tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: Элитар татар мәктәпләре булдырсак кына, ата-ана баласын шунда китерәчәк
Дамир Исхаков: Элитар татар мәктәпләре булдырсак кына, ата-ана баласын шунда китерәчәк

Дамир Исхаков: Элитар татар мәктәпләре булдырсак кына, ата-ана баласын шунда китерәчәк

Татар мәктәпләренең ябылу сәбәпләренең берсе – укытуның сыйфаты түбән булуда дип саный галим.

“Без элитар татар мәктәпләре булдырсак кына, алар рус мәктәбеннән өстенрәк булса гына, ата-ана баласын шунда китерәчәк. Шул вакытта гына без татар телен саклап кала алачакбыз”, дип белдерде “Татар-информ” агентлыгына интервью биргәндә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге төп фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков. “Кызганычка каршы, татар мәктәпләренең ябылу сәбәпләренең берсе – укытуның сыйфаты түбән булуда. Мәсәлән, минем улым төрек-татар лицеен тәмамлады. Алар хәзер чынлыкта ябылып беттеләр. Ул укыган вакытта бер урынга 24-25 кеше керергә тели иде. Ата-аналар балаларын шунда укытырга алып килә, чөнки укытуның сыйфаты яхшы иде.

Моннан тыш, мәсәлән, безнең галимнәр тикшереп белделәр – Казанда булган белдерүләрнең 5 проценты гына ике телдә күрсәтелгән. Дәүләт органнары кая карый? Синдә ике дәүләт теле бар икән, син нәтиҗәле эшләргә тиешсең. Аның өчен тел турында законнан тыш, шушы юнәлештә хәрәкәт итүче закон асты актлары кирәк дигән сүз. Тактада ике телдә язмаган өчен штраф салына торган булса, хуҗа икенче көнне үк аны язып куя. Бу әйбернең берсе дә бездә эшләнмәгән. Болар безнең дәүләт органнарының яңача эшләвен таләп итә. Шул вакытта гына без татар телен саклап кала алачакбыз һәм аның үсүенә ирешәчәкбез”, диде галим.

Рәмис Латыйпов, «Татар-информ» МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*