tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белем көне – милләтебезнең яраткан бәйрәме
Белем көне – милләтебезнең яраткан бәйрәме

Белем көне – милләтебезнең яраткан бәйрәме

Яңа уку елында Татарстан Республикасының 1500 мәктәбендә дә  укуга төштеләр. Шуларның 853 татар мәктәбе.  Белем көнендә Татарстанда 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылды, аларның 8 е авыл җирлегендә урнашкан.

ТУГАН ТЕЛНЕҢ ЯЗМЫШЫ –
ҮЗЕБЕЗНЕҢ КУЛЛАРДА!

Фәттахов Энгель Нәвап улы. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры

Фәттахов Энгель Нәвап улы. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры

Кадерле укучылар!

Белем көне уңаеннан  Бөтендөнья татар конгрессының `рәсми интернет сәхифәсендә  милләттәшләребез өчен бик әһәмиятле чыгыш бастырыла. Аны Татарстанның  Премьер-министр урынбасары, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель  Фәттахов  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 2014 елнын августында үткән   VI  Бөтенроссия съездында  ясаган иде.

Без аны милли җәмәгатьчелеккә милли мәгарифне оештыруда кулланыр өчен тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле мөгаллимнәр,
мөхтәрәм Съезд кунаклары!

image003

Туган телне саклау, үстерү – бүгенге көндә гаять мөһим һәм көн кадагында торган мәсьәлә.
Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарлар өчен туган тел – милләтебезне милли-мәдәни һәм рухи яктан берләштерүче зур көч ул. Ә телне, милли мәдәниятне, традицияләребезне саклап калуда төп рольне укытучылар үти. Чөнки илебезнең, милләтнең киләчәге булган яшьләрнең язмышы – нәкъ менә мөгаллимнәр кулында.

Бүгенге съездга җыелган делегатлар – һәммәсе дә татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхесләр. Кадерле укытучылар,  хөрмәтле  кунаклар, мин бүген Сезгә, дөньяның кайсы гына төбәгендә яшәүгә карамастан, татар теленә, мәдәниятенә карата битараф булмыйча, милли рухны саклау юнәлешендәге эшләрегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

image005

Туган тел халкыбызның тарихын, ерак гасырлардан буыннан-буынга күчеп килүче милли рухын чагылдыра. Татар теле – милләттәшләребезне рухи берләштерүче, Россия күләмендә һәм киң мәйданда милләтебезнең милли статусын яклаучы көч. Шуңа күрә телебезне саклау – безнең уртак бурычыбыз.

Туган телгә булган мәхәббәт, милли горурлык хисләрен тәрбияләүгә нигез гаиләдә салына. Күренекле галим Ризаэддин Фәхретдин сүзләре  белән әйтсәк, «Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас». Туган телнең «ана теле» дип аталуы да очраклы гына түгел. Татар телен сакларга телибез икән, беренче чиратта, ул әни тәрбиясе аша башкарылырга тиеш. Аннан соң гына мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта белем бирү оешмаларында үстерелә. Шунлыктан регионнарда татар гаиләләренең милли йөзен, ныклыгын саклап калу зарур. Ә моның өчен татарларның һәрвакыт үзара аралашып, ярдәмләшеп, бер йодрык булып берләшеп яшәве кирәк!

image007

Милләтнең бүгенгесен милли белем бирү оешмалары билгели, милләтнең киләчәгенә дә алар нигез ташлары сала. Ә бүген, дөньякүләм глобальләшү шартларында, халкыбызның милли йөзен саклап калу мәсьәләсе аеруча кискенләшә.

Соңгы елларда милли мәгариф юнәлешендәге шактый эш эшләнде, проблемалар да юк түгел. Безнең бүгенге Съездның максаты – милли мәгарифнең бүгенге торышына бәя бирү һәм үсеш перспективаларын билгеләү.  

image009

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры буларак, мин иң элек республиканың мәгариф системасы турында кыскача мәгълүмат биреп китәргә телим.

Соңгы елларда мәгарифне үстерү – Татарстан хөкүмәтенең өстенлекле эш юнәлешләренең берсе буларак билгеләнде. Чөнки яшь буынны сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү – республиканың икътисади үсешен, киләчәген тәэмин итүнең төп алшарты. Шунлыктан белем бирү системасында заманча инфраструктура булдыру, белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү өчен республика бюджетыннан һәм федераль бюджеттан зур күләмдә финанслар каралган.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә без 2016 елга 3 яше тулган һәр сабыйны балалар бакчасында урын белән тәэмин итәргә тиеш, 2014 елда гына да әлеге максатка республика бюджетыннан һәм федераль бюджеттан 5 млн.нан артык акча бүленеп бирелде. Ел ахырына кадәр 56 балалар бакчасы төзелеп кулланылышка тапшырылачак, өстәмә 20 төркем ачылачак. Агымдагы елда барлыгы мәктәпкәчә белем оешмаларында өстәмә 11 075 урын булдырыла, шуларның 660 ы  – вариатив белем бирү формаларын үстерү хисабына эшләнә.

image011

Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы кысаларында 159 гомуми белем бирү оешмасына ремонт ясала, бу максатка 2,5 млрд. сум акча каралган.

«Доступная среда» республика программасы буенча 270 млн. сумга 89 гомуми урта белем бирү оешмасы һәм 15 коррекция мәктәбе төзекләндереләчәк.

Моннан тыш «Киләчәк» мәгарифне үстерү Стратегиясен гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 1,9 млрд. сумнан артык акча каралган.

Ел дәвамында педагогларның социаль статусын күтәрү юнәлешендә зур эш башкарылды. Агымдагы елның I яртыеллыгында мәктәп укытучыларының уртача хезмәт хакы 33 557 сумга җиткерелде, балалар бакчалары хезмәткәрләренеке 28 103 сумны тәшкил итте.

Белем бирү оешмаларын яңа федераль белем бирү стандартларына туры китереп җиһазлау, материаль-техник базаны ныгыту юнәлешендә эш дәвам итә. 

image013

Бүгенге көндә сәләтле балалар өчен интернат тибындагы гомуми белем бирү оешмалары уңышлы эшләп килә. Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернаты, 4 нче гимназия-интернаты, 7 нче лицей-интернатлары, Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты югары нәтиҗәлелек күрсәтә. 2011 елда Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 2013 елда Сабада – интернат тибындагы аерым предметларны тирәнтен өйрәтә торган мәктәп ачылды. Әлеге белем бирү оешмаларында Татарстан Республикасының гына түгел, ә Россия төбәкләреннән килгән укучылар да белем ала, дәүләт телләрен камил белгән, чит телдә иркен аралаша алган гыйлемле, зыялы татар яшьләрен тәрбияләү өчен шартлар тудырылган. Мисал өчен, бүгенге көндә Актаныш гимназиясендә хәтта Гарәп Әмирлегеннән килгән укучылар да белем ала.

image015

Сәләтле балалар белән нәтиҗәле эш алып барыла: икенче ел рәттән Татарстан укучылары командасы россиякүләм предмет олимпиадаларында Мәскәү һәм Петербургтан кала өченче урынны яулады. 23 укучы җиңүче булып танылды, 50 укучы призлы урынга лаек булды. Аеруча куандырганы: Казанның 122 нче гимназиясе укучылары Никита Чернега һәм Алексей Волостнов Халыкара математик олимпиадада җиңү яуладылар, 131 нче лицей укучысы Алексей Садыков химия буенча Халыкара олимпиадада көмеш медальгә лаек булды!

image017

Урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары системасында да сизелерлек уңай үзгәрешләр бара. Әлеге уку йортларының материаль-техник базасы ныгытыла,белгечләр әзерләү системасы камилләштерелә.

image019

Быел Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә WorldSkills хәрәкәте үсеше юнәлешендә лидер буларак танылуы – шуны раслаучы факт.

2013 елда Татарстан, «Россия Федерациясе субъектларында һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру»  юнәлеше буенча конкурста катнашып, федераль субсидиягә лаек булды. 2014-2015 елларда урта һөнәри белем бирү оешмаларының материаль-техник базасын ныгыту өчен федераль бюджеттан 30 млн. сум акча бүленеп биреләчәк.

image021

Министрлыкның өстенлекле эш юнәлеше булып милли мәгарифне үстерү тора. Әлеге юнәлештәге  идарә эшчәнлеген камилләштерү максатыннан тулы бер система булдырылды:

  • Министрлыкта милли мәгариф идарәсе төзелде, хәзерге вакытта милли мәгариф идарәсендә төбәкара хезмәттәшлек буенча аерым бүлек эшләп килә;
  • Мәгарифне үстерү институтында милли мәгариф кафедрасы һәм лабораториясе булдырылды;
  • барлык муниципаль берәмлекләрнең мәгариф өлкәсендәге идарә органнары штатына милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек буенча методист ставкасы кертелде;
  • республиканың барлык муниципаль районнары министрлык боерыгы нигезендә аерым төбәкләргә беркетелде;
  • милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингын төзү эше җайга салынды. Рейтингтагы төп күрсәткечләр итеп укучыларга туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру, татар теленнән предмет олимпиадаларында нәтиҗәлелек, бердәм республика тесты нәтиҗәләре билгеләнде. Алдагы елларда районнарга мәктәпләр арасындагы рейтингның  бер күрсәткече итеп татар төркемнәрендәге балалар саны күрсәткече кертеләчәк;

image023

  • 2014 елда IX сыйныф укучыларының барысы өчен дә татар теленнән бәйсез бердәм республика тесты үткәрелде.  Алдагы елда  әлеге формат сакланачак, ә контроль үлчәү материаллары камилләштереләчәк. 9 нчы сыйныфларда мәктәпнең төп звеносы тәмамлануны искә алып,  һәр балага татар телен белү дәрәҗәсен күрсәткән сертификат тапшыру планлаштырыла.
  • республиканың һәр муниципаль берәмлегендә милли юнәлеш буенча база мәктәпләре булдырылды. Телләр турындагы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында әлеге уку йортларының татар теле кабинетларына интерактив җиһазлар кайтарыла.

image025

Бүгенге көндә Татарстан ике дәүләт телен дә бертигез дәрәҗәдәге югарылыкка куйган, мәктәпләрдә татар һәм рус телләрен тигез күләмдә өйрәнүне законлы рәвештә хәл иткән бердәнбер регион. 2013 елда кабул ителгән «Мәгариф турында»гы республика кануны Татарстан Республикасының региональ һәм милли үзенчәлекләрен исәпкә алуны тәэмин итү, граҗдданнарның туган телдә белем алуга, туган телләрне өйрәнүгә хокукларын гамәлгә ашыру тәртипләрен билгели. Канун нигезендә, Татарстан Республикасы граҗданнары мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белемне, урта һөнәри белемне туган телдә алырга хокуклы. Әлеге хокукларны гамәлгә ашыру өчен, тиешле мәгариф оешмаларын, сыйныфларны, төркемнәрне тиешле санда булдыру, шулай ук аларның эшләве өчен шартлар тудыру мөһим.

image026

2013 елда «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» кабул ителде. Әлеге программаны координацияләү безнең Министрлыкка йөкләнде.

2014-2020 елларга дәүләт программасын тормышка ашыру өчен 1 миллиард 84 миллион сум акча каралган, бу исә алдагы программа бюджетыннан 9 тапкырга күбрәк – 1 млн. 84 мең сумны тәшкил итә. Шунлыктан программаның төп башкаручылары алдында торган җаваплылык та зур.

Дәүләт программасы республикабызда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү, Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү, милли кадрлар әзерләү юнәлешендәге һәм башка күп төрле чараларны үз эченә ала.

image028

Хөрмәтле коллегалар, күргәнебезчә, туган телдә белем бирү һәм татар телен фән буларак укыту өчен бүгенге көндә норматив база бар, дәүләт дәрәҗәсендә мөмкинлекләр тудырылган. «Мәгариф турындагы закон», федераль дәүләт белем бирү стандартлары да  моны раслый. Россия Федерациясе төбәкләрендә урнашкан мәгариф оешмаларында да туган телдә белем бирү, татар телен укыту өчен мөмкинлекләр бар. Бары, яңа стандартларда белем бирү процессында катнашучыларның роле аеруча зур булуын күздә тотып, милли төбәк үзенчәлекләрне исәпкә алган укыту планнарын кулланышка кертү өчен, ата-аналар, укучылар арасында аңлату эшләрен алып бару зарур.

image029

Балаларга тел өйрәтүнең иң нәтиҗәле чоры – мәктәпкәчә чор. Шунлыктан сабыйларны ана теленә өйрәтү буенча балалар бакчаларында ук эзлекле эш оештырылырга тиеш.

Агымдагы елда 821 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында белем һәм тәрбия бирү процессы татар телендә алып барыла.  626 балалар бакчасында татар төркемнәре эшли.

image031

Соңгы елларда мәктәпкәчә белем оешмаларында, балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, мультимедиа технологияләрен куллануга нигезләнгән принципиаль яңа укыту программалары гамәлгә кертелде. Укыту-методик комплекты эш дәфтәрләрен, демонстрацион, таратма, аудио-видеоматериалларны (мультфильмнар, анимацион сюжетлар) үз эченә ала. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән балалар бакчаларын ноутбуклар һәм проекцион техника белән тәэмин итү мәсьәләсе уңай хәл ителде.

image033

2013 елдан мәктәпкәчә белем оешмаларында дәүләт телләрен өйрәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән «Билингваль балалар бакчасы» республикакүләм конкурсы үткәрелә башлады. Әлеге конкурста   2013 елда 20 балалар бакчасы җиңеп чыкты. 2014 елда җиңүчеләрнең саны арттырылды: 50 балалар бакчасына 1 млн. күләмендә грант тапшырылды. Грантны яңа җиһазлар, уенчыклар  сатып алу, ремонт эшләре үткәрү, педагогларның белемен күтәрү өчен файдаланырга мөмкин. Конкурс йомгаклары нәтиҗәсендә Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләре аеруча яхшы нәтиҗәлелек күрсәтте.

Тәрбиячеләр өчен балаларга дәүләт телләрен өйрәтү буенча махсус курслар үткәрү эше җайга салынды. 5000 тәрбияче  яңа  стандартлар буенча үз белемнәрен  күтәрде, 6000 тәрбияче өчен «АНА ТЕЛЕ» онлайн проекты кысаларында татар телен үзләштерү өчен шартлар тудырылды.

Хөрмәтле коллегалар, туган телләрне өйрәтүдә нәтиҗәгә бары тик балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлык булган очракта гына ирешергә мөмкин. Шунлыктан башлангыч сыйныфта укучыларга тел өйрәтү балалар бакчасында башланган эшнең өзлексез дәвамы булырга тиеш.

image035

2010 елгы V съезд карарын үтәү максатыннан, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән  Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүчеләр өчен 2013 елда татар теле һәм әдәбиятын дистанцион укыту системасы – «АНА ТЕЛЕ» проекты гамәлгә куелды.

Онлайн мәктәптә Татарстанда һәм Татарстаннан читтә яшәүче һәркем татар телен өйрәнә, татар мәдәнияте, тарихы хакында мәгълүмат туплый ала. Бүгенге көндә системадан Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм дөньяның 33 илендә яшәүче 10 меңгә якын кеше файдалана.

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен татар телен яшь буынга өйрәтү өчен әлеге проект – бик яхшы мөмкинлек. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез активлык күрсәткән очракта, системаны киңәйтү мөмкинлеге дә бар.

Күпмилләтле дәүләт шартларында милли мәгариф проблемаларын дөрес хәл итү дәүләт өчен дә, аерым алганда, һәрбер кеше өчен дә иминлек һәм яхшы тормыш гарантиясе булып тора.

image037

Бүгенге көндә республикабызда 853 татар мәктәбе эшли. Татарлар күпләп яшәгән Россия Федерациясенең 24  төбәгендә 1305 мәктәптә татар теле укытыла, аларда 93 меңгә якын татар баласы үз туган телен, әдәбиятын өйрәнә. 50 дән артык якшәмбе мәктәпләрендә укучы балаларны да исәпкә алсак, аларның саны 97 меңгә җитә.  Кызганычка каршы, соңгы елларда әлеге уку йортларының саны сизелерлек кими.

Узган съездның карары буенча Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм Татарстанда татар телен укыту һәм туган телне укытуга шартлар тудыру буенча мониторинг үткәрү бурычы куелган иде.  Татарстан Республикасының телләр турындагы дәүләт программасы кысаларында 2014 ел ахырына әлеге эш тормышка ашырылачак. Төбәкләрдәге ситуацияне өйрәнү нәтиҗәләре буенча милли мәгарифне үстерү концепциясен эшләү планлаштырыла.

image039

Халыкның әйдәп баручысы гасырлардан гасырларга зыялылар булган. Татар милләте Ризаэддин Фәхреддиннәре, Каюм Насыйрилары, Тукайлары белән данлыклы. Бүгенге көндә татар мәктәбенең, аеруча татар гимназияләренең төп бурычы – татарның зыялы улларын һәм кызларын тәрбияләү.

Бу җәһәттән инновацион статуска ия булган милли гомуми белем бирү оешмаларына аерым тукталасым килә.  Татарстанда барлыгы 39 гимназия эшләп килә. Мондый типтагы уку йортлары Россия регионнарында да бар (Саратов, Башкортостан). Аларда җаваплылык бермә-бер зур булырга тиеш.

image041

Чөнки нәкъ менә алар  татарның Исхакиларын, Туфаннарын,  Акчуриннарын әзерләргә тиеш. Өч телдә җиңел аралашучы, талантлы, күпкырлы шәхес тәрбияләү – ул сезнең бурыч, хөрмәтле гимназия директорлары.

Быелгы уку елында башланган татар гимназияләре белән индивидуаль эшчәнлек яңа уку елында да дәвам итәчәк. Әлеге уку йортларында белем бирү сыйфатын күтәрү, аларның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру максатында яңа уку елына Министрлык белән Татарстанның һәр гимназия директоры арасында килешү төзеләчәк.

Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар мәктәпләрен саклау, үстерү һәм аларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү, әлеге юнәлештә киңәшеп эшләү өчен, Съезд кысаларында директорларының координацион советы төзү планлаштырылган.

image043

Татар элитасын формалаштыруга Казан федераль  университетының һәм башка әйдәп баручы югары уку йортларының потенциалын һәм югары квалификацияле укытучыларны җәлеп итү дөрес булыр дип исәплибез. Бүгенге көндә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, укыту-тәрбия процесына югары дәрәҗәле кадрларны тарту максатыннан Актаныш, Саба  интернат-гимназияләре белән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты арасында килешү нигезендә онлайн дәресләр үткәрү эше уңышлы башкарыла. Авыл җирлегендәге мәктәпләр өчен бу аеруча зарур. Бу мөмкинлек алга таба регионнар белән хезмәттәшлек максатында киң кулланылыр дип планлаштырабыз. 

image045

Муниципаль берәмлекләрдәге милли мәгариф юнәлеше буенча база мәктәпләренең эчтәлеге өстендә дә эшләргә кирәк. Әлегә әле алар бары кәгазъдә генә бар.  Дәүләт программасы кысаларында әлеге мәктәпләрнең татар теле кабинеты өчен интерактив җиһаз кайтарылачак.  Ә эчтәлеген баету, мәктәпне район укытучылары өчен методик үзәккә әйләндерү, хөрмәтле җитәкчеләр, Сезнең эш! Яңа уку елында әлеге уку йортларының эшчәнлеге шулай ук аерым контрольгә алыначак, һәрбер белем бирү оешмасы белән индивидуаль эш оештырылачак.

Алдагы уку елында  ай саен, барлыгы 18 район  җирлегендәге (Кукмара, Мөслим, Түбән Кама,  Азнакай, Лениногорск, Казан,Чистай, Минзәлә районнарында) татар гимназияләре, милли уку йортлары  базасында семинарлар уздыру планга кертелгән. Бу чаралар эшчәнлегендә  катнашу өчен Россия регионнарыннан да вәкилләр чакырырга уйлыйбыз. Нәтиҗәләр буенча инновацион милли уку йортларының рейтингын төзү күздә тотыла.

image046

Телне өйрәтүнең сыйфатын күтәрү һәм укыту-методик базаны камилләштерү максатыннан, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп яңа программалар төзелде. Башлангыч гомуми белем оешмалары өчен 51 дәреслек федераль исемлеккә кертелде. Хөрмәтле коллегалар, бу бик зур эш! Бүгенге көндә әлеге дәреслекләр Россиянең теләсә кайсы төбәгендә кулланылу хокукын алды.

image048

Моннан тыш 5-7 сыйныфлар өчен 20 яңа дәреслек эшләнеп бастырылды, 8-11 сыйныфлар өчен дәреслекләр эшләү дәвам итә.

Бердәм дәүләт стандартлары буенча татар телендә дәреслек юк диючеләр белән дә килешмим. Башлангыч сыйныфлар өчен яңа федераль стандартлар буенча һәрбер фәннән 3-әр комплект (барлыгы 31 дәреслек) татар теленә тәрҗемә ителде. Шулай ук 5 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр барлык фәннәрдән дәреслекләр татарчага тәрҗемә ителгән. Хөрмәтле мәктәп директорлары, дәреслекләргә заказ бирү, эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру монысы инде сезнең эш!

image051

Россия төбәкләренең татар телендә белем бирә һәм татар телен предмет буларак укыта торган мәктәпләренә татар теле һәм әдәбиятыннан укыту-методик әсбаплар бирү эше оештырылган. Узган уку елында гына да  Россиянең 28 төбәгенә 3 млн. сумлык 12 меңнән артык дәреслек җибәрелде.

Гомумән, бүгенге көндә алдыгы 5-10 ел элек белән чагыштырганда республикадагы һәм Россия төбәкләрендәге уку йортларыда татар телен өйрәнү өчен гаять зур мөмкинлекләр бар, татар тормышына, теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә кагылышлы материаллар шактый күп эшләнә, татар интернет челтәре көннән-көн киңәя.

image053

Мәгариф һәм фән министрлыгы,  «Белем.ru» сайтларына кирәкле материаллар урнаштырылып барыла. «Татар иле» сайтында татар театрының алтын фондына кертелгән спектакльләрне карарга, татар китапларын укырга, татар җырларын тыңларга мөмкин. Моннан тыш биредә яшьләргә татар телендә аралашу өчен социаль челтәр дә булдырылды. Татар мультфильмнары, интерактив «Бала» проекты барлыкка килде. Ягъни, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына белем бирү процессын кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру мөмкинлеге киңәйтелде. Ә аларны отышлы файдалану, хөрмәтле укытучылар, Сездән тора!

image054

Хөрмәтле коллегалар, бәхәссез, белем бирүнең сыйфаты укытучының педагогик әзерлегенә һәм осталыгына бәйле. Никадәр сыйфатлы дәреслек-әсбаплар чыгарсак та, иң алдынгы технологияләрне гамәлгә кертсәк тә, укытучының методик осталыгынннан башка укучыларның белем сыйфатын күтәреп булмый.

Бүгенге көн укытучысы – заманча фикерләүче, эзләнүчән, иҗади эшләүче,  инициативалы, конкурентлыкка сәләтле шәхес булырга тиеш. Шунлыктан безнең алда торган төп бурычларның берсе – методик эшне көчәйтү. 

image056

Милли мәгарифне үстерүдә, әлеге юнәлештәге методик эшне оештыруда без Мәгарифне үстерү институтына зур өметләр баглыйбыз.

Агымдагы елда педагогларның белем күтәрү курслары оештыру юнәлешендә зур эш башкарылды. Бүгенге көндә республика дәрәҗәсендә әлеге эшне координацияләү вазифасы тулаем Мәгарифне үстерү институтына йөкләнде. Курсларны үткәрү буенча дәүләт заказы Казан федераль университеты һәм Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтына, Мәгарифне үстерү институтына бирелде. Курсларның эчтәлегенә сизелерлек үзгәрешләр кертелде. Курслар формат ягыннан да, эчтәлек ягыннан да заман таләпләренә җавап бирергә, педагогның эш нәтиҗәлегеген күтәрергә тиеш. Хөрмәтле белем күтәрү институты җитәкчеләре, җаваплылыкны тоеп, эшне сыйфатлы итеп оештыру – Сезнең бурыч.

image057

Без  инде  өч  ел  дәвамында  Эдьюкейр (Educare) компаниясе  белән хезмәттәшлек  итәбез. «Сингапур  проектын» кысаларында мәктәп   җитәкчеләре  һәм методистлар  өчен  тренинглар  уздырылды. Ун  меңләп  укытучы  өчен  методик  коучинг үткәрелде.  Бүгенге  көндә бу  проект  практик укытучылар тарафыннан кабул ителде, уңай  бәяләнде. Секция утырышлары барышында сез аның гамәли кулланылышын күрә алырсыз.

image059

Моннан тыш мәгарифне үстерүнең федераль максатчан программасы кысаларында Россия регионнары укытучылары өчен ел дәвамында белем күтәрү курслары үткәрелә. Агымдагы елда гына да әлеге курсларда Свердловск, Тува, Мурманск, Ростов на Дону, Башкортостан мөгаллимнәре белем алды яки алачак, Түбән Новгород, Оренбургтан заявкалар бар. Киләсе уку елына курслар программасы сезгә таратылды, танышыгыз, файдаланыгыз. Курслар бушлай, бары тик юл һәм тору чыгымнарын регион күтәрергә тиеш. Моннан башка курсларны  регионнарга чыгып та уздыру мөмкинлеге бар. Коллегалар, без сезне уртак хезмәттәшлеккә чакырабыз.

Узган уку елында милли мәгарифкә җаваплы методистлар өчен Мәгарифне үстерү институты базасында базасында белем күтәрү курслары оештырыды. Яңа уку елында әйдәп баручы укытучылар – тьюторлар өчен курслар үткәрү күздә тотыла. Ә аларга үз чиратында турыдан-туры район укытучылары белән методик эш алып бару йөкләнәчәк.Урыннарда кадрлар белән дәвамлы методик эш оештыру зарур. Бүгенге татар теле укытучылары, бигрәк тә регионнарда эшләүчеләр,  телне интенсив өйрәтү технологияләрен белергә һәм аларга нигезләнеп эшләргә тиеш.  Тагын бер кат кабатлыйм: һәр укытучы үзеннән башламый торып, без нәтиҗәгә ирешә алмыйбыз!

 Бүгенге көндә милли мәктәп өчен кадрлар әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Татарстан һәм татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли мәктәпләр өчен татар, рус телендә предметны камил аңлата алган, үз фәнен яхшы белгән иҗади белгечләр әзерләмәсәк, милли мәктәп язмышына куркыныч яный дигән сүз. Ул гына да түгел, заман бүген бездән ике телне генә түгел, ә өч телне белгән һәм өч телдә дәрес бирергә сәләтле кадрлар әзерләүне таләп итә.

Бу юнәлештә әле проблемалар шактый күп. Бүгенге көндә югары уку йортларында татар телендә белем бирүче педагогогларны әзерләү төркемнәре бетеп бара. Агымдагы уку елында Министрлык тарафыннан 2020 елга кадәр педагог кадрларга булган ихтыяҗ тупланды, анализланды, Казан федераль университетына заявка җибәрелде.

Бу урында, Казан федераль университеты вәкилләренә мөрәҗәгать итәм: милли мәктәпләрне туган телдә белем бирергә сәләтле педагоглар белән тәэмин итү өчен татар төркемнәрен булдыру, аларның эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә оештыру кирәк. «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»нда югары уку йортларында татар телендә белем бирү өчен укыту-методик әсбаплар әзерләү өчен акча каралган.

image060

Милли кадрлар әзерләү эшен мәктәп яшеннән үк башлау отышлы. Шуны исәпкә алып, 2013 елда Арча педагогика көллияте базасында милли мәгариф үзәге төзелде. Әлеге уку йортында булачак педагогларны 7 нче сыйныфтан әзерли башлыйбыз. Алга таба Минзәлә көллияте базасында шундый ук юнәлештә эш оештыру планлаштырыла. Уку йортлары интернат тибында, Россия төбәкләреннән килгән укучылар өчен дә биредә белем алу мөмкинлеге бар.

image062

Хәзерге вакыттта уку йортларына студентлар кабул итү төгәлләнде. Казан – чын мәгънәсендә студентлар башкаласы дисәк тә була, биредә дөньяның барлык төбәкләреннән яшьләр белем ала. Алар арасында татар яшьләренең саны шактый. Гадәттәгечә быел да регионнардан килгән абитуриентлар белән 4 яклы килешүләр төзелде. Әмма шуны әйтергә кирәк, югары уку йортлары бары тик бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән кабул итәләр. Максатчан кабул итү буенча конкурс аерым булса да, баллары аз булган абитуриентлар укырга керә алмаска мөмкин.

Шул ук вакытта регионнардан татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитмәү турында мөрәҗәгатьләр еш килә. Бүгенге көндә әлеге белгечлекләр буенча Татарстанннан кала Башкортостан, Астрахань, Мәскәү шәһәрләренең уку йортлары эшчәнлек алып бара. Әмма әлеге белгечлекләр буенча укырга килүчеләр саны юк диярлек. Шунлыктан регионнарда максатчан эш алып бару мөһим.

image064

Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, сәләтле татар яшьләрен очраштыру максатыннан, 1993 нче елдан  татар теле һәм әдәбияты буенча регионара олимпиада үткәрелеп килде. Ә 2012 елда беренче тапкыр татар теленнән Халыкара олимпиада үткәрелә башлады.  Быел исә аның масштабы да, географиясе дә бермә-бер киңәйде: дистанцион этапта биш меңгә якын студент һәм укучы, ә  апрель аенда узган төп этапка 12 чит илдән һәм Россия  Федерациясенең 19 субъектыннан 300 егет һәм кыз катнашты. Гран-прига Токио университеты студенты Юто Хисияма и Апас районы кызы Илүзә Гайфуллина лаек булды.

III Халыкара олимпиадага октябрь аенда старт биреләчәк. Олимпиаданың форматын тагын да киңәйтү күздә тотыла. Олимпиаданың эчтәлеге камилләштереләчәк, татар теленә, әдәбиятына, тарихына, сәнгатенә кагылышлы кызыклы биремнәр белән баетылачак. Төп этапта катнашучылар санын да 500 гә җиткерү планлаштырыла.     Хөрмәтле коллегалар, башкалабыз белән якыннан танышу, балаларыбызга милли мохит иңдерү өчен бу менә дигән мөмкинлек. Катнашыгыз, килегез, көтәбез.   Халыкара олимпиада киң күләмдә уздырылу сәбәпле, яңа уку елыннан регионара олимпиада исә үткәрелүдән туктый.

image066

Шулай ук масштаблы итеп «Илһам» исеме астында республикакүләм яшь әдипләр бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйге татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә үткәрелде. Яшь язучылар бәйгесенә барлыгы 772 эш кабул ителде, 715 егет һәм кыз үз көчләрен сынап карады. Без иҗат дөньясына тәүге ныклы адымнарын атлаган яшьләргә киләчәктә зур өметләр баглыйбыз, татар матбугатының һәм әдәбиятының йөзек кашлары – кыю каләмле журналистлар, язучылар һәм шагыйрьләр булып китәрләр дип өметләнәбез. Шунлыктан яңа уку елында үтәреләчәк әлеге чарада Россия регионнарында яшәүче яшь әдипләрне дә күрергә теләр идек. Әлеге конкурска шулай ук октябрь аенда старт биреләчәк.

image068

Казаныбызда уза торган бөтенроссия «Мастер-класс» конкурсы исә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын танытуга ярдәм итә. Анда Татарстан укытучылары белән беррәттән, Россия төбәкләреннән килгән укытучылар да катнашалар. Без һәр регионнан берәр укытучы гына чакырабыз. Ләкин финанс кыенлыклары (юл чыгымнары) аркасында, барлык төбәкләр дә катнаша алмыйлар. Бу җәһәттән юлны финанслауда татар эшмәкәрләре дә  ярдәм күрсәтсә бик яхшы булыр иде. Әлеге конкурста җиңү яулаган мөгаллимнәр Россия дәрәҗәсендәге туган тел һәм рус теле укытучылары конкурсында чыгыш ясый.  Татарстанның соңгы 3 елдагы күрсәткечләре бик яхшы: 2011 елда Яр Чаллы укытучысы Ренат Исламгәрәевич Латыпов Гран-при яулады, 2012 елда Казан укытучысы Ильмира Хамитовна Әбсәләмова 3 нче, 2013 елда Яр Чаллы укытучысы Лилия Зарипова 3 нче урын яулады.

image070

Татар яшьләре белән  эш  үзе аерым игътибар таләп итә. Министрлык Татар яшьләре форумы, «Сәләт» яшьләр оешмасы белән нәтиҗәле генә эшләп килә. «Мин татарча сөйләшәм», Татар-дозор акцияләре, «Сәләт» проектлары – алдынгы карашлы актив татар яшьләренең Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла торган уртак проектлары.

Быел сәләтле укучылар өчен яңа форматта «Прага мәктәбе» оештырылды. Әлеге проект кысаларында Татарстанның 40 егет һәм кызы Европаның үзәгендә урнашкан Прага шәһәрендә Германия, Чехия, Австрия галимнәре үткәргән мастер-класс, тренингларда катнашты, үзләренең проектларын яклады. «Прага мәктәбе»нең төп максаты – татар, рус, инглиз телләрен камил белгән, заманча фикерли торган яшь лидерлар тәрбияләү, чит илләрдәге ватандашларыбыз белән уртак проектлар булдыру.

image072

2014 нче елда   Министрлык тарафыннан Россия регионнарындагы  татар балаларына татар телен тирәнтен өйрәтү максатыннан оештырылган махсус профильле тел өйрәтү сменаларында Россия Федерациясенең 24 субъектыннан укучыларны үзенә җыйды.

image074

Биектау районында урнашкан  «Дуслык» аланы,

image076

Актаныш муниципаль районы җирлегендә оештырылган «Бүләк» аланы,

image078

Болгар музей-тыюлыгы территориясендә “Болгар-туган тел” аланы,

image080

Актаныш районы җирлегендә «Агыйдел» интеллектуаль форумы оештырылды.

image082

Узган ел әлеге юнәлештә  250 укучы ял итсә, быел масштаблар да, катнашучыларның географиясе дә шактый киңәйде. Россиянең 24 регионаннан 1400 гә якын бала килде. Аеруча Оренбург өлкәсе (62 укучы), Самара өлкәсе (52 укучы), Пермь крае (46 укучы), Удмуртия Республикасы (45 укучы), Башкортостан Республикасы (39 укучы) активлык күрсәтте. Хәтта Таҗикстан Республикасы, Казахстан Республикасыннан килгән укучыларыбыз да бар иде.

image084

Дуслык бүгенге көндә интернет челтәрендә дәвам итә,  балалар арасында «Болгар – туган тел», «Агыйдел» форумнары популярлык казанды.

Һичшиксез, алдагы елларда да бу эш дәвам итәчәк. Моннан тыш регионнарның үзләрендә дә телгә өйрәтү лагерьларын оештыру максатка ярашлы булыр иде. Без исә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсендә ярдәм итә алабыз.

image086

Бүгенге көндә министрлык белән 29 регион һәм 4 чит ил (Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия) арасында килешүләр төзелде. Милли мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча уку елы дәвамында күп кенә чаралар да үткәрелде.         Әлеге юнәлештә аеруча Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләре, Буа, Болгар, Чистай районнары бу юнәлештә активлык күрсәтә. 2014 нче елның икенче яртыеллыгында Башкортостан, Чувашстан республикаларында, Саратов, Чиләбе өлкәләрендә, Түбән Новгородта татар мәгарифе көннәрен үткәрү планга кертелгән.

image088

Бүгенге көндә безнең Министрлык белән Крым Республикасы арасында тыгыз элемтә урнашып килә. Безнең тарафтан Крым Республикасының методик ярдәм күрсәтелә, ике республикада эшләп килүче мәгариф оешмаларының үзара тыгыз нәтиҗәле хезмәттәшлеге – безнең бурыч. Мәгарифне үстерү институты, Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты хезмәткәрләре тарафыннан педагоглар өчен курслар үткәрелде, сентябрь аенда  Казанга Крым делегациясе килү көтелә.

Узган уку елында Свердловск өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Төмән өлкәсе, Марий Эл Республикалары татар телен саклау, үстерү, укытучыларга методик ярдәм күрсәтү юнәлешендә зур эш башкардылар. Хөрмәтле милләттәшләр, Татарстаннан читтә рус мохитендә яшәп тә, туган тел, милли мәдәниятебезне саклау юнәлешендә башкарган хезмәтләрегез өчен без Сезнең алда баш иябез!

Бу уңайдан безнең белән тыгыз элемтәдә булып,  милли мәгариф өчен ут янып йөрүче җитәкчеләрне атап үтәргә телим. Менә алар – Забиров Руслан Рамилевич( Оренбург өлкәсе), Ибраев Сергей Минниханович (Пермь крае),  Радик Равгатович Газизов (Самара өлкәсе), Аблязов Камиль Алимович (Саратов өлкәсе), Ринат Риватьевич Садриев (Свердловск өлкәсе). Хезмәтегез хөрмәткә лаек, рәхмәт сезгә!

Югарыда сөйләгәннәрдән күренгәнчә, эшләнгән эшләребез шактый күп. Алар 2010 елда үткәрелгән V Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съезды резолюциясен үтәүгә юнәлтелгән. Карарлар, нигездә, үтәлгән. Ә бүген, киләчәккә төп бурыч итеп, һәр ел саен педагогларның август киңәшмәсе кысаларында Россия төбәкләрендә яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучылар белән дә киңәшмә үткәрүне максат итеп куям. Безнең министрлык тарафыннан милли мәгариф системасындагы үзгәрешләр һәрдаим анализланып барачак һәм әлеге киңәшмә кысаларында йомгак ясау гадәткә кертеләчәк.

Хөрмәтле мөгалимнәр, татар телен, тарихын, мәдәниятен саклау, үстерү, буыннардан буыннарга тапшыру – ул безнең изге бурычыбыз. Һәм бу беркайчан да актуальлеген югалтмас. Ә моңа исә кулга кул тотышып, бердәм булып, уртак нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барганда гына мөмкин.

Халкыбыз сүзләре белән әйткәнчә, «Бердәмлектә – көч!». Үзара элемтәләрнең һәрвакыт тотрыклы, нык булуын телим!”

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховның бу чыгышы  татар теле һәм әдәбиятынынң  2014 елның 11 августында Казанда үткән VI Бөтенросссия съездында ясалды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*