tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Этке-төртке мәктәп
Авылны су басканда, халык шушы мәктәптә сыену тапкан
Авылны су басканда, халык шушы мәктәптә сыену тапкан

Этке-төртке мәктәп

Ябу, кушу, берләштереп бетерү… Соңгы елларда мәктәпләр хакында гәп куертылса, әлеге сүзләр телгә алынмый калмый. “Бу җәһәттә үзебезнең хәлләр бик үк әйбәт булмаса да, республикабыздан читтә эшләр тагын да хөртирәк. Төмән якларына барып, милли мәгарифнең торышын өйрәнеп, үз күзегез белән күреп кайтыгыз әле. Анда байтак кына мәктәпне берләштергәннәр икән”, – дип, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хәер-фатиха биргәч, без, бер төр­кем журналистлар, август башында юлга чыктык.

Конгресс әһелләре кулыбызга биргән кәгазьдә, җир­ле муниципаль хакимият­ләр­нең, Вагай районындагы 22 мәк­тәпне берләштереп, 5 урта гомуми белем бирү мәктәбе калдыруы, өлкәдәге иң яхшы татар мәктәплә­реннән (дө­рес­рәге, этнокультура компонентлы) саналган Казанлы, Тугыз авыллары мәктәплә­ренең Зареченск урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берләш­терелүе, бу исәптә Зареченскидагы коррекция мәктәбе булу да әйтелгән иде. Хикмәт шунда: Зареченск ур­та гомуми белем бирү мәк­тәбе өлкәнең татар, ягъни этнокультура компонетлы мәк­тәпләре исемлеге­нә керми, гадәти урыс мәк­тәбе санала. Әлеге дүрт мәк­тәп арасында берсенең коррекцияле булуы да дөрес нәрсә түгел, бил­геле. Чөнки андагы та­ләпләр боларныкыннан шактый нык аерыла. Без менә шушы берләш­те­рүнең сәбәп­ләрен ачыкларга, җирле хакимиятләрдән: “Казанлы, Тугыз мәктәпләрен үзара берләштереп булмыймы, тора-бара бу хәл миллилекне югалтуга китермәсме, аерым алганда, Татар Вагай мәк­тәбен гадәти урыс мәктә­бе саналучы Бегиш мәктәбе белән түгел, башка татар мәктәбе белән берләштерү мөмкин түгелме?”– дип сорамакчы идек. Иртыш аръягындагы Абаул мәктәбенә дә сугылып чыгарга исәп бар иде. Ни кызганыч, яңгырлар­дан соң, юл өзеклеге сәбәпле, Татар-Вагайдан ары китә, Абаулга барып җитә алмадык.

Шөкер, район башлыгы Рамай Сөнгатуллинны күреп, кызыксындырган сорауларыбызны үзенә бирдек (җәй­ге ялда булса да, безне кабул итте, рәхмәт төшкере). Тик ул, язын зур афәт кичергән, ягъни су басуга тарыган Тугыз авылына ничек ярдәм күрсәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләсә дә, милли мәгариф проблемалары хакында озаклап сөйләшеп утыруны кирәк тапмады. Без, һич югы Казанлы һәм Тугыз мәктәпләрен берләштереп (икесендә дә 150ләп бала укый – Р. М.), аларны райондагы татар мәктәпләре өчен методик үзәк итеп калдырып булмыймы соң, дип тәкъдим иткәч, Рамай әфәнде, мине өйрәтмәгез, Казаннан килеп күрсәтмә бирмәгез, без монда, урында хәлне яхшырак беләбез, дигән кебегрәк җавап кайтарды. Озын сүзнең кыскасы, монда озак уйлап тормаганнар, территориаль якынлык буенча, ягъни күрше-тирәдәге авыллар дип берләштереп куйганнар. Шул рәвешле районда юридик мөстәкыйльлеге сакланган бер татар мәктәбе дә калмаган, алар урыс мәктәпләренең филиалына әйләндерелгән.

Казанлы, Тугыз

Күрше-тирә дигәч тә, Казанлы белән Тугыз арасы 18 чакрым булса, Тугыз белән Зареченск арасы – 60 чак­рым. Кечкенә бер белешмә өчен дә Тугызлы мәктәбен­дәгеләргә шушы кадәр ара йөрергә туры килә хәзер. Безне Казанлы мәктәбендә бик җылы каршы алдылар. Гаҗәп тә түгел: бер сәфәр­дәшебез – шушы мәктәпне тәмамлаган, БТК башкарма комитеты хез­мәткәре Мө­нирә Сәгый­дул­лина. Юлда кил­гәндә ул: “Быел мәк­тә­бебезне тәмам­лау­чыларга – Зареченскида бер көн дә анда укымаганнарга шул урта мәктәп (140тан артык укучысы бар – Р.М.) исе­меннән өлгер­гән­лек аттестаты бир­гәннәр; шулай итеп Казанлы исеме югаламыни инде, өл­кәдә күпләр Зареченск мәк­тәбен коррекцион мәк­тәп дип кабул итә; юридик мөс­тә­кыйль­лекне югалту менә нәрсәгә китерә”, – дип зарланган иде. Мәкт­әпләрдә тагын нәрсә үзгәргән соң? Директор филиал мөдире булып калган. Аның хезмәт хакы 5-6 мең сумга кимегән. Укыту эшләре буенча мөдир – методистка, тәр­бия эш­ләре буенча мө­дир педагог-оеш­тыру­чыга әйләнгән. Хезмәт хаклары да шактый кысылган.

“Әлеге ике вазифаны кушып, координа­ция­ләүче генә калдырырга мөм­­кин­нәр дигән сүзләр дә йөри, ни дәрәҗәдә дөрес­тер”, – дип тә авыр сулады алар. Тугыз мәктәбендә дә бу җәһәттә ризасызлык белдерделәр. Хәер, болары – хезмәт бәхәс­ләре, профсоюзлар кайгыртырга тиешле өлкә. Безне беренче чиратта әлеге авыл мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятының нинди күләмдә укытылуы, татар мәгарифенең торышы борчый. Ни кызганыч, Казанлы, Тугыз мәктәбе мәк­тәбе диварларында татар телендә язылган сыңар плакат-язу да күрмәдек. “Татар авылы, татар мәктәбе бит сез! Нишләп ”И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”, – дип, Тукай сүзләрен булса да язып куймыйсыз?! Ул язулар килеп тикше­рүчеләр өчен түгел, балалар өчен кирәк”, – дип дәгъва белдердек бу уңайдан укытучыларга. Бик үк хаклы булмаганбыз икән. Казанлы мәктә­бенең уставына, мәктәптә укучыларны укыту һәм тәрбияләү дәүләт телендә – урыс телендә алып барыла, дип язылган. Ягъни мәктәп урыс мәктәп­ләренең укыту планын сайлап алган дигән сүз бу. Хәзер, берләш­терелгәч, ул мәктәпнең аерым уставы була алмый, сайтның бу өлеше искергән.

Мәгълүм булганча, иле­бездәге федераль дәүләт белем бирү стандартында дүрт төрле укыту планы гамәлгә куелган. Болар: а) туган тел­дә укыта торган, б) туган телне өйрәтә торган мәктәп­ләрнең, в) урыс мәктәплә­ренең һәм г) ике чит тел укыта торган урыс мәктәп­лә­ренең укыту планы. “Әгәр беренче сыйныфта татар теле укытылмаса, башка сыйныфларда татар теле һәм әдә­бия­ты укыту атнасына ике сә­гатьтән артык булмаса, әлеге мәктәпләр гадәти урыс мәк­тәпләренең укыту планын сайлаган дигәнне аңлата. Расписание төзегәндә мәк­тәп үзе сайлап ала торган сәгать­ләр, мәктәп компоненты дигән нәрсә бар. Болар шуның исәбенә факультатив яки түгәрәк рәве­шендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Мәктәп укыту программасын, укыту планын фәкать үзе сайлый, план – укыту программа­сы­ның бер өле­ше. Бу җәһәттә өстән басым ясарга беркем­нең дә хакы юк”, – дип сөй­ләде бу уңай­дан соңрак, башкалабызга кайткач, озак еллар Казан шәһәре мәга­риф идарәсе баш­лыгының милли мәктәп­ләр буенча урынбасары булып эшләгән, хәзерге вакытта Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институ­тының Милли мәгариф үзә­гендә хезмәт куючы Марат абый Лотфуллин.

Аның аңлатуынча, мондый хәлнең начарлыгы шунда: әгәр мәктәп җитәкчелеге урыс мәктәпләренең укыту планын сайлаган икән, татар теле һәм әдәбияты дәреслек­ләре белән тәэмин итегез дип, район мәгариф идарә­сенә гариза-заявка бирә, укытучы белән тәэмин итегез дип таләп итә алмый, татар теле укытучыларын үзе табарга, дәреслекләрне ата-аналар үзләре юнәтергә тиеш.  Дөрес, мондый хәл мәктәп җитәкче­легенә эшне җиңеләйтә: татар теле укытучыларының ква­лификациясен тикшерер­гә, аттестация ясарга кирәк­ми, аларны белем күтәрү курс­ларына җибәрү зарурлыгы юк, разрядлары булмаса да ярый. Ягъни укытучы гармун тартып, җыр җырла­тып дәрес уздырса да, зур дәгъва белдерүче булмаячак. Ярый ла, бүгенге татар теле һәм әдәбияты укытучыла­ры­бызның күбесе – фидакярләр. Алар, бигрәк тә шушы Казанлы, Тугыз мәктәбенең татар теле укытучылары җиң сызганып эшләгәнгә, әлеге мәк­тәп балалары өлкәдә генә түгел, татар теле һәм әдәбия­ты буенча Казаныбызда уздырыла торган халыкара ярышларда да алдынгы урыннарны яулап килә. Өлкә башкаласында татар җәмәгатьчелеге активистлары белән очрашканда, бу җәһәттә Төмән, Ялутор районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучыларын да мактап телгә алдылар.

Туган тел искә алынса да

Төмән өлкәсе мәктәплә­рендә татар теле һәм әдә­бия­тын ни рәвешле, нинди күләмдә укыталар икән дип, әлеге этнокультура компонентлы мәктәпләрнең сайтларына кереп, шактыеның рас­писаниесен, укыту планнарын карап чыктым. Cайт­лар­ның аеруча яхшы эш­лә­гәне, даими яңартылып торганы Тугыз мәктәбенеке икән (теләгән һәркем кереп карый ала: shkolatukuz.ru). Дөреслек хакына әйтик: фәкать шушы мәктәпнең уставында гына
(филиалга әйләнгәч, аның ус­тавы да искергән булып чыга – Р. М.) татар теле искә алын­ган, “Обучение и воспитание обучающихся в Школе ведется на государственном языке – русском языке, а также введено преподавание родного (татарского языка)”, – диел­гән. Дөрес, чынбарлыкта хәл барыбер башкалардагы кебек. Беренче сыйныфта татар теле бөтенләй укытылмый. Ә менә урыс теле атнасына – 5 сәгать, урыс әдәбияты (әдәби уку) 4 сәгать укытыла. Монда шунысын әйтеп китү тиеш: Собянин губернатор булып торган вакыттан башлап өлкә мәктәпләренә биш көнлек уку атнасы кертелгән. II-IV cыйныфларда татар теле һәм әдәбияты атнасына берәр сәгать укытыла. Фәкать V cыйныфта гына туган телебез атнасына өч сәгать өйрәнелә (әдәбиятка – 2, татар теленә 1 сәгать бирелгән). VI-XI cый­ныфларда кабат икешәр сә­гать өйрәнәләр (бер сәгать –  татар теле, бер сәгать – әдәбият).

Шул ук вакытта V-XI cыйныфлар атнасына өчәр сәгать немец теле өйрәнә. V cыйныфта урыс теле һәм әдә­биятын өйрәнүгә атнасына – 8әр сәгать, VIIдә – 6шар cәгать, VIII-XI cыйныфларда 5әр сә­гать бүленгән. Күпсенеп әй­түем түгел. Тугызлылар туган телдә укыту планын сайлап алган булсалар, урыс теле белән бер дәрәҗәдә укыта алган булыр иде дип әйтүем. Тик өлкәдә мондый гына түгел, туган телне өйрәтә торган мәктәпләр укыту планын сайлаган мәктәп тә юк икән дигән нәтиҗәгә килдем. Һәр­хәлдә мин карап чыккан сайтларның берсендә дә андый уку йорты күзгә чалынмады. Шунысы сәер: өлкәнең мәгариф һәм фән департаментында милли мәктәпләр буенча баш белгеч булып эшләүче Ольга Гроо телефоннан сөй­ләшкәндә: “Без Татарстан тү­гел бит, ничек инде Төмән өлкәсендә татар те­лендә укыта торган мәктәп оештырып булсын?!” – дип гаҗәпләнде. Әгәр мәктәп җи­тәкчеләренең һәм ата-ана­ларның теләк-ихтыяры булса, татар иҗти­магый оеш­мала­рының активистлары ата-аналарга, җә­мә­гать­че­лек­кә моның мө­һим­­леген аң­латса, бу – бик мөм­кин эш. Югарыда телгә алган дүрт вариантлы укыту планы, ягъни ФГОС Татарстан гына түгел, барча Россия Федерациясе өчен эшләнгән.

Мыскыл итү бу

Сайтларны ачып, кайда ничек укыталар икән, дип кызыксынып утырганда, татар теле һәм әдәбиятын факультатив укытуларын раслаучы бик гыйбрәтле хәлгә юлыктым. Тугыз мәктәбе сайты кебек үк эшләнмәсә дә, Төмән районының  Индерәй мәктә­бе сайтында кайсы сыйныфта нинди дәрес, аны күпме кү­ләмдә укытуларын бик ансат ачыклап була. Мәктәп уставында шул ук гыйбарә: “Обучение и воспитание ведется в Учреждении на русском языке”.

Индерәй мәктәбендә шул ук биш көнлек уку атнасы. Аптырашта калдырганы шул булды: биш көнлек уку атнасы икәнлеге әйтелгәч: “Во 2-4 классах на выполнение часов школьного компонента по изучению родного (татарского) языка и литературы используется шестой день учебной недели”, – дип язылган. Болай булгач аңлашыла инде: башлангыч сый­ныф­ларның расписаниесендә татар теле бөтенләй юк. 2016 елның 17 маенда расланган 2016-2017 елларга исәплән­гән уку расписаниесен карыйм. Балалар татар теле һәм әдәбиятын V-XI cый­ныфларда атнасына икешәр сәгать кенә укый (теләгән кеше shkola/andreevskaia-shkola cайтына кереп карый ала). Кемгә ничектер, миңа мондый хәл – туган телне өстәмә рәвештә, шимбә көн­не, башка укучылар ял ит­кәндә укыту балаларда туган телгә нәфрәт уяту, татар телен икенче сортлы итеп күрсәтү өчен махсус эш­ләнгән кебек тоела. Хәер, әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова районда гына түгел, өлкәдә иң яхшы татар теле укытучыларыннан санала. Янә татар мәгарифе авылда фидакяр­ләр җилкә­сендә яши дигәнне аңлата бу.

Берләштерү, устав ди­гән­нән. Аромаш районында унике мәктәпне бер урта гомуми белем бирү мәктәбенә бер­ләштергәннәрен, ягъни баш­каларының юридик мөстә­кыйльлеген бетергәннәрен ишеткәч, райондагы этно­мәдәни компонентлы Яңа Аптул мәктәбенең уставын өйрәнмәкче булып сайтларына кердем. Ул, юридик мөс­тәкыйльлеген югалткач, табигый, уставсыз калган. Шулай итеп, унбер мәктәп 2016 ел­ның 11 гыйнварыннан Аро­­маш мәктәбенең филиалы санала. Кыскасы, башка унбер мәктәп уставсыз хәзер. Кү­рәсең, Вагай районында моңа куллары җитмәгән әле. Җит­сә, сайтта Тугыз, Казанлы мәктәпләренең уставлары тормас иде. Юридик мөстә­кыйльлек югалгач, районнарда әлеге реформа-үзгәртү­ләрне төрлечә аңлауларын соңрак, Төмәндә очрашкач, өлкәнең мәгариф һәм фән департаменты директоры Алек­­сей Райдер да таныды.

– Нигә Казанлы укучыла­рының өлгергәнлек аттестатында мәктәп исеме телгә алынмаган икән? – дип сорагач, алар, бәлкем, филиал дип түгел, бүлекчә дип аталгандыр, дип җаваплады ул. Югый­сә Казанлы, Тугыз мәк­тәбе җитәкчеләре үзләрен фи­лиал мөдире дип таныштырды.

Беренчеләр монда да мәхрүм

Шул ук вакытта Тубыл шәһәренең этнокультура ком­понентлы 15 нче мәктәп директоры Сәет Хисмәтул­лин: “Берләштерү шаукымы безгә дә кагылды. Безгә дә бер гадәти урыс мәктәбен берләштерделәр. Әмма без ул балаларга аттестат бир­гәндә, 15 нче мәктәпнең фә­лән филиалы, дип яздык”, – дип аңлатты. Тубылда әлеге уку йортын татар мәктәбе дип йөртәләр, читтән килгән кунакларга, шәһәребезнең бер күрке, дип күрсәтәләр. Миниферма, мәктәп бакчасы, теп­лица, сыйныфлар бизәлеше, чынлап та, күз явын алырлык. Шулай да исебез киткәне, сок­лану уятканы биредәге милли мәктәпләр тарихы музее булды. Күпме республика-төбәктә булып, бер урында да мондый музей күргән юк иде. Миңа калса, саллы кандидатлык диссертациясе язарлык материал тупланган. Мөнирә Сәгыйдуллина анда туган авылы Казанлы мәктәбе тарихына тап булды. Монда – 200 татар баласы, 220 урыс баласы укый икән. Ни кызганыч, биредә дә беренчеләргә татар теле укытылмый. Ягъни гадәти урыс мәктәпләренең укыту планын сайлаган, татар теле һәм әдәбиятын әлеге мәктәп компоненты хисабына укыта. Югыйсә бер үк мәктәп берничә укыту планын файдалана ала. Һичшик­сез, 15нче мәктәп татар сыйныфларында татар телен өйрәтә торган укыту планын сайлап, туган телебезне ти­рәнтенрәк укыта алыр иде.

Әле тагын шунысы бар: Сәет Хисмәтуллин – өлкәдәге “Истоки” дип аталучы этнокультура компонентлы мәк­тәпләр берләшмәсенең рәи­се икән. Бу берләшмәгә әлеге дә баягы Тугыз мәктәбе һәм Төмәндәге 52 нче мәктәп керә икән. Без аңардан: “Өлкәдәге калган 49 этномәдәни компонентлы мәктәпне дә бер­ләшмәгә кертеп булмыймы соң? Соңгы үзгәрешләрдән соң, юридик мөстәкыйль­леген югалткач, Тугыз мәк­тәбе берләшмә эшендә актив катнаша алырмы икән?” – дип кызыксындык. “Әлеге өч мәктәп берләшмәне оештыручы санала. Калган мәк­тәпләр, оештыру җәһәтендә катлаулылыклар булганга, берләшмәгә рәсми рәвештә кермәсә дә, үткәрелүче барча чараларыбызда катнаша ала. Ә менә юридик мөстә­кыйльлеген югалткан Тугыз мәктәбе алга таба нишләр – әлегә әйтә алмыйм”, – дип җавап бирде ул бу уңайдан. Гади генә мәсьәлә түгел бу. Казанга яки Төмәнгә делегация яки вәкил җибәрәсе булганда, моңарчы тугызлылар финанс ягын үзләре хәл иткән. Хәзер һәр чыгымны Зареченск белән килештерәсе булгач, эш катлауланачак, бил­­­геле. Юридик мөстә­кыйль­­лек белән бергә, финанс мөстәкыйльлекләре дә юк бит бүген.

Сүз уңаеннан. Төмәндә чагында 52нче мәктәпне дә күреп чыгарбыз дигән идек. Хакимият вәкилләре, мәктәп­тә ремонт, директоры ялда, дип нигәдер безне әлеге уку йортына алып баруны кирәк тапмады. Татарстан делегациясен каршы алган һәм өлкә буйлап йөрергә машина бир­гән Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров (аңа рәхмәт яусын!) бу мәктәп турында сөйләшкәндә: “Әле­ге уку йорты җитәкчеләре яңа бина салу зарурлыгын күтәргәч, өлкә хакимиятләре, анда җир бүлеп бирү, яңа мәктәп салу зарурлыгы юк, дип белдерде. Яңа мәктәпнең киләчәге томанлы”, – дип аң­латкан иде безгә. Шуңа күрә Төмәндә бердәнбер татар мәктәбе саналучы әлеге уку йортын күрәсе килгән иде. Әлеге җәһәттә кызыксынгач, Алексей Райдер: “Әлеге мәк­тәпне ябу-бетерү турында сүз дә була алмый. Кризис вакыты бит. Әлегә анда яңа бина салу өчен акча таба алмыйбыз”, – дип аңлатты. Аңа ышанасы килә.

Күз буяу

Тубылдагы “Мирас” иҗти­магый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова (татар җ­ә­мә­гатьчелегенә ул “Искер” җыены оештыручы буларак яхшы мәгълүм) Казанга бер килүендә әлеге этнокультура компонентлы мәктәпләрне “этке-төртке мәктәп” дип атаган иде. Чынбарлыктан әллә ни ерак китмәгән икән Луиза ханым дигән нәтиҗәгә килдек без Төмән тарафларыннан әйләнеп кайткач. Соң, Ходаем, милли-мәдәни дип атал­гансың икән, һич югы туган телне өйрәтә торган мәк­тәпләрнең укыту планын ал инде. Шуңа күрә дә, Тугыз мәктәбе укытучысы Нәфига Мөхәммәтуллина таныганча, аннан-моннан урлап укытырга туры килә.

Күрәсең, гадәти урыс мәк­тәбенең укыту планын алыгыз, дип райондагылар басым ясап, үгетләп тора. Алда әйткәнебезчә, мәктәпләр татар телендә белем бирә яки туган телне өйрәтә торган укыту планы сайлап алса, хакимиятләргә укытучылар әзерләүне, дәреслекләр бе­лән тәэмин итүне бюджетка кертергә туры киләчәк. Дө­рес, соңгы өч елны караганда өлкә хакимиятләре 2014-2015 уку елы өчен Татарстаннан 730 мең сумлык дәреслек алган. 2013-2014, 2015-2016 уку еллары өчен Татарстан үзе Төмән өлкәсенә 434 мең сумлык дәреслек бүләк иткән. Төп проблема шунда: Төмән өл­кәсендә милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләнми. Татар теле укытучыларының күбесе – пенсия алды яки пенсия яшендә. Заманында Тубылда һәм Төмәндә татар педучилищелары, соңгы елларда аларда татар төркем­нәре булган. Әле берничә ел элек кенә Төмән университетында һәм Тубыл пединститутында татар төркемнәре бар иде. Хәзер аларның берсе дә юк инде. Димәк, 10-20 елдан, Төмән өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары калмаячак.

– Бүген КФУда татар теле укытучылары әзерли торган ике генә төркем калды. Татарстанга җитсен дисәк, КФУ­да мондый өч төркем булырга тиеш. Ел да һәр фәннән укы­тучыларның 5 проценты яңа­ра. Казанда бер мең татар теле укытучысы бар.  Димәк, Казанга ел саен 50 татар теле укытучысы таләп ителә. Башка республика-өлкә­ләр­гә дә әзерлик дисәк, моның өчен КФУда бюджет урыннарын арттырырга кирәк. Моның өчен, КФУ ректоры Илшат Гафуров белдер­гәнчә, республика вузга акча күчерергә тиеш түгел. Татарлар бит салым түли. Бу салымнар югары белем бирү өчен дә тотыла, – дип белдерде әлеге уңайдан Марат Лотфуллин.

Рәшит Минһаҗ,
Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*