tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Римзил Вәлиев: Дөньядагы иң зур татар төбәге – Башкортстанда
Римзил Вәлиев: Дөньядагы иң зур татар төбәге – Башкортстанда

Римзил Вәлиев: Дөньядагы иң зур татар төбәге – Башкортстанда

Танылган татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, тумышы белән Башкортстанның Бишбүләк районыннан булган Римзил Вәлиев хәзерге Башкортстан территориясендә татарларның ничек барлыкка килүен аңлата.

Дөньяда иң зур татар төбәге нинди дип уйлыйсыз? Арча дип әйтерсез бәлки, Балтач диярсез. Юк! Иң зур татар төбәге — Башкортстанның Туймазы районы! Ул Татарстанның Баулы һәм Ютазы районнары белән чиктәш төбәк.

Ул ике шәһәрне — Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләрен үз эченә алган. Мин санап чыгардым: татар теллеләр Туймазы төбәгендә — 100 мең кеше. Шуларның 40 меңе Октябрьскийда яши. Туймазы шәһәренең үзендә 70 меңгә якын кеше яши, шуларның 50 процент тирәсе — татарлар. Моңа Туймазы районы авылларында яшәүче татарларны да өстибез. Бөтенесен бергә кушсаң, 100 меңнән артык татар булып чыга.

Ике шәһәрле Туймазы төбәген ничек инде татар төбәге дип әйтмисең! Анда хәтта татар дәүләт театры да бар бит! Ул театр 1990 елда, Мортаза Рәхимов заманында ачылды.

Еш кына мондый сорау бирәләр: янәсе, ни өчен 100 ел элек, ТАССР белән Башкортстан АССР төзелгәндә, хәзерге Башкортстан территориясендәге татар районнары ТАССРга керми калган? Кемдер теге авылны яки районны монда күчерергә кирәк, дәүләт чикләрен үзгәртергә кирәк, ди. Бу, әлбәттә, я провокация була, я наданлыктан килә. Чикләр турында сөйләшү кирәкми.

Кайвакыт, әлбәттә, милләтләрнең яшәү тирәлеге чикләре белән административ чикләр туры килми. Татар төбәкләренең Башкортстан территориясенә эләгүе Башкортстан дигән республиканы экономик агломерация итеп төзү өчен эшләнгәндер дип уйлыйм. Ләкин бу проблема түгел. Чөнки федераль законнар буенча да, Башкортстан, Татарстан кебек республикаларның законнары буенча да, милләтләрнең яшәргә һәм мәдәниятләрен, телләрен үстерергә хокуклары бар.

Хокуклар үтәлешенең Башкортстанда дәлилләре байтак. Әйтик, шуларның берсе — Башкортстанда татар дәүләт матбугаты булу: биредә «Кызыл таң» зур татар газетасы, «Тулпар» яшьләр журналы, «Әллүки» балалар басмасы чыгып килә. Инде әйтеп үтелгән Туймазы татар дәүләт театрыннан тыш, Уфада «Нур» татар дәүләт театры бар. Күрегез, ул нинди матур урында урнашкан. Быел аның каршысында Тукай һәйкәле ачылды. Башкортстан клубларында, авылларда, район үзәкләрендә татар халык театрлары эшләп килә. Башкорт дәүләт университетында татар бүлеге бар. Мәктәпләрендә гариза нигезендә татар телен өйрәнеп була, андый хокук бар.

Шунысын да әйтү кирәк, хәзерге Башкортстанда татарлар үз туган җирләрендә яшиләр. Һәрхәлдә, килгән вакытта бу төбәккә башкортлар да, татарлар да бер үк вакытта килгәннәр.

Радик Сибәгатовның фәнни хезмәтләреннән һәм башка хезмәтләрдән аңлашылганча, татар халкы бу төбәктә урта гасырлардан бирле яши. Алтын Урда заманында көньяк Урал, Урал-Идел төбәгендә татарлар яшәгән. Хәзерге татарларның бабалары дип әйтсәк, төгәлрәк булыр, чөнки ул вакытта милләтләр төзелешендә төрки-татар билгеләмәсе булган.

Мәгълүм ки, башкорт кабиләләре Казан ханлыгы беткәннән соң бөтенләй хуҗасыз калган. Һәм алар, үзләре теләп, 1557 елда Казанга патша Иван Грозный вәкиленә барганнар. Бездә ачлык, корылык, без сезнең карамакка керәбез, безгә ярдәм итегез дигәннәр һәм патша аларга өстенлекләр биргән. Сез үз җирегездә яшәгез, көнчыгыш чиктәш булырсыз дип, аларга льгота бирелгән.

270 ел элек хәзер Бишбүләк, Миякә районнарында яшәүче татарлар элекке Минзәлә өязеннән, хәзерге Сарман районыннан, Уфа губерниясенең көньяк-көнбатыш өлешенә күчкәннәр. Көчләп чукындырудан качып, иркенрәк тугай-далаларга киткәннәр алар. Һәм алар еш кына, ясак түләгәндә өстенлек булсын өчен, әлбәттә, башкорт сословиесенә язылганнар.

Россия халыкларын барысын да бер язмыш берләштерде. Татар, башкорт, чуваш, якут, удмурт, мари һәм башка милләтләр глобализация, иҗтимагый шартлар тәэсирендә туган телләрен югалту, милли ассимиляция куркынычы алдында калды. Туган телләрне куллану, милли мәгарифне, мәдәниятне үстерүдә без бергә булмасак, яшьләребезне манкортлык чире яулап алачак.

Милләтләр арасындагы позитив мөнәсәбәтләр дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм. Бу безне бик каты берләштерәчәк.

intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*