tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Индус Таһиров: Стратегия татарның мәңге яшәвен тәэмин итәргә тиеш
Индус Таһиров: Стратегия татарның мәңге яшәвен тәэмин итәргә тиеш

Индус Таһиров: Стратегия татарның мәңге яшәвен тәэмин итәргә тиеш

Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров татар халкының милли үсеш стратегиясе татар халкының мәңге яшәвен тәэмин итәргә тиеш дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Татарның мәңгелеген тәэмин итү – безнең төп максатыбыз. Татар, шуны аңлап, бердәм рәвештә эшкә тотынса гына булдыра ала. Аны теге яки бу кешеләр төзегән документ белән генә тормышка ашырып булмый”, – диде Индус Таһиров.
Тарихчы татар милли стратегиясендә чагылыш табарга тиешле мәсьәләләрне төгәл билгеләде. Аның фикеренчә, стратегиянең нигезендә үсеш түгел, ә татар халкын саклап калу, аның дәүләтчелеген аякка бастыру булырга тиеш. Шушыны күздә тотып эш итәргә кирәк.

“Стратегиянең эчтәлеге буенча авылда эш урыннары булдыру һәм шунда яшь кадрларны җәлеп итү кирәк. Шәһәрдә иң куркыныч проблема ул – телне югалту. Тел мәсьәләсендә беренче урында гаилә тора. Мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә татар теле укытылырга тиеш. Менә шул вакытта без күп нәрсәләргә ирешә алабыз”, – диде җәмәгать эшлеклесе.

2018 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына Татар халкы үсеш стратегиясен кабул итәргә кушты. Конгресс белгечләрнең тәкъдимнәрен туплап, стратегиянең эскизын булдырды. Эскиз Арча, Нурлат, Бөгелмә, Яр Чаллыда конгресс җыелышының пленар утырышында тәкъдим ителде. Стратегия проект буларак 2019 елның август ахырында Милли Шура җыенында тантаналы рәвештә кабул ителер дип көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*