереп, дөрес итеп башкаруы – туган телебезнең яшәешенә азмы-күпме өлеш кертү дигән сүз. Тел мәсьәләсендә эшне балалардан башларга кирәк. Арчада балалар бакчаларында татар теле тәрбиячеләрен саклап калдык. Туган телне балаларга кече яшьтән сеңдерергә кирәклеген аңлаганга, без моңа зур тырышлык белән ирештек. Татар гаиләсендә русча аралашкан балалар күрү – аяныч. Әни әйткән сүз күңелгә тирән үтеп керә. “Әни” сүзе үзе генә дә башкача, җанга рәхәт булып яңгырый. Шуңа күрә сезгә – милләт Аналарына бүген тагын да зуррак бурычлар йөкләнә”, дип фикерен белдергән район башлыгы.

2018 елда районда Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә сурәтләнгән гореф-гадәтләрне көнкүрештә яңарту бурычы куелган булган. Чараларга әбиләрдән бәбиләргә кадәр бар кеше җәлеп ителгән. “Быел безгә сез – өлкәннәр килдегез. Киләсе елга балалар өчен җыен уздырырга кирәк. Утырышка килгән вәкилләр яшәгән илләрнең һәркайсыннан ким дигәндә өч баланы Арчада көтеп калабыз”, – дип, киләчәк программаның бер бурычын билгеләгән Илшат Нуриев.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров делегатларны Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Закиров исеменнән сәламләгән.

Данис Шакиров, бөек мәгърифәтче, дин әһеле Ш.Мәрҗанинең “милли тел, милли кием, милли гореф-гадәтләрнең милләтебезне саклавы” турындагы фикерен куәтләп, татар хатын-кызларына йөкләнгән бурычларның никадәр мөһим булуын билгеләгән. “36 регионнан, 13 чит илдән Арчага җыенга килгән хатын-кызларыбыз гаилә тоткасы да, иҗтимагый, җәмгыяви эшчәнлек белән дә шөгыльләнә”, дигән ул.

Данис Шакиров “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың проект артыннан проект уйлап, 40 чит илдә, 67 Россия төбәгендә эшләп килгән 500 дән артык “Ак калфак” оешмасын гел хәрәкәттә тотуын әйткән.

Арча шәһәре “Ак калфак” оешмасы рәисе урынбасары Әлфия Галимова өч көнлек утырыш программасы чараларына йомгак ясаган.

“Ак калфак”ның бер көнлек утырышлары – елга берничә тапкыр, өч көнлек күчмә утырыш елга бер тапкыр үткәрелә, дигән ул. – Һәр утырышта милли гореф-гадәтләр күрсәтелә. “Ак калфак”лыларның бурычы – аларны үз җирлекләрендә гамәлгә кертү, көнкүрешкә кайтару”.

Оешма җитәкчесе билгеләгәнчә, төп бурычларның тагын берсе – үзебез тәрбия кылган балаларны кече яшьтән дөньяны танып-белергә өйрәтү. Кадрия Идрисова Казанның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәхимә Арсланова белән берлектә балалар бакчаларында милли юнәлештәге чараларны тагын да көчәйтүне мисал итеп китергән. Ул быел кечкенә малайлар һәм кызлар арасында үткәрелгән конкурсларны искә алган. Арчадан үрнәк итеп алып китәргә мөмкин булган чараларның тагын берсен – кече яшьтәге балаларның, яшүсмерләрнең фольклор ансамбльләрендә чыгыш ясавын мисал итеп китергән. Яшүсмерлек чорының аеруча каршылыклы булуын, ә мондый коллективларда шөгыльләнүнең аларның милләттән, туган телдән читләшүен булдырмый калуын аерып әйткән.

Милли һәм дини кыйммәтләрнең аерылгысыз булуын искә алып, оешма рәисе “Ак калфак”лылар алдында торган тагын бер мөһим бурыч – эшне дин әһелләре белән киңәшләшеп оештыру кирәклеген искәрткән.

Шулай итеп, “Ак калфак” татар хатын-кыз оешмасы вәкилләре үз алларына түбәндәге бурычларны куеп, өч көнлек күчмә утырышка йомгак ясаган:

– тәрбия кылган балаларны кече яшьтән дөньяны танып-белергә, мөстәкыйльлеккә, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, бу эштә балаларның тәкъдим-теләкләрен истә тотып эш итәргә;
– Арча төбәгендә күргән милли гореф-гадәт үрнәкләрен үз җирлекләрендә көнкүрешкә кертергә;
– эшне дин әһелләре белән киңәшләшеп алып барырга;
– киләсе елга Арча төбәгендә чит илләр һәм Россия төбәкләреннән килгән татар балалары җыенын үткәрү өчен вәкилләр әзерләргә.

Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән делегатлар Арча җирлегенә рәхмәт хисләре белән бүген үзләре яшәгән төбәкләргә кайтып киткән.

“Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы 25-27 июльдә Арчада уздырылды. Аның темасы – “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы”. Күчмә утырышта Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 150гә якын делегат катнашты.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*